Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Исәнме, ямьле яз!

    -Ямьле яз! Мин бит сине бик сагындым. Син шундый матур. Урамнарда гөрләвекләр ага. Дөресме, яз?

    -Тып-тып. Дөрес. Шулай. Мин тамчы булып тамам, гөрләвек булып агам, бөреләрне уятып, агачларга яфраклар бүләк итәм.

    -Дөрес. Яз булу бик авыр. Мин синең тамчы булып тамганыңны, бөре булып шытканыңны күзәтеп торганым бар. Синең гөрләвекләрең чылтыр-чылтыр ага, ә инде тамчыларың тып та тып.

    -Тып-тып-тып-тып. Мин сезгә ашлык чәчәргә мөмкинлек бирәм. Җирдәге чирәмнәргә башларын калкытырга ярдәм итәм. Барлык дөнья яшел төскә керә. Табигать уяна, табигать яшәрә.

    -Шулай була да икән шул. Карлар эри, кошлар җылы яктан сине сагынып кайталар. Менә син нинди зур көчкә ия,яз-матуркай!

    -Тып-тып. Анысын син үзең әби-бабаларыңннан сора. Ярыймы?

    -Ярый-ярый. Ләкин син яз безнең белән өч ай гына булма, бәлки күбрәк тә бул.

    -Тып-тып.Анысы миннән тормый.Табигатьнең үз законы. Ярый, Ризәлә,миңа китәргә кирәк.Сау бул. Киләсе очрашуларга хәтле.

    -Сау бул, ямьле яз.

    Яз белән менә шулай без бик тиз аерылдык. Язны минем үземнән җибәрәсем килмәде.

    Ризәлә Гыйлемханова,

    Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: