Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Рәхмәт сезгә, рәхмәт, әниләр!

    Ана бит ул ана йөрәгенә, Мең дә бер җеп белән тоташкан. Бер җеп очын тибрәндерсә бала, Мең дә бере тарта тоташтан.

    Бу дүрт юллык шигъри юллар үз эченә никадәр мәгънә сыйдырган. Чын күңелдән гашыйк булдым бу юлларга. Эчтән генә кат-кат укыйм, юк сәхнәдән кычкырып сөйлисем килә. Эчтә ике хис тарткалаша: берсе тамашачы күңеленә җиткерә алырсыңмы ди, икенчесе син булдырасың ди. Соңгысы көчлерәк булып чыкты.
    1998 елдан ноябрьнең соңгы якшәмбесе-Әниләр көне буларак бәйрәм ителә башлады. Фикер йөртәм, бу бәйрәмне җир йөзенә тудыручы ике җан: ана белән бала түгелме соң? Әйе, чыннан да бу исемнәр бер-берсенә шулкадәр нык бәйләнгән ки, әгәр Аллаһы Тәгалә хатын-кызга бала тудыру бәхете бирмәсә, безнең дәвамчыларыбыз да булмас, яшәеш сүнәр иде.
    "Ана белән бала мәхәббәте" гаҗәеп матур сүзләр. Күгәрчен Мәдәният йортындагы кичә әнә шул исем астында башланып китте. Сәхнә түрен балалары өчен борчылып, янып-көеп, үзләрендә булган барлык күркәм сыйфатларны, сәләтләрне аларга бүләк итүче әниләр һәм аларның сабыйлары бизәп тордылар.
    Җырга-моңга гашыйклар күп авылыбызда. Шундыйларның берсе Фирдәвес ханым Мөбәрәкшина. Яшьлеген мәдәният учагында дөрләтсә, 20 елдан артык гомерен мәктәптә укучыларга җыр дәресеннән белем бирүгә багышлаган ул. Сәнгатьне яраткан гаилә бу. Балалары да шул эздән атлап килә.
    Бәйрәмне җыр-моңнары белән тулыландырып торучы Рузилә апабыз Хәбибуллина бу көнне әни, әби, дәү әни буларак тамашачыларга үзенең "Балаларга фатыйхасы"н җиткерде. Гомернең сизелми үткәне аның җырларында да чагылды сыман. Чөнки балалар үскән, ә янәшәдә исә оныклар йөгереп йөри.
    Җырга сәләт буыннан-буынга күчә. Күгәрчен халкы әле дә Габделхак абый Мингариповның "Якты елга" җырын яхшы хәтерлидер. Кызы Лилия дә кечкенәдән сәхнәдә җырлап үскән бала. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, әнисе кебек улы Данир да оста җырлый, матур бии. Аларның таланты тамашачыга да үзгә матурлыкта килеп иреште.
    Авылдашларың алдында сәхнәдән газиз балаларыңның бәйрәм белән котлап чәчәкләр бүләк итүе, иңнәреңә ак яулыклар салуы әниләр өчен иң зур куанычтыр. Лилия Мөкриева, Диләрә Мөхәммәтҗанова, Гөлфирә Ширияздановалар өчен дә онытылмас бу көн. Ә нәни Ризәләбез исә әнисен генә түгел, әбисен дә бәйрәм белән котлады бу кичәдә һәм Гыйзелниса апага багышлап җыр җырлады. Авырганда Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап дога кылган әбисенә зур рәхмәте иде бу аның.
    Котлы Бөкәштән авылыбызга килен булып төшкән Фәниябез кызы Дилә белән Күгәрчен сәхнәсен яулап алды дисәм, һич ялгышмам. Шундый җитез хәрәкәтле, уңган киленнәре булганга тамашачым зур горурлык хисе кичергәндер. Хәер, Күгәрченнең кызлары да сер бирә торганнардан түгел шул. Гөлнара Хәмидуллина кызы Әлфинә белән татар халык биюен башкарганда аның әнисе Фәүзия апаның да очынып биегәне күз алдына килде. Ә инде ак яулыкларын бәйләп 3 баласы белән Алсу Мөхәммәтҗанова сәхнәгә чыккач зал бер мәл тын калды. Чөнки киң күңелле, бар эшкә дә өлгер Алсуыбызның балалары белән район күләмендә уздырылган төрле бәйге-конкурсларда актив катнашуы күпләргә таныш иде. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Бу юлы да сынатмады алар.
    Күңелдәген күңелгә җиткереп сөйләү сәләте һәркемгә дә бирелми. Ә менә Фәния апа Фатыйхова нәфис сүзгә осталыгын, талантын кызы Зәлиягә дә күчерә алган. Сәнгатьле итеп иң җылы, матур хисләрдә алар бәйрәм кичәсен алып бардылар.
    Менә шулай күптәнге хыялым-"Ана белән бала мәхәббәте" авылым сәхнәсенә күтәрелде. Катнашучылары төрле һөнәр ияләре булса да, аларны бер шатлык-ана белән бала сөенече берләштерде. Зал белән тулы тамашачы исә аларны чын йөрәктән алкышлады. Ә минем әлеге кичәне күңел җылысыннан уртак гаилә учагына әйләндергән әниләргә һәм балаларга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Дөньяның бар матурлыгын, аклыгын җаны аша уздырып сабыйларына күчерә белгән кадерлеләребез, рәхмәт сезгә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: