Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Игелек һәм битарафлык

    Бүген без гаять катлаулы заманда яшибез. Күршенең күршедә, туганның-туганда эше юк. Һәркем үз эченә бикләнгән, үзе генә көн күрергә тырыша. Бер-береңә булышу, шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатлар да акрынлап югала бара. Без, өлкән буын-Совет чоры балалары, пионер, комсомол сафларында тәрбияләндек. "Кеше кешегә дус һәм туган!" дигән сүзләр безнең каныбызга сеңде. Ә...

    Бүген без гаять катлаулы заманда яшибез. Күршенең күршедә, туганның-туганда эше юк. Һәркем үз эченә бикләнгән, үзе генә көн күрергә тырыша. Бер-береңә булышу, шәфкатьлелек кебек асыл сыйфатлар да акрынлап югала бара.
    Без, өлкән буын-Совет чоры балалары, пионер, комсомол сафларында тәрбияләндек. "Кеше кешегә дус һәм туган!" дигән сүзләр безнең каныбызга сеңде. Ә бүгенге яшьләр без күргән ачлык-ялангачлык, сугыш еллары, авыр хезмәт, ятимлек кебек газапларны укып яки ишетеп кенә беләләр. Шулай да аларның барысын да бер калыпка салырга безнең хакыбыз юк. Тәртипле, тәрбияле гаиләләрдә безгә алмашка бүген алдынгы карашлы, миһербан җанлы яшьләр дә үсеп килә.
    Миңа, 82 яшьлек карчыкка, 16 ноябрьдә әлеге сыйфатларның тере шаһиты булырга туры килде. Район үзәк больницасы янәшәсендәге кибеттән чыгып таш баскычтан төшкәндә башым әйләнеп асфальтка егылдым. Шул мизгелдә бер яшүсмер белән кыз яныма килеп мине күтәреп аякка бастырдылар, хәлемне сорадылар. Уң як кулбашым, аякларым имгәнсә дә кул-аягым сынмаганына шөкер иттем. Үзем елыйм, дер-дер калтыранам, яшьләргә рәхмәтләремне укыйм. "Рәхмәт яусын, инде китсәгез дә була",-димен. Алар теләр-теләмәс кенә китеп бардылар. Менә шул чагында шәфкатьлелек янәшәсендәге битарафлыкны да күрдем мин. Тора алмый ятканда больницаның үзәк корпусы ягыннан бик хәтәр, заманча киенгән бер кыз белән олы яшьтәге бер хатын минем якка гамьсез караш ташлап тыныч кына үтеп киттеләр дә машина көтәргә юл читенә барып бастылар. Мин инде килеп хәлемне сорарлар, булышырлар дип өметләндем. Машина килсә бәлки мине дә озатып куярлар дигән җылы өмет тә күңелемнән йөгереп узды. Юк икән шул. Алар яныма килеп хәл сорарга да авырыксындылар. Югыйсә үзебезнең мөселман кешеләре икәне күренеп тора. Сул кулым белән рәшәткәгә таянып, яңадан егылып китмәскә тырыштым. Шул вакытта, Алланың рәхмәте белән, миңа ярдәм күрсәткән егет белән кыз яңадан яныма килеп бастылар. "Без сезне өегезгә озатып куябыз",-диделәр. Алар мине култыклап алып өемә кадәр озатып куйдылар. Күрсәткән изгелекләре өчен акча бирмәкче булдым. Алар баш тарттылар да тизрәк китәргә ашыктылар. Шул чагында ярый әле исемнәрен, әти-әниләрен сорашып калдым. Әмма өйгә кергәндә хәтеремдә бары тик Бегунов дигән фамилия генә калган иде. Хәлем яхшыруга телефон аша мин аларны эзләп таптым. Алар гимназиянең 9 а сыйныф укучылары-Артем Бегунов белән Татьяна Жаринова икән. Бүген мин аларга, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек асыл сыйфатлар тәрбияләгән әти-әниләренә һәм үзләре укый торган мәктәп укытучылар коллективына газетабыз аша ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Ә теге миһербансыз кыз белән хатын бүген дә күз алдымнан китмичә, юл буенда гамьсез басып тора сыман.
    Өйдә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга туры килде. Ренгент аша карагач кулбаш сөягем чыгуы мәгълүм булды. Аны утыртып янә өемә кайтарып куйдылар. Шәфкать туташы В.Фәхретдинова, ренгенолог В.Мандрейкинга, дежур табиб Р.Абраровка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Саулык-сәламәтлек, игелекле хезмәтләрендә уңышлар телибез.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: