Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Корноуховода "Армиянең бер көне" дигән кичә уздырганнар

    18 нче февраль көнне Корноухово авылы Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Армиянең бер көне" дип исемләнгән бик матур чара үткәрелде.

    Әлеге чарада авылыбыздан аталы-уллы алты күркәм гаилә көч сынаштылар. Балаларның күпчелеге мәктәпкәчә яшьтә булсалар да, әтиләреннән һич тә калышмадылар. Конкурсантлар барча конкурсларда да бик актив булып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

    Әтиләр исә тиз вакыт эчендә кадак кагу, киенү, спорт күнегүләре ясау, куык кабарту, тизәйткечләр әйтү, табышмакларга җавап бирүдә үзләренең көчләрен сынап карасалар, балалар исә рәсемгә карап, кечкенә хикәя төзү, кәгазъдән самолет ясап, шуларны бизәү кебек конкурсларда үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәттеләр.

    Дарья Максимованың дәртле биюләре, Ксения Кузнецованың сәнгатъле тиеп шигырь сөйләүләре, Гүзәл Хәбибуллинаның моңлы җырлары тамашачыларның да күңеленә хуш килде.

    Әлбәттә, жюри әгъзаларына җиңел булмады. Чөнки "иң" нәр арасыннан "иң - иң" нәрен сайлап алырга кирәк иде.

    Шулай да киңәшләшә торгач, алар бу хәлдән чыгу юлын да таптылар. Һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип табылды, һәрбер гаиләгә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Әлеге күркәм чара чәй табыны артында дәвам итте.

    Гүзәл Хәбибуллина.

    Корноухово авылы мәдәният йорты директоры

    Фото: http://www.ural56.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: