Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Пар канатта уртак максатта...

    Бу дөньяда һәркемнең үз юлы, үз тормышы. Берәүләр бәхетне читтән эзләсәләр, икенчеләр туган авылларында табалар.

    Бар гомерен авыл хуҗалыгында хезмәткә багышлаган, 50 ел хезмәт стажы булган ветеран авылдашым Рифкать Мингалиевның тормышы һәм яшәеше күпләр өчен үрнәк булырлык. Аның балачагы авыр сугыш һәм аннан соңгы кыен елларга туры килә. Шуңа бик кечкенәдән хуҗалык эшләренә булышып үсә ул. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткәнлектән, өлкәннәргә ияреп ул да җәен арба, кышын чана тартып, кул эшләрендә булыша. Ә инде 12 яше тулгач колхоз эшендә катнаша башлый. Ике елдан аңа ат җигеп эшләргә туры килә. Ул Чулман елгасы аръягы болыннарында печән чабу, ат белән аны тырмалап җыеп өю, ә кыш көннәрендә урман кисү кебек эшләрдә катнаша. Үсмер егеткә Чистай шәһәреннән товар ташу кебек җаваплы эш йөклиләр. Кечкенәдән физик хезмәттә чыныгып үскәнгә киң җилкәле булып үсеп җитә ул. Авылда һәм күрше төбәкләрдә көрәшеп мәйдан тота. Еллар шулай үтә тора. Яше 20 дән узып барганда авылның үзе кебек тырышы Галия белән гаилә корып яши башлыйлар. Егет механизаторлар курсын тәмамлап, таныклык алып хуҗалыкта эшли башлый. Ә Галия фермага эшкә килә. Тормыш үз җае белән шулай дәвам итә. Уртак мәхәббәт җимешләре булып уллары дөньяга килә. Киләчәккә олы өметләр белән яшәгән вакытта гаиләләренә кинәт зур сынау булып хуҗалыгында янгын чыга. Йорт-җирләре, абзар куралары тулысынча көлгә әйләнә. Хәлләре искиткеч авыр булса да, сабыр булалар, түзәләр алар. Яңа йорт җиткезеп яши башлыйлар. Рифкать чирек гасыр тракторда эшли. Колхозның бәрәңге игү звеносы җитәкчесе итеп билгеләнә. Район күләмендә аның хезмәтенә югары бәя биреп күп мәртәбәләр Мактау кәгазьләре белән бүләклиләр үзен. Соңрак Рифкать терлекчелеккә эшкә күчә. Һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Алар Галия белән 53 ел пар канат булып, үзара аңлашып, бер-берсенә ярдәм итешеп терлекчелектә хезмәт куялар, дус-тату яшиләр. Гомерләрен туган авылларында уздырган бу хезмәт ветераннары тормышлары һәм яшәешләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Бүген балалары, оныкларының кадерле кешеләре буларак, авыл халкының рәхмәтен алып тыныч, шат күңел белән гомер көзендә бер-берсенә терәк булып яшиләр алар. Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшәүче бу ветераннарга һәркем соклана.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: