Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңелем сандыгыннан

    Яшьлек хатирәсе үткән елларга, хезмәт юлымның тәүге баскычына алып менә дә күңелдә сагышлы сагыну һәм белем биргән укучыларым белән горурлану хисләре уята. Араларыннан күбесе хәтер сандыгымда алтын бөртегедәй кадерле.

    Әлеге язмам әнә шундыйларның берсе хакында. 1971-74 еллар. Арча педагогия училищесын тәмамлап, мин-19 яшьлек кыз, туган мәктәбем Юлсубинога эшкә кайттым. Директорыбыз Татарстанның атказанган укытучысы, таләпчән, абруйлы мөгаллим Гариф Шәйдуллин безне чын укытучы булырга, бу хезмәтнең нечкәлекләрен аңларга өйрәтте. Көнне төнгә ялгап эшләдек, балаларга белем, тәрбия бирдек. Дәрестән тыш чаралар үткәргәндә милләтләр дуслыгы һәрчак үзәктә булды. Менә монда төп ярдәмчем булган бәләкәй генә сипкелле, сөйкемле малай аеруча хәтердә. Ул мәктәп, авыл сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый иде. Күрше Ямаш авылыннан Юлсубино мәктәбенә йөреп укучы Халидин Әхәтов иде ул. Тырыш, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, оста рәсем ясаучы, моңлы малай дәрестән тыш чараларда минем уң кулыма әйләнде.
    1986 елларда яңа төзелгән Ямаш мәктәбенә Германиядә хәрби хезмәтен тәмамлап өч ел шунда эшләгән егет ялга кайткач без аны үзебезгә эшкә тарттык. Чөнки чит тел укытучысы безгә бик кирәк иде. Өстәвенә музыкаль осталыгы да зур. Шулай итеп ул бездә эшләгәндә Казан педагогия институтының чит телләр факультетына читтән торып укырга керде. Аның тырышлыгы белән мәктәптә балалар хоры оешты, конкурс, фестивальләрдә Халидин Әхәтов җитәкчелегендәге җырчы кызларыбыз призлы урыннар яулый башладылар. Мәктәп укыту-тәрбия эшенә дә бик зур өлеш кертте ул. Дәресләрдә яңа технологик алымнарны куллануны ул башлап җибәрде. Компьютер беренчеләрдән булып Халидин тарафыннан үзләштерелде. Һәр ел саен фәнни олимпиадаларда укучыларыбыз призлы урыннар яулый башладылар. Чит илләр белән укучыларның элемтәләре ныгуы-бар да укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
    Әле дә хәтеремдә, 2007 елда районкүләм чит тел укытучылары семинарында, район мәгариф бүлеге методисты аның укучылары чит телдә иркенләп сөйләшүләренә соклануын белдергәне, инглиз телендә оста җырлаган укучыбыз Инзилә Сафинага җылы сүзләр әйтеп кыйммәтле ручкасын бүләк иткәне истә калган.
    Укыту-тәрбия эше буенча җаваплы буларак миңа элекке укучым белән эшләве чиксез куаныч иде. Немец телен су урынына эчә, балаларга тырышып белем, менә дигән тәрбия бирә ул. Аның җитәкчелегендә мәктәптә музыка түгәрәкләре дә гөрләтеп эшли. Укучылар татар халык инструменталь ансамбленә йөреп югары үрләр яулыйлар. Авыл сәхнәсе аның ярдәмендә җыр-моңга күмелде. Ул оста баянчы, курайчы, район күләмендә синтезатор да аңа беренче булып буйсынды. Шулай бервакыт ул миңа Яңа ел бәйрәме алдыннан мәктәпкә багышлап шигырь язуымны сорады. Хәзер бу җыр мәктәп гимны булып башкарыла. Бүгенге көндә ул һәвәскәр композитор буларак танылды. Аның җырларын инде республикабыз җырчылары Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар башкара.
    Бүгенгесе көнне югары категорияле чит тел укытучысы немец теле белән беррәттән, укучыларга инглиз теленнән дә белем бирә. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дип нәкъ аның кебекләргә әйтәләр. Техниканы да яхшы белә, кирәк булса телевизорны да төзәтеп бирә ул. Гаиләдә дә бәхетле Халидинебез. Тегермәнлек авылы кызы Фирдәүсә белән матур тормыш кичерәләр. Кызлары Алсу әтисе эшен дәвам иттереп Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетын тәмамлап Казан мәктәпләренең берсендә укыта, уллары Булат исә радиотехниканы үз итә. Элемтә техникумының 3 курсында белем ала ул. Халидин Әхәтов гади авыл гаиләсендә 6 бала арасында тәрбияләнгән. Әтисе Самат абый белән әнисе Хәлимә апа балаларына матур сыйфатларны иңдергәннәр. Самат абыйның моңы балаларында, оныкларында да чагыла. Әтиләре яшьли вафат булгач Хәлимә апа тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрә. Ә тормышта Халидинның бүгенге уңышлары аларның тәрбия җимеше.
    Вакыт бигрәк тиз үтә инде. Минем укучыма да 50 яшь тула. Аның яулыйсы үрләре, башкарасы күләмле эшләре алда әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: