Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың

    Әнием! Дөньяда бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз.

    "Әни, әнием, әнкәй!"дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз, аларга кайтып егылабыз. Чөнки җирдәге иң бөек кеше - Ана! Юкка гына Җир-ана, Ватан-ана димибез бит. Хәтта туган телебезне дә ана теле дип йөртәбез. Шагыйрьләр дә иң татлы иҗат җимешләрен әниләргә багышлый. Бу да аңлашыла: ана балага гомер бирә, төн йокыларын калдырып аны карый, бала аның өчен яшәешенең мәгънәсе. Баланы тормыш юлына кертеп җибәрүдә ананың роле искиткеч зур.

    Әниләр турында сүз чыкканда, мин иң элек үземнең Әниемне - Күгәрчен авылы кызы Рәхилә Мөхәммәтхан кызы Диярованы искә алам. Әнием...Бу сүздә күпме ягымлылык, пакълек, нур. Әнием...Исемеңне әйтү белән йөрәгемә җылы нур сибелгәндәй була, тормыш юлында очраган авырлыклар онытыла. Төпле акылы, сабырлыгы, эчке күркәмлеге, җылы мөгамәләсе, гаилә учагын сүндерми яши алуы белән дә үрнәк иде ул! Әтием белән иңне-иңгә куеп, 52 ел гомер кичерделәр. Ул әтиемнең сәламәт вакытын белми.23 яшендә бер аяксыз калган сугыш инвалиды - әтиемне гомер буе сабый баладай тәрбияләде. Безне әтиемне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Үсмерлек еллары авыр сугыш елларына туры килүе дә гыйбрәтле. Сынауларда сыналып, кыенлыкларны исән-имин җиңеп чыгу өчен күпме көч, ныклык кирәк булгандыр. Яшәү рәвешен, гадәт-тәртипне бала-чагыннан сеңдергәндерме, нинди кыенлыклар күрсә дә, югалып калмый ул.Һәр туган таңга,елмайган кояшка, яуган кар һәм яңгырга сөенә белә иде. Шәфкатьлелек, таләпчәнлек белән кайгыртучанлыкны бергә куша белү сәләтенә дә ия иде Әнием! Табигатькә гашыйк, гомер буе яшелчәче-бакчачы булды.Үстермәгән яшелчәсе-җимеше, агачы-чәчәге калмады.Тәрәз төпләрен тутырып шау чәчәктә утырган гөлләргә күз ташлауга, үзәкләремне өзеп тагын әнием искә төшә. Аның да яраннары,тамчы гөлләре,кашкарый, флокс,пион, георгиннары язын-көзен урамнарга нур сибеп шау чәчәктә утыра торган иде. Төрле дару үләннәре җыя. Өстәвенә бик тәмле пешерә. Ипи салган көн бәйрәм була иде. Белсәгез иде, кабарып пешкән ул ипинең тәмен!

    Ни кызганыч, үз балаларының гына түгел, күпме укучыларының якын сердәшенә, дустына әйләнгән Әнием, үзе шикелле җылы, шау чәчәкле җәйдә мәңгелеккә күчте.Эх,Әнием,үсеп җитеп, йокысыз төннәрең,бүленгән татлы төшләрең,йөзендәге җыерчыклар, ак чәчләрең өчен рәхмәт сүзләрен тиешенчә җиткерә алдыммы икән?!Юктыр.Әти-әнигә булган хакны һәм бурычны беркемнең дә үтәп бетерергәкодрәтеҗитми. Ата-ана хакы шуның кадәролуг! Без гомеребез буе әти-әнигә бурычлы. Әмма яшәеш мәңгелек түгел шул. Кеше китә - җыры кала.Менә шул калган җыр бөек көчкә ия. Ул күңелдә яшәү уты кабызырга сәләтле.Әниемнең үтемле киңәшләре - тормышымда юл күрсәтүче йолдыз Саф, чиста күңелле Әниләр дә чишмә кебек бит,игелекне бурычка дип эшләми. Үзеннән соң тормыш дәвам итәчәгенә, аның дәвамы, Җиргә мәрхәмәте, игелеге булып, тамырлары, үз буыны калачагын белә.

    Әлфия Мостафина , Ямаш авылы.

    Фото: http://blog.444cicek.com/wp-content/uploads/2015/03/anneler-ve-cocuklari.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: әнкәй
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: