«Күңелемне биреп эшлим»

Шәрипова Рәүзәнә апага авылда сокланып карамаган кеше юктыр. Ул кайчан карама эштә, әле мин килгәндә дә ире белән мәш килеп бәрәңге бакчасында эшләп йөриләр иде. Бер минут та алны-ялны белми ул. Әле яраткан эшенә-фермага чаба, әле йорт эшләре белән шөгыльләнә. Тырыш булмаган кеше озак еллар буе фермада эшли алмас иде,...
Шәрипова Рәүзәнә апага авылда сокланып карамаган кеше юктыр. Ул кайчан карама эштә, әле мин килгәндә дә ире белән мәш килеп бәрәңге бакчасында эшләп йөриләр иде. Бер минут та алны-ялны белми ул. Әле яраткан эшенә-фермага чаба, әле йорт эшләре белән шөгыльләнә. Тырыш булмаган кеше озак еллар буе фермада эшли алмас иде, минемчә.
Ул үзе 1970 елда күрше Ямаш авылында туа. СПТУ-17 филиалында пешекче һөнәрен үзләштерә. Авылдашым Фәнил абыйга тормышка чыккач алар безнең Түбән Тегермәнлек авылында яши башлыйлар. Әүвәл ул дуңгыз комлексында эшли, аннары фермада бозаулар карый, озак та үтми савымчы булып эшли башлый. Бар гомерен ул яраткан һөнәренә багышлый.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә бара. Инде ничә еллар буе беренче-икенче урыннардан төшкәне юк.
Бүгенге көндә һәр сыер савучыга 25әр сыер туры килә.
"Гомер буе фермада эшләп ялыкмадыгызмы?" -дим аннан.
Ә ул көлә генә: "Эшемә шулкадәр ияләндем ки, гел шунда барасым килә, башка эштә, белмим, болай күңелемне биреп эшли алыр идемме икән, -ди.
Аннары хезмәт хакы да зарланырлык түгел икән. Колхозлар инвестор кулына күчкәч ул бермә-бер арткан. Шулай ук алар хезмәткәрләрен печән, ашлык белән дә тәэмин итеп торалар. Авыл халкы өчен болары да бик мөһим.
"Җәй көне эшебез ансатрак, сыерларны савып кына кайтасың, ә кыш көне ашатырга, асларын чистартырга, тамакларына да салырга кирәк. Әмма эшемнән һич зарлана алмыйм,-ди ул, эшен яратуын тагын бер кат ассызыклап. -Элек без эшкә трактор арбасына утырып йөри идек, быел менә шофер белән микроавтобус бирделәр, болай куркынычсызрак".
Тормыш иптәше Фәнил абый да тырыш кеше. Мәктәпне тәмамлагач, районыбыздагы "Сельхозхимия" ачык акционерлык җәмгыятендә, аннан соң "Тукай" колхозында механизатор хезмәтен башкара. Ул да гомер буе хезмәттә.
Рәүзәнә апа белән Фәнил абый ике малай үстерделәр. Олысы Фәнис инде үз гаиләсен корып Яр Чаллы шәһәрендә яши, кечкенәсе Фидаил 7 нче сыйныфны тәмамлады.
"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр",-ди бит халык мәкале дә. Мондый гаиләдә үскән балалар берничек начар була алмый. Аларның гаиләсен бик күпләр өчен үрнәк итеп куярга була, минемчә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!2000
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7600
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11800
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.20000
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.7400
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.31400
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.8300
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.8000
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.7000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.97100
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк8800
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.9300
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...8800
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7200
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!2000
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.7600
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.11800
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.20000
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика