Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күрше хакы–тәңре хакы

    Күрше хакы-тәңре хакы. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар бу сүзләрне еш кабатлыйлар иде. Шуңа да бу төшенчә күңелләребездә сакланды, без аңа тугры булып яшәргә тырыштык. Балаларыбызны да шуңа өйрәттек.

    Никтер кешеләр көннән-көн кырыслана бара хәзер. Кече күңеллелек, эчкерсезлек, ихласлылык, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар югала бара минемчә. Гореф-гадәтләребез онытыла, бер-беребездән ерагаябыз шикелле. Яланаяклы бала чагыбыз, яшьлегебез чорында яшәгән кешеләрнең миһербанлы, яхшы күңелле булулары бик еш искә төшә, сагындыра. Нишләтәсең, бүген авылларда кеше саны кими. Күпчелекне өлкәннәр тәшкил итә. Алар да елдан-ел сирәгәя. Өлкәннәр белән бергә гасырлар буе сакланып килгән традицияләребез дә китеп баралар. Күпләребезнең күзен акчага, байлыкка омтылу чире томалады. Элеккеге "Кеше кешегә дус һәм иптәш" дигән әйтемне дә оныттык бугай. Кайберләребез сарык тиресе ябынды, ә эчләребездә бүре улый. Әхлаксызлык, дорфалык кебек күренешләр арта.
    Табигатьнең матур вакытларында үзебезнең тыкрыктагы "Кадермә" елгасы тау башына менеп балачагымны, бергә үскән яшьтәшләрне, киң күңелле күршеләрне искә төшереп күңелемне юатырга яратам. "Кадермә" елгасының каршы яктагы тау башында җор телле, кешеләргә гомер буе ярдәм кулы сузып яшәгән Минниша абый яши иде. Ул безнең тирәдә иң беренчеләрдән булып уяна һәм безнең яктагы тау башында яшәүче, колакка әзрәк саграк булган Мәннан абый белән әңгәмә кора иде. "Мәннан, Мәннан, дим, Миңсылу җиңгәң төнен йокламыйча күп итеп пәрәмәч пешерде. Карчыгың Бәдерхәят белән чәй эчәргә чык. Тагын нишләп утын ярасың. Мунча ягарга йөрисеңдер инде. Мунчаны бигрәк яратасың шул". Минниша абый Мәннан абый ишетсен дип кычкырып сөйләшер иде. Аларның тавышына бөтен күрше-тирә уяна. Мәннан абый ярган утыннарын җепкә бәйләп яртылаш тауга казып салынган кара мунчага китерә. Башка күршеләр чаттагы Мөнир абый коесыннан су ташыйлар. Шәрифулла абый ясаган зур имән кисмәкләргә хәйран күп су сыя иде. Бу мунчага күршеләрнең күбесе кереп юынып чыга. Калганнары икенче көнне ягып керәләр иде. Аннары Хәлим абыйлар, Нәгыймә апалар салды мунчаны. Алар да һәрвакыт күршеләренә дәшәләр иде. Мунчадан соң күршеләр бер-берсен чәйгә алалар. Безнең күршедә тол калып балалар үстерүче Хәдичә, Шәмселбәнат, Фаизә, Фәгыйлә, Нәгыймә, апалар яшәде. Тегүче Наһар апа бөтен күрше-тирәдәге балачагаларга укырга керер алдыннан бушка күлмәк-ыштаннар, букчалар тегеп бирә иде. Ул вакытларда һәр йортта 5-6 бала. Авыр тормышта яшәсә дә Маһинур апаның өч баласы да урта белем алдылар. Малае Зәкиҗан химия гаскәрләрендә хезмәт итеп генерал-майор дәрәҗәсе алды, хәзер Мәскәүдә яшәп ята. Әбиемнең авылдашы (Күки авылыннан) Миннехәят апа актык әйбере белән уртаклаша торган игелекле хатын иде. Күрше-тирә аңа һәрвакыт киңәш-табышка йөрде.
    Безнең тирәдә әнинең авылдашлары, Ямаштан килен булып төшкән Миңсылу җиңги һәм Гайнелхәят апалар яшәде. Алар бик дус булып, ярдәмләшеп гомер иттеләр. Берәрсе кая булса да китсә яки авырса бер-берсенең балаларын да имезә торган булганнар хәтта. Шуңа күрә Хәмидә, Мәүлә һәм мин туганнар кебек бер-беребезне якын иттек. Мәктәптә укыганда да ярдәмләшә идек. Хәзер дә үзебез һәм балаларыбыз аралашып яшибез.
    Күршеләрнең тагын бер күркәм гадәте хәтердә саклана. Бер тирәдә яшәүче ир-атлар Хәлил абыйларның өй каршындагы утыргычка җыелып Коръән тыңлыйлар, ә хатын-кызлар исә Мәрфүгә әбиләрнең өй каршына җыелып дога ятлыйлар, намаз укырга өйрәнәләр иде. Менә шулай авырлыкларны бергәләшеп җиңеп, киңәшләшеп, ярдәмләшеп, булганнарын бүлешеп яшәделәр күршеләр. Сабантуйларда әти дуслары Әхмәтнәгыйм, Шәрифулла, Фариз, Рәхмәтулла абыйлар белән гармун уйнап җырлашып йөрүләре хәтердә. Безнең тирәдә үскән бала-чагалар күренеке шагыйрьләр, журналистлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре булдылар.
    Хәзер дә бергә үскән күршеләр очрашып әби-бабайларыбызны, әти-әниләребезне искә алып алар рухына дога кылабыз.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: