Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Безгә язалар

Күңелләргә җылылык өстәдегез

Туган авылымда быел Сабантуе аеруча эчтәлекле үтте.

Авылдашларым искиткеч күркәм, итәгатьле, ачык йөзле иделәр бу көнне. Мәйданны ямьсезләп ник бер исерек күренсен?! Төрле уеннар, бәйгеләр күп үткәрелде. Балалар белән Фәүзия ханым Шакирова аеруча мавыктыргыч чаралар оештырды. Мәйданда хезмәт ветераннарын, күп еллар дәвамында хезмәт куйган мөгаллимнәрне хөрмәтләп бүләкләр тапшырдылар.

Быелгы Сабантуеның шундый истәлекле булуы, әлбәттә, оештыручыларга да бәйле. Авыл җирлеге җитәкчелеге зур тырышлык күрсәтте. Берәүне дә игътибарсыз калдырмады алар. Күрше авыллардан килгән шәһәрдән кайткан авылдашларына, кунакларга зур хөрмәт күрсәттеләр. Сабантуен күңелгә ятышлы итеп Индира Илалова алып барды. Аны ямьләндерүдә Чулпания ханым Мөбәрәкшина, мәдәният йорты хезмәткәре Миннехан Мөхәммәтгалиев та күп көч, тырышлык куйдылар. Безнең кебек олы яшьтәге ветераннар, Сабантуе көнне бер-беребез белән аралашып, рәхәтләнеп утырдык, тамаша кылдык.

Тәнзилә Шәрәпова,

хезмәт ветераны.

Фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл мөгаллимнәр авылдаш сабантуй–2012