Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Ишек алды–тоташ чәчәк

    Район үзәгендә күп катлы йортларның "матур күлмәк" киюе поселокка үзенә күрә бер матурлык өсти. Соңгы вакытларда аларда яшәүчеләрнең ишек алларын төзекләндерү, бизәү буенча алып барган эшләре шулай ук хуплауларга лаек. Әйтик, Победа урамындагы 20 Б нчы йортның ишек алдындагы чәчәк клумбаларын, яшь үсентеләрне күреп күзләр сокланып туймый. Бу йортта табигатьне...

    Район үзәгендә күп катлы йортларның "матур күлмәк" киюе поселокка үзенә күрә бер матурлык өсти. Соңгы вакытларда аларда яшәүчеләрнең ишек алларын төзекләндерү, бизәү буенча алып барган эшләре шулай ук хуплауларга лаек. Әйтик, Победа урамындагы 20 Б нчы йортның ишек алдындагы чәчәк клумбаларын, яшь үсентеләрне күреп күзләр сокланып туймый. Бу йортта табигатьне чын яратучылар яши икән дип куясың. Сүз дә юк, һәр эштә башлап йөрүче кирәк. Бу йортта исә ул-Надежда Михейчева. Ольга Герасимова, Галина Якуш, Вәсилә Галиеваның һәрдаим аның янәшәсендә бөтерелүен күрәсең. Алар быел да матур чәчәк клумбалары булдыру белән бергә юкә, җиләк-җимеш агачлары утырттылар. Өй янәшәсендәге газонга кыр чәчәкләре белән тугай үләне чәчтеләр. Икенче бер урында исә ирис, мальва, бархат, циния чәчәкләре хуш ис бөркеп торалар. Мондагы матурлыкны үз күзең белән күрү мең мәртәбә кыйммәтрәк. Әлеге йортның тирәсен микрорайонда иң матурларның берсе дип санар идем мин.
    Надежда Михейчева, Галина Якуш, Вәсилә Галиева. Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: