Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әниләр булганда матур бу дөнья

    Корноухово Мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Әниләр булганда матур бу дөнья" дип исемләнгән чара үткәрелде.

    Бәйге формасында үтүче әлеге бәйрәмгә үзара көч сынашу өчен авылыбызның яшь ике үрнәк гаиләсе чакырылды. Корноухово төп гомуми белем бирү мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Колчанова һәм аның кызы Мария белән Корноухово картлар йортында хисапчы булып эшләүче Анна Кузнецова һәм аның кызы Ксения бәйрәмнең күрке булдылар. Ике команда да бик җитди һәм бик тырышып әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килгән һәркем аларның җитезлегенә, осталыгына һәм тапкырлыгына таң калып утырды. Әниләр дә, кызлар да бәйгеләрнең берсендә дә сынатмадылар. Матур итеп үзләре белән таныштырдылар, әкият герое Көлсу кебек ярмаларны аердылар, төрле халык биюләрен башкардылар, кызыклы сорауларга бик тапкыр җавап бирделәр, бишек җырлары җырладылар. Бәйге ахырында Колчановлар гаиләсе бик матур дуэт башкарып, тамашачыларны шаккаттырса, Ксения әнисенә багышлап бик мәгънәле һәм бик озын поэма сөйләп таң калдырды. Бәйрәм авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды.

    Жюри әгъзаларына да соңгы нәтиҗәне ясау бер дә җиңел булмады. Кузнецовлар гаиләсе "Иң иҗади гаилә", ә Колчановлар гаиләсе "Иң тату гаилә" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Аларга дипломнар һәмм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

    Мәдәният йорты мөдире.

    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: әниләр
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: