Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кулларыңда тибрәлсә гармун...

    "Әйдә, гармун, уйна, кушылып җырлыйм, Уятыйк авылым өйләрен", - дип, беркөн телевизордан матур җыр суза Гүзәлия.

    Клибы да матур - авылча. Рәхәтләнеп, иркен сулап карыйм мин әлеге клипны. Ләкин караган саен күңелне ниндидер авыр, моңсу халәт биләп ала. Авылда инде аның уйнарлык гармуны да, шул гармун моңнарына кушылып җырларлык кешеләре дә сирәгәя бара. Әлеге җырны тыңлаган саен мин үземнең "хәтер сандыгымны актарырга" тотынам. Уйлар үзеннән-үзе балачак елларына, үсмер чакларга барып тоташа.

    Гармунлы еллар... Гармун моңы, гармун тавышы белән тулган татар авылы... Гармун моңы бит әле ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Әлеге моң сине үзенә буйсындырып, сихри дөньяга алып кереп китә, тормыш ваклыкларын, көндәлек мәшәкатьләрне оныттыра.

    Шәхсән мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Без, гармун моңнарын тыңлап, гармунга кушылып, җырлап-биеп үскән буын. Үземне белгәннән бирле авылыбызда бик матур гореф-гадәтләрнең берсе яшәп килде. Ул да булса - яулык җыю. Авылны яңгыратып чибәр егет гармун уйный, башкалар рәхәтләнеп җыр суза. Һәр йортның капка төбенә килеп җитүгә, гармунчы егет бию көен сыздырып җибәрә, сөлгеләрен, бүләкләрен тотып чыккан хуҗабикә, күрше-тирә шул көй агымына кушылып, рәхәтләнеп бии. Ялындыручы да, гаеп итүче дә юк. Чөнки йоласы шул. Ә безгә, җиде-сигез яшьлек бала-чагаларга, бигрәк тә кызык. Безне туктата да, өйгә алып та кереп китә алмыйлар. Ә без аның саен: "Абый, тагын бер көй генә уйна инде", - диеп, гармунчы егетнең каршысында бөтереләбез. Авылдан армиягә китүче егетләр булганда да, кичтән иртә таңга кадәр авылда гармун тавышы тынмый торган иде. "Авыл көе" н сузып, егетләр авыл урамнарын әйләнә. Әбиләр, апа-абыйлар, солдатка китәсе егетнең аркасыннан сыйпап, изге теләкләрен теләп, керфек очларына эленгән яшь тамчыларын сөртеп калалар. Авыл кешеләренең бер-берсенең шатлыкларын уртаклашып, борчу-сагышларын бүлешеп яшәгән матур заманнар иде шул ул.

    Мәктәп елларында музыка укытучыбыз Марсель абый Җәләловның дәресләрендә утыру җан рәхәтенә тиң иде. Берәр авыррак дәрестән соң җыр дәресенә килеп керәсең дә, Марсель абыйның гармун моңнарына уралып, бар дөньяңны онытып, рәхәтләнеп җырлап җибәрәсең. Без җырламаган җыр, танышмаган композитор калмагандыр, мөгаен. Әле ул гына да түгел, сигез-тугыз кешене туплап, Марсель абый гармун түгәрәге дә оештырып җибәргән иде ул елларда.

    Тулырак язманы газетабызның киләсе санда укый аласыз.

    Гүзәл Хәбибуллина.

    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: гармун
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: