Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ни хәлең бар, күршем?

    Без бала чакта " Болгар кызлары" төркеменең: "Күршеләр, күршеләр, ярдәмчел кешеләр,Чәчәк атсын сезнең тормышлар", - дип җырлана торган бик матур, бик мәгънәле җырлары бар иде.

    Бер - берсенең уңышларына чын күңелдән сөенеп, кайгы - хәсрәтләрне уртаклашып, терәк һәм кирәк булып яшәүче күршеләр тормышы матур бер риваять булып, тарих битләрендә генә сакланып калыр кебек тоела миңа. "Чәчәк атсын сезнең тормышлар", - дип, күршеләргә матур теләкләр теләү гадәте дә күптән юкка чыкты инде. Хөсетлек, көнләшү кебек яман чирнең " корбаннары" булып яшибез бүген, җәмәгать. Күршеңә вак - төяк йомыш белән керү түгел, ишегенең яисә капкасының кайсы якка таба ачылганын да белмибез. Ишегалдыңда шак - шок кадак каксаң да, иң беренче күршең керә керүен. Тик изге ният белән түгел. Киресенчә, кызыксыну, көнчелек хисе көчле.

    Кайчандыр, мәктәп чорларында Аяз Гыйләҗевның " Әтәч менгән читәнгә" дигән әсәрен : " Нигез күршеләрнаң арасы бу кадәр үк киеренке булмый торгандыр инде ул", - дигән уйлар белән, бер сулышта укып чыккан идем. Әлеге әсәрдәге һәр вакыйганың дөреслеккә туры килә барганлыгына еллар узган саен ныграк инана барасың. Күршегә күрше керми торган күңелсез заманнар килде. Пешергән ризыгыңны күршеләрең белән бүлешеп, хәл - әхвәлләр белешеп яшәгән чорларны сагынып, үзеннән - үзе күңел төшенкелегенә биреләсең. Биек итеп тотылган коймалар, зур итеп эшләнелгән тимер капкалар эченә качып, һәркем үз тормышы белән яши бирә хәзер. Авырлыкларыңны түгел, шатлыкларыңны да уртаклашыр кешең булмый кайчакта. Күршең белән аралашу- иртән бер - береңне сәламләүдән ары узмый.

    Заманасы шул, диеп, һәр нәрсәне заманага сылтап калдырырга яратабыз.Замана ул һаман шул ук. Без, кешеләр генә, көннән - көн бер - беребездән читләшә барабыз. Юкса бит, матур итеп елмаеп, бер - беребезнең хәл - әхвәлләрен белешер өчен безгә бер нәрсә дә комачауламый. Ләкин юк шул. Хәзер инде син, кулыңа күчтәнәчеңне тотып, авыру күршеңнең дә хәлен белергә керә алмыйсын. Беренчедән, ул әле үзенең авыру икәнлеген булдыра алганча яшерергә тырыша, икенчедән, сине " кызыксынып, тикшереп йөри", - дип гаепләргә дә мөмкиннәр.

    Күршеләр белән бер - беребезгә бәрәңге утыртышырга йөргән чакларны, әнием берәр тәмле ризык пешерсә, чәй эчәргә күршеләрне дәшеп йөргән елларны, бер - береңә дүртәр - бишәр тапкыр кереп, хәл - әхвәлләрне белешеп яшәгән чорларны сагынам мин. Көзен бәрәңге алган көннәрдә күршеләрең белән җыелышып, көлдә пешергән бәрәңгенең тәмнәрен инде син бер ни белән дә чагыштыра алмыйсың. Хәзер бакча утыртышу түгел, синең уңышыңа да сөенүче күршең юк. Киресенчә, синең уңышың мулдан булса, күңелдә шул көнчелек, ачу дигән шайтан баш калкыта.

    Мин мәктәптә укыган чорларда күршебездә бер әби яши иде. Аңа без үзебезгә ышанган кебек ышана идек. Көнгә бишәр - алтышар тапкыр кереп, хәлләрне белешеп яшәгән әби, безнең өй ачкычының кайда ятканлыгын да белә иде. Өйне теләсә кайсы вакытта ачып кереп, телевизорның кирәкле каналын кабызып,шәлен бәйләп утырыр иде. Ышанычны аклаган, үз гаиләбез әгъзасына әйләнгән әби иде ул. Хәзер дә бар ул күршесе белән дус, тату яшәгән кешеләр. Кайберәүләр: " Бу кызый күршесе белән керешми, ахрысы", - дип уйлап куяр. Дус - тату яшибез, ләкин керешмибез. Һаман да шул язылмаган тормыш канунына буйсынып яшибез. Артыгын сорашма! Кызыксынучан булма!

    Әнием Яр Чаллы шәһәренә китеп төпләнгәч, туып - үскән авылым - Күгәрченгә дә сирәк кайтыла. Инде менә Ураза гаетеннән бирле авылны кайтып күргән юк икән. Тик шунысы гаҗәп: кайберүләрен исәпкә алмаганда, күрше - күлән бөтенләй дә сагындырмый. Сәер һәм куркыныч халәт, ләкин дөресе шул. Кайчандыр, үзенең нахак сүзләре белән өзелеп сөйгән яшьлек ярым белән юлларыбызны аерган, әниебез тол калгач та, төртмәле сүзләре белән йөрәк яраларына тигән күршеләрне ничек сагынып була икән ул?!

    " Ике як нигез күршемне генә дәшеп, Коръән укытып алам әле, кызым", - дия торган иде әни без үскәндә. Ә бүген " Күрше хакы - Тәңре хакы" дигән төшенчә дә искереп, үз мәгънәсен югалта бара кебек. Аз мени безнең арада су, бер аршин җир өчен судлашып йөргән, бакчасына кәҗә яисә башка мал кергән өчен талашып, дошманлашып беткән күршеләр?Ни генә булмасын, мин авылның киләчәген бер - беренә терәк һәм таяныч булырлык, кункаларга йөрешеп, дус булып яшәүче күршеләр белән күз алдына китерәм. Ләкин бүген безгә, ни кызганыч, " гомер буе күрше яшәп, күрешмәгән күршеләр" дигән сүзләр күбрәк туры килә кебек.

    Гүзәл Хәбибуллина.

    Корноухово авылы, Балык Бистәсе районы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: күрше
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: