Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кешеләр сәламәтлеге сагында

    Балык бистәсе районында санитар-эпидемиологик станция 40 нчы елларда район сәламәтлек саклау бүлеге составында оештырыла. Сугыштан соң аны Михаил Тимофеевич Надеждин җитәкли. Ул вакытта санэпидстанция штатында 7 кеше исәпләнә: баш табиб, 2 фельдшер: эпидемиологик мәсьәләләр буенча В.Емельянов, санитар мәсьәләләр буенча М.Надеждин, дезинфектор И.Фадейчев, баклаборант А.Николаева, хуҗалык мөдире, бухгалтер Казачкова. Сугыш һәм...

    Балык бистәсе районында санитар-эпидемиологик станция 40 нчы елларда район сәламәтлек саклау бүлеге составында оештырыла. Сугыштан соң аны Михаил Тимофеевич Надеждин җитәкли. Ул вакытта санэпидстанция штатында 7 кеше исәпләнә: баш табиб, 2 фельдшер: эпидемиологик мәсьәләләр буенча В.Емельянов, санитар мәсьәләләр буенча М.Надеждин, дезинфектор И.Фадейчев, баклаборант А.Николаева, хуҗалык мөдире, бухгалтер Казачкова. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда йогышлы инфекцияләр арта. Аларның чыганакларын ликвидацияләү, авыруларны дәвалау белән район больницасы, төгәлрәге инфекция бүлеге шөгыльләнә. Иван Афанасьевич Фадейчевка авыруларны дәвалау белән беррәттән мәетләрне ярырга, районда инфекция чыганакларын дезинфекцияләргә дә туры килә. Аның хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә. И.Фадейчевка Ленин ордены бирелә.
    Санэпидстанциянең беренче бинасы Район (хәзерге Ленин урамында) урнаша. Бернинди транспорт та булмый. 1948 елның ахырында гына бер ат бирелә. 2 дезинфекция камерасы була. Аның берсе стационар рәвештә больницада тора, икенчесе прицеп ярдәмендә район буенча күчереп йөртелә. Ул вакытта районда 45 меңгә якын кеше яши. Котлы Бөкәш һәм Тегермәнлек участоклары Котлы Бөкәш районына керәләр. Корноухово участогы шулай ук аерым район була.
    1947 елда баш врач итеп Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган Лариса Алексеевна Жирнова билгеләнә. Бер елдан артык эшләгәннән соң аны малярия станциясе җитәкчесе итеп куялар. Ә санэпидстанциянең баш табибы итеп шулай ук медицина институтын тәмамлаган Наҗия Шакирова куела. Ул шулай ук табиб-бактериолог вазыйфаларын да башкара. Ире Петр Плотников исә санитар фельдшер була һәм санитар табиб ярдәмчесе булып эшли. 40 нчы еллар ахырында бактериологик лаборатория эшли башлый. Ул вакытта халык арасында корсак һәм тимгелле тифлар, скарлатина, дифтерия, малярия авырулары киң тарала. Үлем очраклары да күп була.
    Бизгәк (малярия) авыруына каршы көрәшү өчен малярия станциясе төзелә. Ул сезонлы эш алып бара. Дезинфекторларны җәй айларында гына яллыйлар. Алар черкиләрне бетерү буенча максатчан эш алып баралар. Сулыкларны, сарай, подвалларны эшкәртәләр. Бизгәк белән авырган кешеләргә профилактик дәвалау үткәрәләр, халык арасында авыруларны ачыклау өчен авылларда һәр йортка кереп йөриләр, пристаньда дежур торалар. Пассажирлар арасында авыруларны ачыклыйлар. 50 нче еллар ахырында гына бер гидропульт алына. Ул дезинфекторларның эшен бермә-бер җиңеләйтә, әлбәттә.
    Сугыштан соң елларда халык арасында, бигрәк тә балаларда туберкулез киң тарала. Авыруларны ачыклау өчен күчмә флюорографик һәм стационар рентген аппаратлары урнаштырыла. Санитар служба хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып баралар, туберкулез чыганакларын дезинфекциялиләр. Шулай ук ул вакытта еш очрый торган трахома, тиф авыруларына каршы актив көрәш алып барыла. Хезмәткәрләр атналар буе авыру очраклары кабатланган торак пунктларда яшәп эшлиләр. Йортлар саен кереп авыруларны ачыклыйлар. Аларны больницаларга озаталар.
    Балалар үлеме дә күп була. Туучылар күп булу сәбәпле генә демографик үсеш күзәтелә. Балалар дифтериядән, бума ютәлдән, чәчәк авыруыннан, скарлатина, кызамыктан, полиомелиттан, туберкулездан интегәләр. Медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, шул исәптән профилактик прививкалар ясауның липецк ысулын кертү бу авыруларны тулысынча диярлек бетерергә мөмкинлек бирә.
    Кешегә хайваннардан йога торган авырулар зур куркыныч тудыралар. Районда себер язвасы, липтоспироз авырулары теркәлә. Паразитологик лаборатория хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә районда гельминтлар йоктыручылар, малярия белән авыручылар саны кими.
    1965 елның августында Николай Васильевич Смешко баш табиб итеп куела. Ул җитәкләгән елларда санитария службасы өчен Октябрь урамында беренче яңа агач бина төзелә. Шул ук елларда бактериологик лабораториядә азык-төлеккә һәм суга санитар-бактериологик тикшерүләр үткәрә башлыйлар.
    1961 елның мартында районга сугыш елларында хәрби фельдшер булып хезмәт иткән Идрис Низам улы Низамов кайта һәм санитар табиб ярдәмчесе булып эшли башлый. Аңа еш кына баш табиб вазыйфаларын да башкарырга туры килә. Н.В.Смешко киткәннән соң баш табиб итеп Язилә Зәки кызы Нәбиева билгеләнә.
    1970 елның 20 июнендә баш табиб булып Петр Андреевич Шумилов эшли башлый. Ул санэпидстанцияне лаеклы ялга киткәнче 26 ел дәвамында җитәкли. 1977 елда санитар служба яңа төзелгән бинага күченә. Анда бактериологик лаборатория, эпидемиологик санитар бүлекләр, химик лаборатория һәм дезинфекция бүлеге була. Башта бинаны мич белән җылыталар, аннары автотранспорт предприятиесенең үзәкләштерелгән котельныена тоташтыралар. Ул вакытта штатта 28 хезмәткәр исәпләнә.
    1993 елда саниэпидстанциянең бүгенге бинасы файдалануга тапшырыла. Анда гадәттән тыш хәлләр очрагыннан подвал биналары, санитар-гигиеник, бактериологик, шул исәптән вирусологик, микробиологик тикшерүләр үткәрү өчен җиһазлар бар.
    Санитар служба кадрлар, автотранспорт белән тулысынча тәэмин ителә. Кыскасы эшләр өчен бөтен шартлар тудырыла. П.Шумилов лаеклы ялга киткәч баш табиб булып Ренат Муса улы Кадыйров эшли. Аның вакытсыз вафатыннан соң баш табиб вазыйфаларын Ирина Львовна Миличихина башкара.
    Нинди генә үзгәртеп корулар булмасын, район халкының сәламәтлеге сагында тору санитар службаның төп максаты була. Юбилей алдыннан санэпидстанциядә кайчандыр эшләгән һәм бүген безнең янәшәдә эшләүче белгечләрне билгеләп үтәсе килә. З.Рожкова, Н.Белько, Х.Гадеева, Ф.Шәвәлиев, Н.Шиһапова, Р.Насыйрова һәм башкалар фидакарь хезмәтләре белән хөрмәткә лаеклылар.
    Санитар служба эшчәнлегенең тарихыннан күренгәнчә, ул үз алдында торган бурычларны һәрвакыт уңышлы үтәп килә. Юбилей көннәре якынлашу алдыннан хезмәттәшләремә, санитар служба ветераннарына нык сәламәтлек, иминлек, яңа хезмәт уңышлары телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: