Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Өлешеңә тигән көмешең

    Кыз урлау-борынгы йола. Ул ата-ана рөхсәтеннән башка эшләнелгән. Урланган кыз егет өендә кунса, аңа бүтән ир-егетләр инде карамаган. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Кайбер чыганакларда язылганча, татарларда тол хатыннарга, таныш түгел хатын-кызларга тимәгәннәр. Бары тик күнелгә хуш килгән таныш чибәркәйне генә әләктереп качканнар....

    Кыз урлау-борынгы йола. Ул ата-ана рөхсәтеннән башка эшләнелгән. Урланган кыз егет өендә кунса, аңа бүтән ир-егетләр инде карамаган. Нәтиҗәдә, кыз, тешен кысып булса да, үзен урлаучыга кияүгә чыгарга мәҗбүр булган. Кайбер чыганакларда язылганча, татарларда тол хатыннарга, таныш түгел хатын-кызларга тимәгәннәр. Бары тик күнелгә хуш килгән таныш чибәркәйне генә әләктереп качканнар. Әгәр дә, бу хәлне күреп, туганнары куа чыкса, кызны юлда калдырып киткәннәр.
    Өлкәннәр әйтүе буенча, кайвакытта бу йола туй чыгымнарын киметү өчен, әти-әни ризалыгы белән махсус да ясалган. Кыз урлаган очракта, туйны шаусыз, артык күп кунак җыймыйча гына уздырга теләүчеләр дә булган.
    Элек авылга кунак кызлар килгәч, аулак өйгә кич утырырга җыелу гадәте булган. Анда кунак кызы да чакырылган. Әгәр дә, берәр егетнең күзе аңа төшсә, иптәшләре егеткә матуркайны урларга ярдәм иткән. Сәлимә әбине дә нәкъ шулай урлыйлар. Аның авылда вәгъдәләшкән егете кала. "Нишлисең, язмышыңа буйсынмыйча булмый. Кире кайтып китсәң, сөйгән ярың кабул итмәскә мөмкин," - ди ул хәтерендәгеләрен яңартып. Икенче көнне егетнең апалары күрше авылга Сәлимә йортына барган. Ата-анасына кызның аларда булуын әйтеп үткәннәр. Шуннан соң яшьләргә никах укытып, туй хәстәренә керешәләр. Башта егет ягы, аннан күрше авылда кыз ягы гөрләтеп бәйрәм ясый. Ул елларда бик якын туганнар "туй ала" торган булган. Бу мәҗлес берничә көн туган-тумачада дәвам иткән. Ни әйтсәң дә, кызга чит-ят йортта яңа гаиләсенә ияләшүе бик авыр була. Туган нигезен сагынып елаган чаклары да ешая. Шулай булса да, егеттән уңа Сәлимә апа. Ул матурлыгы, булганлыгы белән үзенә гашыйк итә кызны. Бер-бер атлы өч бала табып үстерәләр. 57 ел инде бергә гөмер итә алар. Оныкларын үстерешеп, оныкчыкларына куанып яшиләр.
    Буген инде бездә кыз урлау очраклары юк дип әйтерлек. Бу турыда төрле яшьтәге кызлар белән фикер алыштым.
    -Әгәр дә тормыш итәрлек яхшы кеше булса, мин үземне урлаттырыр идем, - ди унсигез яшьлек Зилә үз фикерен белгертеп. Ә менә Алисә, аңа 28 яшь, бу йолага каршы. Гаилә төзү бик җавплы эш, үзең белгән, яраткан кешең белән генә кавышырга кирәк, дип уйлый. 56 яшьлек Гөлгенә ханым үзе күргәннәрен сөйләде:
    - Мине бер авылның колхозына эшкә җибәгәннәр иде. Кичен клубтан кайтканда, урладылар. Килен булып калдым анда. Тормыш иптәшем чибәр, матур гәүдәле егет булса да, әдәпсез, эчкече кеше булып чыкты. Ике бала таптым. Инде түзәр хәлем калмагач, аерылып киттем, бөтенләйгә эземне югалттым. Кызлар, холкын белми торып, кияүгә чыкмагыз, - ди ул, тәҗрибәсе белән уртаклашып.
    Без исә хәзер кәләш урлауны туй вакытында гына күрәбез. Туй мәҗлесе кыза төшкәч, чаярак кунаклар кызны урлап кая да булса яшерәләр һәм кияүдән акча таләп итәләр. Ә менә бер гаилә дусларыбыз туенда әнисе кызына биергә, тәнәфескә чыкканда үз урынына ипи-тоз куеп калдырырга өйрәтте.
    Бер күңеллелек, уен өчен генә булса да, урлаттырсаң да була. Тик алдан кияүнең нинди холыклы булуын белергә кирәк. Кайберәүләр юк-бар өчен дә тиз кабынучан. Ул туйны берсүссез калдырып китәргә дә мөмкин. Ә күбесе уен-көлкегә алып, җәзаны үтәргә әзер.
    Ни дисәң дә, озын сүзнең кыскасы, никахлар, туйлар ике якның да ризалыгы белән мәхәббәт булган очракта гына ясалсын иде.
    фото yandex.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: