Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Кемнең кайсы төше имгәнгәнен сизәм”

    Кече Әшнәк авылында Рузалия апа Сәлахетдинованы белмәгән кеше юк. Кул-аяк, умыртка буыннары урыныннан кузгалган кешеләр Сәлахетдиновлар йортына юлны еш таптый. Үземә дә Рузалия апага шактый мөрәҗәгать итәргә туры килде.

    Һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала ул, беркайчан да үтенечне кире какмый. Урыныннан кузгалган аякны кулы белән тотып карый, йөртә-йөртә дә чыккан җирне, бер дә авырттырмыйча, "келт" итеп урынына кертеп утырта. Менә шулай куллары белән чып-чын тылсым ясый!
    Рузалия апаның сәләте ерак 1973 елның июленә барып тоташа. Шул вакытта ул медицина хезмәткәре булып эшли башлый. "Медицинада сөякләрне өйрәнәбез бит инде, эшли башлаган чорда менә шул тотып караудан, кайда нинди сөяк урнашканын белү елларыннан килә бу сәләт,-ди Рузалия апа. -Бәлки безнең әбидән (әнинең әнисе) бирелгәндер бу сәләт, ул да шулай урыныннан кузгалган буыннарны утырта торган булган. Бармак белән тою сәләте инде бу. Ул миңа медицина буенча алган белемнәр аша да күчкәндер дип уйлыйм. Кайда нинди сөяк урнашканын белергә кирәк бит. Медицина хезмәткәре булып эшләгәндә, сәләтемне бик белгертәсем килмәде анысы".
    Медицина өлкәсендә 20 ел эшләгәч, Рузалия апаның даруларга аллергия башлана. Әлеге өлкәдән киткәч, 90 нчы елларда аңа тагын да күбрәк кеше килә башлый. Сизенгәннәр, күрәсең. Рузалия апа аларның һәркайсына кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Аллергия булганнан соң, ун еллар чамасы эшләми ул. Авырып китә, аңын җуя, кан басымы күтәрелә, шул вакытларда әлеге кул белән тою сәләте тагын да ныграк ачыла. Аннан 1999-2010 елларда китапханәче булып эшли.
    Рузалия апа үзенә нинди авыру киләсен алдан сизә. Кемнең кайсы төше имгәнеп килә, Рузалия апаның да шул җире авырта башлый икән.
    Аңа Татарстанның төрле районнарыннан ярдәм сорап еш киләләр. Әлбәттә, иң күбе Балык бистәсе халкы йөри аңа.Казанлылар, имәнкискәлеләр (Лаеш районы), азнакайлылар да еш таптый Рузалия апа йорты бусагасын. Кайбер вакытта Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә килә икән. Хәер, ул үзе кайсы шәһәр-районнан килгәнен кешедән алай сораштырмый, барысына да булыша.
    Рузалия апаның иң тыгыз көннәре булып шимбә һәм якшәмбе санала. "Кеше интекмәсә килми, берсен дә борып чыгармыйм",-ди ул. Көненә, ким дигәндә, ике-өч кешене кабул итә икән. Ә кайсыбер вакытта бишәр-алтышар, хәтта ун кеше дә була. Бер килгән кешенең тагын бер кат шул җире урыныннан кузгалса, ул Рузалия апага кабат мөрәҗәгать итә.
    Рузалия апа халык медицинасын да еш куллана. Мәсәлән, әрекмән, кәбестә һәм бака яфраклары һәрвакыт аның кул астында.
    Остазы дип ул Казаклар авылындагы Кадыйр абыйны һәм Рус Әшнәгендәге Наҗия апаны атый. "Күбесенчә кул-аяклар, тез башлары, умырткалык урыныннан кузгала. Зәхмәт булса, тоткач ук сизелә. Минем аркылы белгертә: мине дә, теге кешене дә йә үкертә, йә кычкырта, йә елата. Мин аны өшкермим, чыккан җирне урынына утыртам. Начар җиргә егылса, кешегә күбрәк зәхмәт эләгә",-ди Рузалия апа.
    Зәй кызын, училищены тәмамлауга, юллама буенча Корноухово авылына җибәрәләр. Анда 2-3 ай эшләгәч, шәфкать туташы җитмәү сәбәпле Кече Әшнәк авылына юллыйлар. "Монда Фәрзетдин абыең алып калды",-ди ул, елмаеп. Инде бергә яши башлауларына да быелның ноябрь аенда 40 ел була. Рузалия апа 1986 елдан бирле дин юлына баскан. Аңа кадәр дә уразалар тоткан. Эшләми башлагач, биш вакыт намазны калдырмый икән. "Аллаһының биргәненә шөкер, Аллаһы Тәгалә кабул итсен",-ди ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: