Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңел җылыбыз сезгә, өлкәннәр

    Без авыл башында яшибез. Шунлыктан йомыш белән кибеткә, почтага барганда шактый гына авылдашлар белән очрашып хәл-әхвәл сорашырга җай чыга. Һәркайдагы кебек бездә дә авыл картая. Йорт каршысында таякка таянып дөнья хәлләрен күзәтеп авыл яңалыклары белән кызыксына алар. Моннан 20-30 еллар элек аларның барысы да егәрле, булдыклы ир-атлар, әтиләр, үткен, чая,...

    Авыл олы гаилә кебек бит ул. Безне балачактан ук әти-әниләр генә түгел, менә шушы өлкәннәр дә эшкә өйрәтте, тәрбия бирде. Без 5-6 сыйныфларда укыганда ук җәйге каникул чорында колхоз эшләреннән бушамадык. Бозауларга себерке бәйләү, кырда печән җыю, аны ат белән эскерткә ташу, ындыр табагында булышу. Кечкенә генә булсак та, барысы да кулыбыздан килә иде. Эшнең җаен белеп бетермәсәк, әнә шул бүгенге абый-апалар ипләп, җайлап кына аңлаттылар. Җитезлекләре, уңганлыклары белән нык аерылып торган Мәликә, Мәдинә, Әлфия, Нурания, Зәйтүнә, Зәкия, Талия, Рәисә, Миннегөл, Гөлсем, Наҗия апалар; сабыр холыклы, эшне җаен белеп башкаручы Сәлимә, Нәсимә, Бибиҗамал, Хатирә, Хәсбиҗамал; булдыклы, җор телле Гөлчирә, Мәгъмүрә, Хаят, Шәрифҗамал апалар һәм башка бик күпләр колхозның бетмәс-төкәнмәс эшендә әйдәүче көч булдылар (инде аларның кайберләре бакыйлыкка күчте, урыннары оҗмахта булсын). Ул вакытта эш колхозда кайнап торды. Һәркемгә дә җитәрлек иде. Бу апалар колхоз эшендә генә түгел, үз гаиләләрендә дә үрнәк әниләр, җитез хатыннар, чая киленнәр булды. Күбесе кайнана-кайната белән яшәп 5-6 шар бала тәрбияләде. Алар шул тормышларыннан канәгать булып бер-берсенә ярдәмләшеп яшәделәр. Гомер узышы шулай сизелми дә калган. Инде гомер көзләрендә алар еш кына уйлары белән үткәнгә кайтып килә. Анда үкенерлек мизгелләр юк, киресенчә искә алырлык, горурланып сөйләрлек истәлекләр байтак. Беркөнне шулай сиксәннең өске ягына чыккан Сәлимә апа Хәйруллина белән әңгәмәбез ялганып китте.


    -Әти белән үсмәдек. Миңа 10 ай булганда фаҗигале төстә вафат булган. Әнием гомере буена колхозда эшләде, халыкка ипи пешерде. 9 ел абый-җиңги белән яшәдем. Бервакытта да сүзгә килмәдек. 25 яшемдә тормышка чыктым. Монда да шул юклык иде инде. Кайнанам авыру, ирем Хәмит тимерче дә, комбайнчы да булды, умарта тоттык, күп итеп терлекләр дә асрадык, 5 бала үстердек. Аллага шөкер, ачлык-ялангачлыкны күрмәдек. Бүген дә әле үз аягымда йөрим, уразамны тотам, намазымны калдырмыйм. Әбием бик гыйлемле иде, аннан күп нәрсәгә өйрәнеп калдым. Ходай саулыгымны биргән. Бүгенге көнне балаларымның рәхәтен, игелеген күреп яшим.


    Тормыш гел тигез генә бармый бит әле ул. Сәлимә апаның да тормышында зур югалтулар булды. 23 яшендә талантлы, шигъри җанлы улы Марат якты дөньядан китеп барды. Авылыбыз турында күп кенә җырлары, шигырьләре сагынып сөйләргә генә калды. Әнисе Сәлимә апа гына түгел, авылыбыз белән сагынып искә алабыз аны. Әйе, Сәлимә апаның бүгенге көне үзе әйткәндәй, Аллага шөкер. Олы улы Мәлик, килене Илмира тәрбиясендә яши ул.


    Авылыбызның өлкәннәре турында бары тик җылы сүзләр генә әйтергә мөмкин. Аларның һәркайсы тормыш юлын лаеклы үтеп, аз гына игътибарга да чын күңелдән сөенәләр. Шуңа да алардан күңел җылыбызны кызганмыйча бик ашыгыч минутларда да туктап хәлләрен сорашсак, бер дә комачауламас иде.

    Фото www.yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: