Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңел җылысы–иң кыйммәтлесе

    Безнең республикада яшәүче 720 мең баланың 12 меңе ата-ана назыннан мәхрүм. Шуларның 20 процентының якыннары якты дөньядан киткән булса, калганнары-әти-әниле, ягъни социаль ятимнәр. Бездәге җитәкчелек, балалар гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дигән фикерне хуплый. Соңгы елларда республикада 8 балалар йорты ябылган. Бу инде ятимнәрнең 90 проценты гаилә тәрбиясенә бирелгән дигән сүз. Бары...

    Безнең республикада яшәүче 720 мең баланың 12 меңе ата-ана назыннан мәхрүм. Шуларның 20 процентының якыннары якты дөньядан киткән булса, калганнары-әти-әниле, ягъни социаль ятимнәр. Бездәге җитәкчелек, балалар гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дигән фикерне хуплый. Соңгы елларда республикада 8 балалар йорты ябылган. Бу инде ятимнәрнең 90 проценты гаилә тәрбиясенә бирелгән дигән сүз. Бары тик 10 процент бала гына интернатларда тәрбияләнә. 2001 елда асрамага бала алган 17 гаилә исәпләнсә, быел инде бу сан 1365 кә җиткән. Шулай итеп, 2,5 мең бала яңа гаилә тапкан. Ил буенча исә ятимнәр саны 666 меңгә якын. Һәр бишенче бала интернатта яши.
    Тәрбиягә алынучы ятимнәр саны арту сөенечле хәл, әлбәттә. Әмма бөтен кеше дә мондый адымга барырга ашкынып тормый. Кемнәрдер 3 бала табып үстерергә күпсенгән заманда, икенче берәүләрнең чит кеше баласын үзенекедәй күреп тәрбияләве зур соклану, хөрмәткә лаек күренеш.
    Ислам динендә дә ятим бала тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бу-бик изге гамәл. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис-шәрифләренең берсендә: «Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр», -дигән. Бу-зур дәрәҗә, нигъмәт. Ләкин сүз ятим балага бер тапкыр ризык алып бирү турында түгел, ә аны үзеңә тәрбиягә алу турында бара.
    Әмма, алдан әйтеп үткәнемчә, һәрбер кеше дә мондый гамәлгә әзер түгел. Шуңа күрә балалар йортлары, приютлар бүген җәмгыяттә мөһим роль уйный. Моннан 8 ел элек районыбызның Югары Тегермәнлек авылында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Акчарлак" приюты ачылды. Шул көннән алып ничәмә-ничә бала гаиләдә тоймаган назны, тәрбияне монда татыды. Приютта әти-әниле ятимнәр, ягъни ата-аналары туендыра, киендерә алмаган балалар гына тәрбияләнергә хокуклы. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрен шундук башка җирләрдә урнашкан -балалар йортларына озаталар. Сирәк булса да, игелекле кешеләр, туган якларыннан, ияләнгән җирләреннән китәргә теләмәгән балаларны кызганып үз гаиләләренә тәрбиягә алалар.
    "Акчарлак"та дезинфектор булып эшләүче Мәдәния апа Заһидуллина шундый биш балага гаилә җылысы бүләк иткән изге күңелле хатын. Язмыш аның үзен дә хәйран сыный. 20 яшендә Башкортстан якларыннан районыбызның Югары Тегермәнлек авылына килен булып төшкән Мәдәния апа ире белән 17 ел гына бергә яшәп кала. Җитеш тормыш төзегәч: кибетләр ачкач, яңа өйләр салгач, кисәктән генә үлеп китә Кашаф абый. Әтисе үлеп, ярты ел үткәч, кызлары дөнья куя. Тагын ярты елдан каенанасы белән каенатасын җирли. 8 айдан үз әтисе үлә. Мәдәния апаның гына йөрәге түзсен! Тик аның бирешергә хакы юк. Үлгән артыннан китеп булмый, яшәргә, улын кеше итәргә кирәк. Һәм ул шулай эшли дә. Улын укыта, өйләндерә. Бүгенге көндә инде оныгы да бар. Алар Казанда яшәүләренә карамастан, ерак араны якын итеп бик еш кайтып йөриләр.
    Приют ачылгач та, шунда эшкә керә Мәдәния апа. Әле кичәгедәй әниләре югалгач, ике сабыйны Рәмзия белән Рөстәмне балалар йортына җибәрергә карар итәләр. Олы җанлы, киң күңелле Мәдәния апаның аларга караган саен йөрәге әрни, китәргә теләмәгән балаларны күреп, ныклы карарга килә: "Беркая да җибәрмим, үзем тәрбиягә алам!".
    Бу турыда приют директорына да әйтә. Шулай итеп бу ике сабый Мәдәния апалар гаиләсенә килеп эләгә. Әмма бу бәхет озакка сузылмый, 3 ай үтүгә үк әниләрен табып алып, балаларны алып китәләр.
    Инде балалар тавышыннан гөрләп торган йортка ияләнгән Мәдәния апа икенче сабыйларга гаиләле булу бәхете бүләк итә. Бертуган 7 нче класста укучы Е. белән 5 нче сыйныфта укучы П.ны тәрбиягә ала. 1 елдан соң үзләре "Апа, ал",-дигәч, 5 нче һәм 4 нче класста укучы И. белән М. да сыендыра. Аларны да балалар йортларына җибәрергә җыенган булалар. Ә бу җәйдә аларның гаиләләренә 10 нчы класста укучы Я. килеп өстәлә.
    Бу балаларның барысы да милләтләре буенча рус булсалар да, татар телендә чиста итеп сөйләшергә өйрәнгәннәр.
    "Бер дә авыр түгел миңа алар белән",-ди Мәдәния апа. - Бөтен сүземне тыңлыйлар, малайлар ишек алдындагы карны түгеп керәләр, өй эшләрендә булышалар. Кызым идәннәрне, табак-савытларны юа, ашарга әзерләшә. Ул шулай ук бәйләүгә хәвәс. Киленем төсле җепләр алып кайта, икесе бергә мунчала, төрле бизәкле оекбаш-бияләй бәйләп мәш киләләр. Я.ны шоферлыкка укырга бирдем менә".
    Йортта бөтен уңайлыклар да бар: су кергән, өй җылы, мунчага өйдән генә керәсе. Гаиләдә бер кыз гына булганга күрә, аның үзенә аерым бүлмә бирелгән, ә малайларның бүлмәләре-үзләренеке аерым. Залда интернет кертелгән компьютер да бар. Иң мөһиме мин бу гаиләдә бер-берсенә хөрмәт, ярату, җылылык тойдым. Моңа инану өчен балаларның самими йөзләрендәге ихлас елмаюны күрү дә бик җитә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: