Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Изге айда–изге гамәлләр

    Халкыбызның гасырлар буе тупланган рухи мирасын барлап, саклау, иманыбызны ныгыту һәм шул нигездә яшь буынны тәрбияләп, киләчәккә амәнәт итеп тапшыру һәрберебезнең изге бурычы. Халкыбызга дин иреге кайтарылгач, республикабыз күләмендә бик зур изге эшләр кылына башлады. Казан Кремле биләмәсендә Кол Шәриф мәчете үсеп чыкты. Болгар, Биләр, иске Казанның тарихи урыннары торгызылды....

    Безнең Югары Тегермәнлек авылында да инкыйлабка кадәр өч мәчет һәм мәдрәсә халыкка хезмәт күрсәткән. Тарих битләреннән белгәнебезчә һәр мәхәлләдә 200 дән артык кеше дин йолаларын үтәгән. Ә ул чорларда балигъ булган һәр ир заты, яше-карты түбәтәй киеп мәчеткә йөргәннәр. Тәмәке, хәмер һәм башка хәрам ризыклар кулланмаганнар. Бүгенгесе көнне авылыбызда ике мәчет яңартылып халыкка кайтарылды. Һәр көнне халыкны иманга чакырып изге Азан моңы яңгырый. Быелгы изге Рамазан ае башында авыл җирлеге һәм мөтәвәллият әгъзалары белән килешенеп өченче мәхәллә мәчете нигезендә истәлек тактасы урнаштырылды. Анда бу нигездә 1907-1930 нчы елларда югары оч (өченче мәхәллә) мәчете һәм мәдрәсә урнашкан иде. Мулла Миргазиз хәзрәт Галиев, остабикәсе Мәръямбикә абыстай, мөэзин Мөхәммәтсабир Ситдыйков дигән сүзләр язылган. Бинаның рәсемен авылыбыз тарихчысы Илфар Габдрахманов Казан, Уфа архивларыннан эзләп тапкан. Бу тарихи истәлекне урнаштыруда Сабир бабайның туганнары Рәмзил Галимов, Рөстәм Гарипов, Газизҗан Мифтахов һәм башкалар зур тырышлык куйдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: