Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Хәзерге тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез!”

    Сугыш! Шушы кыска гына сүзгә нинди куркыныч мәгънә салынган. Сугыш беркайчан да үлемсез генә булмаган. Кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра, җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Әлеге афәтне башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан теләмәсләр.

    Хәзерге кешелек дөньясы да тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Без халкыбызның батырлыгын, югалту-корбаннарын һичкайчан да истән чыгармаска тиешбез. Шул вакытта гына дөньяда иминлек һәм тигезлеккә, үзара дустанә мөнәсәбәтләргә омтылу көчлерәк, куәтлерәк булыр.
    Безнең Түбән Тегермәнлек авылында бүген, кызганычка каршы, бер генә сугыш ветераны да исән түгел инде. Югары Тегермәнлек авылында да алар ике бөртек кенә калдылар. Берсе-Хуҗахан Миңнеханов, икенчесе- Газизҗан бабай Дәүләтшин.
    Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган Газизҗан бабай Дәүләтшин белән сөйләшкәннән соң, күңелемнең асты-өскә килгән кебек булды. Бүгенге рәхәт, бәхетле тормышыбыздан һаман нинди дә булса җитешсезлек эзләгәнебез өчен оят булып китте.
    Газизҗан бабай сугышка 1942 нче елда алына. Әле аңа 17 яшь тә тулмаган була. Павловский Посад шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, аларны Смоленск фронтына җибәрәләр. Яңа гына сугышка алынган солдатларга Мәскәүдән 500 километр ераклыкта урнашкан шәһәргә җәяү барырга туры килә. Алар барып җиткәндә Смоленск азат ителгән булу сәбәпле, солдатларны Днепрны дошманнардан азат итәр өчен шунда җибәрәләр. Сугыша-сугыша Днепр аша кичкәндә, алар күп кенә сугышчыларын югалталар. Газизҗан бабай да контузия алып 3 ай госпитальдә ята. Госпиталь дигәннәре ат абзарын җиһазландырып ясалган бер бина була.
    "Безгә каршы дошман ачкан Катюша утының куркынычлыгы һаман да күз алдымда тора әле",-ди ул.
    Госпитальдән соң, 2 нче Белоруссия фронтына эләгә. Анда яңадан мина кыйпылчыклары белән яралана. Ул ярчыклар әле һаман да берсе үпкәсендә, икесе аягында сакланалар икән. Санбатта дәваланганнан соң, аларны Калуга шәһәренә күчерәләр. Аннары санитар поездларына төяп Себернең Чита шәһәренә җибәрәләр. 5-6 ай Байкал буенда сугышканнан соң, яңадан запас полкка күчерәләр.
    Чкалов дигән шәһәрдә зур тикшеренү үткәннән соң, 2-3 тапкыр яраланган солдатларны ,"башка сугышка кермисез" дип, 45 нче запас полкка туплыйлар. Газизҗан бабай Жуков командалык иткән икенче Белоруссия штабына эләгә.
    Ул җиңүне Остров Мазовецкий шәһәрендә каршылый. Әмма туган җирләренә әйләнеп кайту бәхете насыйп булмый, Жуковның штабы Германиянең бер шәһәренә күчерелә. Бик кайтасы килсә дә, Газизҗан бабайга тагын өстәмә 2 ел хезмәт итәргә туры килә.
    "Германиядә вакытта урамга чыккач, безнең илләр кайсы якта икән дип уйлый идем. Кычкырып-кычкырып елыйсы килә, әмма күздән яшь чыкмый».
    Шулай итеп ул сугыш бетеп 2 ел үткәч, ягъни 1947 елны гына туган якларына кире әйләнеп кайта. Сугыш бетсә дә, халык әле һаман да туйганчы ашарга тилмереп, көне-төне тир түгә, эшче көчләргә ихтыяҗ бик зур була. Кайтуга ул колхозга бригадир булып урнаша.
    "3 ел эшләү дәверендә бер елны миңа язгы чәчүдә премиягә чалбар, икенчесендә сарык бәрәне бирделәр",-дип искә ала ул.
    "Бригадир булып йөргәндә район үзәгеннән Смирнов көн дә килеп безне механизаторлыкка укырга кыстап йөри иде. Берсе дә барырга теләмәде, ә мин тәвәккәлләп механизаторлар курсына Усадка укырга киттем. 15 ел МТС та механик-комбайнчы булып эшләдем. Анда һәр елны 1 капна салам бирәләр иде. Бер елны шуны да бирмәделәр. Шуннан соң эшемне ташларга мәҗбүр булдым. Колхоз көтүен көтәргә алындым, соңыннан хуҗалык көтүен көттем. Аннары пожарныйда начальник булып эшли башладым. Берәр җирдә янгын чыга калса, ат җигеп мичкәләргә су тутырып шунда ашыга идек".
    Бүгенге көндә ул хатыны Шәмсекамал әби белән тыныч кына гомер кичереп ята. 5 баласы, 11 оныгы, инде оныкчыклары да бар. Яннарында яшәмәсәләр дә һәрберсе кайтып, әти-әниләренең, әби-бабайларының хәлләрен белеп, ярдәм итеп торалар.
    "Сугышлар бүтән кабатланмасын! Хәзерге җитеш, тыныч тормышыгызның кадерен белеп, булганына шөкер итеп яши белегез!",-ди Газизҗан бабай.
    Рәсемдә: Газизҗан Дәүләтшин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: