Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Каргышлы күз яшьләре...

    Бүгенге матур, җитеш, мул тормышта яшәвебезгә шактый зур кыенлыклар аша ирешүебезне күпләр белми дә әле. Бу вакыйга районыбызда тарихи колхозлашу чорларында, 1930 елларда була.

    Олы Солтан авылы мулласы, дини белемле, кешелекле Ибраһим абзый гаиләсендә, әти-әнисеннән яхшы әхлак тәрбиясе алып Фатыйма исемле кыз үсә. Авыл халкы, егетләр арасында макталып, күпләрнең йөрәгенә ут сала ул, аңа күз атып йөрүчеләр дә күп була. Бигрәк тә Фатыймадан 3-4 яшькә олырак, 1-2 ел читтә йөреп кайткан, бераз русча сукалаган, мактанчык әтәч кушаматлы Шакир бәйләнеп йөри аңа. Аулакта очрашып дуслашыйк дип аптырата. Ләкин кызның беркем белән дә ачылып сөйләшәсе килми. Күңеле күрше егете сабыр холыклы, юаш, ләкин эшчән Сәлихҗанны үз итә. Фатыйма бу хакта Шакирга да әйтә. Ә бу авылда колхозлашу кампаниясе башланган еллар була. Моңарчы тыныч яшәгән авыл котырган умарта корты гаиләсен хәтерләтә. Авыл кешеләре, хәтта якын туганнар да үзара кычкырышалар. Нык тормышлы, эшчән гаиләләрне таратып авылда оешкан ярлылар комитеты кулаклар, муллалар дигән ярлык тагып аларны Себер, ягына куарга керешә. Монда инде явыз, эчкерле Шакир куштаннары канат җәя. Беркөнне ул Фатыйманы күреп, кияүгә чык, каршы килсәң, әтиең белән үзеңне Себергә кудырам,-дип яный. Вакыйгалар мондый юнәлеш алгач, Фатыйма әти-әнисе, туганнары белән киңәшеп Сәлихҗанга кияүгә чыгарга була. Ә ике айдан Ибраһим мулла гаиләсен 14 яшьлек улы белән Себергә озаталар. Бик авыр кичереш була ул. Әти-әнисе шул китүдән кире авылга кайтмыйлар. Ә Фатыйма белән Сәлихҗан колхозга керәләр. Ибраһим мулланың ике сыеры, ике аты, нәсел айгыры да колхоз милкенә әйләнә. Ә колхоз рәисе булган Шакир гел Сәлихҗанга яшәргә аяк чалып, начарлык эшләргә җай эзли. Фатыйманың берничә ел баласы булмый. Шакир аларны гел начар сүзләр белән мыскыллый. Мәсхәрәле сүзләр әйтеп, көлеп үзенә ләззәт таба. Берничә елдан соң Фатыйма әнисенә охшаган чем-кара күзле матур кыз бала таба. Аңа Камилә дип исем кушалар. Таза гәүдәле, җитез Фатыйма колхозның бер эшеннән дә калмый, хезмәте авыр булса да, һәрчак алдынгылар рәтендә була. Сәлихҗан атлар карый. Гаиләләрен сөендереп матур, сау-сәламәт булып кызлары үсеп килә. Ләкин тормыш кануннары кырыс: сөенеч белән бергә кайгы-хәсрәт тә сагалый аларны. Бу гаиләгә көнләшеп йөргән, начарлык эшләргә җай эзләгән Шакир үз дигәненә ирешә. Ибраһим мулладан алынган нәсел айгыры кисәк үлеп киткәч колхозга үч итеп аны махсус үтергән дигән яла, нахак бәла яга Шакир. Суд була, Сәлихҗанны 7 елга хөкем итәләр. Сталин репрессиясе законнары шулай каты, коры була шул. Шакирның бу гамәлен авыл халкы да белә, ләкин аңа каршы сүз әйтә алмыйлар. Район куштаннарын да Шакир үз ягына аудара. Гарьлегеннән Фатыйма бик озак елый, күз яшьләре аша ләгънәт укый, Шакирны гомерең ялгызлыкта үтсә иде дип каргый. Бу йөрәк өзгеч хәлне күргән авылдашлары да хәтта күз яшьләрен тыя алмыйлар. Шул елда илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Барлык ир-егетләр фронтка китәләр. Авылда хатын-кызлар, бала-чагалар һәм әмәлен табып Шакир гына колхоз рәисе булып кала. Ул инде олыгайган, авылда аңа кияүгә чыгарга теләүчеләр дә табылмый. Шуңа күрше авылдан иреннән аерылып кайткан хатын алып кайта. Тормыш авырлыкларыннан туеп килгән бу бичара хатынның да гомере Шакир тарафыннан изелеп, түбәнчелектә үтә. Үзен авыл хуҗасы итеп тойган Шакир тол хатыннарны җәберләп, юк-барга штраф түләттереп җәфалый. Яшь хатыннарны мыскыл итә. Яклау эзләп алар беркая да бара алмыйлар, сугыш чоры бит, закон көчлеләр ягында. Фатыймага яшәүләре бик авыр була, авыл куштаннары аның һәр адымын күзәтеп Шакирга җиткереп торалар. Шуның өстенә тагын зур сынау көтә аны. Сәлихҗанның тайга урманнарында агач астында калып үлүе турында кайгы хәбәре алына. Фатыйма кызы белән бу авыр хәсрәтне җиңәргә дә үзендә көч таба. Ул түзә, бирешми. Бар көчен кызы Камиләне тәрбияләүгә туплый. Мәктәптә дә яхшы укый ул. Әнисе кебек таза, эшкә батыр, тәртипле булуы белән дә нык аерылып тора. Еллар үтә, ул да 7 нче сыйныфны гел бишле билгеләренә генә тәмамлый. Кече яшьтән табиб булырга теләгән кызга әнисе дә каршы төшми, ул Казан медицина училищесына юл тота. Авылдан килеп укучыларга тулай торактан урын бирәләр, шунда яшәп белем ала кыз. Җәйге ял вакытында авылга кайта, әнисенә булыша. Укуын гел яхшы билгеләренә генә тәмамлап, халык телендә "Шамский" дип йөртелгән хастаханәгә эшкә билгелиләр аны. Үз эшен яратып башкарган кыз тиз арада авыруларның, хезмәттәшләренең күңелен яулый. Белемгә омтылышын сизгән баш табиб аңа медицина институтына укырга керергә киңәш итә. Ә бу аның күптәнге хыялы була. Ул табиблык һөнәренең барлык нечкәлекләрен җентекләп өйрәнеп, уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, янә үз коллективына эшкә кайта. Бик яратып, җылы кабул итә хезмәттәшләре. Озак та үтми кызны бүлек мөдире итеп билгелиләр. Тормыш шулай үз җаена дәвам итә. Камиләгә бергә эшләүче табиб-хирург, күрше район авылында туып үскән Илдарның күзе төшә. Хезмәте буенча аларга бик еш очрашып аралашырга туры килә. Ә беркөнне егет Камиләне театрга чакыра. Аннан соң алар көзнең матур төнендә шәһәр урамында йөриләр. Шул көннән яшьләр ныграк дуслашалар, берәр елдан соң гаилә кору турында уйланалар. Икесе дә әниләре, туганнарының фатыйхасын алып никахлашалар. Хезмәттә яхшы яктан гына билгеле булган яшьләрнең бу адымын барысы да хуплый. Баш табиб һәм профсоюз оешмасы кайгыртучанлыгы белән аларга ике бүлмәле фатир да бирелә. Илдарның әнисе авылда төпчек улы белән килене тәрбиясендә яши. Ә Фатыйманы алар үзләре янына шәһәргә алалар. Шулай итеп гаилә барлыкка килә, тормышлары ямьләнеп китә. Шактый олыгайган Фатыйма да ныклап дин юлына баса, мәдрәсә тәмамлый. Авыл белән дә алар элемтәне өзмиләр, җәйнең күп вакытын шунда уздыра Фатыйма. Яшь чагында үзен дөнья кендеге итеп тойган "әтәч" Шакирның гына соңгы тормышы чын тәмугка әверелә. Аннан мыскыллау, җәбер күреп яшәгән хатыны да гүр иясе була. Улы сугышып, кеше талап, төрмәгә эләгә һәм шунда үлә. Кызы рус егетенә кияүгә чыгып, эчкечелеккә бирелә, иреннән аерылып, каядыр китеп юкка чыга. Гомеренең соңгы көнендә Шакир да шактый кыенлыклар кичерә, ялгызлыктан интегеп, көзге салкын көннәрнең берсендә туңып вафат була. Менә шулай фаҗигале тәмамлана имансыз ирнең гомере. Бу вакыйгадан соң барлык авыл кешеләре бер авыздан диярлек, Фатыйманың, аның әти-әнисенең, Сәлихҗанның каргышлы күз яшьләре төште диештеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: