Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Район тормышының кайбер битләренә күз салыйк..

    Шагыйрь Нури Арслановның шигырь юлларын үзгәртеп болай диясем килә: Картлыкка рөхсәт сорамыйлар, Картлыкка рәхмәт әйтмиләр. Ул бүләк тә һәм бурыч та түгел, Картлыкны гаеп итмиләр.

    Институтны тәмамлап кайтканнан соң "Татарстан" колхозында баш икътисадчы, аннан соң Черняховский исемендәге колхозның башлык ярдәмчесе, партия секретаре булып эшләдем. 1985 елда районның социаль-тәэминәт бүлегенә җитәкче итеп билгеләделәр. Әлегедәй хәтеремдә, ул вакытта районда унбер меңнән артык пенсионер бар иде.
    Шулар арасында 495 сугыш инвалиды, ирләре сугышта үлгән 1260, тормыш иптәшләре сугыштан кайтып вафат булган 416 тол калган хатын яши иде. Пенсионерларның җитмеш проценты иң түбән пенсия алып яшәде.
    Заманында колхоз, совхоз, предприятиеләрдә эшләгән, сәяси тормышта актив катнашкан ветераннар елдан-ел картая һәм кими баралар. Ирләре сугышта үлеп калган хатын-кызлар ялгыз, тәрбиягә мохтаҗ, карар кешесез калдылар. Авыл җирлеге башлыклары алар өчен картлар йортына юллама сорыйлар иде. Беренче чиратта сугыш инвалидларын урнаштыра идек.
    Армиядән беренче группа инвалид булып кайткан егетне Чистай интернатына урнаштырырга туры килде. Ике айдан соң ошатмыйча кире кайтып төште. Йөри торгач, Алабуга интернатына җибәрдек, тәрбияләр кешесе булмады.
    Гәүһәрия Галимова.
    Бу язманы газетадан укый аласыз.
    Фото редакция архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: