Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Безгә язалар

Менә сиңа “могъҗиза”!

Беркөн " Вконтакте" сайтында, гадәттәгечә, яңалыклар белән танышып утырам. Кинәт күзем инде шактый танылу алган җырчының афишасына төште.

Афишада шактый эре хәрефләр белән "могъҗизалы - концерт тамаша" дигән юллар бар. Әллә нишләп киттем. Кайчаннан башлап могҗиза сүзе калынлык билгесе белән языла башлады икән ул? Афиша кадәр афишада нинди зур, тупас хата киткән. Белмим, яхшыдырмы, начардырмы, һәр җөмләнең тыныш билгеләренә, хәреф хатасына нык игътибар итәм мин. Кайбер тыныш билгеләре, сүз дә юк, бик үк дөрес тә куелып бетмәс кайчак, ә кайчакта бөтенләй артыграк китәргә мөмкин. Ә инде шактый еш кулланыла торган саф татар сүзендә дә хата җибәргәч, җәмәгать!

"Вконтакте" да бер танышым белән язышам. "Бүген мәктәптә балаларга татар теленнән министерстводан килгән тестлар эшләттек. Андагы хата...Урыс балалары шул хаталарны табып, көлеп утыра", - ди бу. Документ кадәр документны министерство да хаталы итеп эшләгән икән инде, тагын нәрсә көтәсең?

Ә без мәктәптә укыган елларда төрле сочинениелар язган чакта икеләнгән сүзләрнең дөреслеген гәҗит - журналлардан, әдәби әсәрләрдән карап тикшерә идек. Чөнки анда һәр сүз дөрес язылган, һәр тыныш билгесе үз урынында. Ә бүген вәзгыять башкачарак шул. Сүзләрне дөрес итеп язу түгел, тыныш билгеләрен дә куярга онытып җибәрәләр кайчак. Җөмләнең мәгънәсен аңлый алмый " аһ" итәсең. Мәктәп чорларында диктантлар, иншалар язган чакта, хәреф хатасы артыграк китсә, сыйныф җитәкчебез Диләрә апаның безгә еш әйтә торган " алтын сүзләре" бар иде : " Диктантлар, иншаларны дүрткә - бишкә язасыгыз килсә, әдәби китапларны күп укыгыз", - дия иде ул. Әлеге сүзләрдән соң сыйныфыбызның бер өлеше мәктәптән кайту юлында ук авыл китапханәсенә сугыла иде. Китапка, гәҗит - журналларга мәхәббәт уятуда әниемнең, сыйныф җитәкчем Диләрә апаның, татар теле һәм әдәбияты уытучыларым Тәнзилә һәм Гөлүсә апаларның өлеше әйтеп бетергесез зур. Сыйныфтан тыш уку өчен нинди генә матур әсәрләр тәкъдим итмәделәр алар, ә әнием гомер буе бик күп итеп гәҗит - журналлар яздырды.

Бүген хәл бөтенләй башкача шул. Балада китапка карата мәхәббәт уяту да җиңелләрдән түгел хәзер. Ә инде хәреф хатасы, тәрҗемәсе аксаган китапларны, гәҗит - журналларны үрнәк итеп куеп, баланың грамоталылыгын үстерү турында әйтеп тә торасы юк. Күп кенә республика гәҗит - журналларында иҗадый, ихтибар, борыңгы, иртәңге, алдыңгы дигән сүзләр еш очрый башлады. Ничек ишетәләр, шулай язалар. "Болай да аңлашыла бит инде", - дияр кайберәүләр. Ләкин минем күңелгә тия.

Кайчакларда наданлык модага кереп бара ахрысы, дигән куркыныч уйлар килә минем башыма. Урындагы кайбер абзыйларның үзләренең үк "мин мәктәптә көчкә өчкә укыдым" яисә "дәресләрдән качып кайтып китә идем", - дип сөйләп торулары ачуны китерә. Әлифне таяк дип тә белмәүчеләр күбрәк уңышка ирешә дә бу тормышта. Мәктәптә укыганда бер укытучы Берәүне : "Үләм, дүрт хәрефле сүздә өч хата ясый бит", - дип орыша иде. Шул Берәү, хаталар ясый ясый, унбер сыйныф бетерде, институт тәмамлады, менә дигән оешмага эшкә урнашты. Хәзер күпме хата ясыйдыр, анысы миңа караңгы, ләкин шунысын тәгаенли алам : укып чыкты бит, чөнки әти - әнинең кесәсе калын, әти - әнинең сүзе үтә.

Ни генә дисәм дә, балаларыбызның билгесез киләчәге куркыта мине.Наданлылык модасының корбаннарына әверелмәсләрме алар? Әлеге афәттән безне могҗиза ( могЪҗиза түгел!) коткарса гына инде.

Гүзәл Хәбибуллина.

Фото: http://econet.kz/media/413/kindeditor/image/201303/20130323210105.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар