Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Хәтер яши безнең йөрәкләрдә

    Шушы көннәрдә Корноухово авылы Мәдәният йортында балаларда ватанпарвәрлек, туып үскән ил өчен горурлык һәм ветераннарыбызның, тыл батырларының мәңге үлмәс каһарманлыкларына хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан 14 яшькәчә балалар арасында " Хәтер яшәр мәңге йөрәкләрдә" дип исемләнгән шигъри бәйге үткәрелде.

    Бәйгедә балалар матур, сәнгатьле итеп татар һәм рус шагыйрьләренең сугыш темасына язылган шигырьләрен сөйләделәр, бергәләшеп "Һәрвакыт булсын кояш" дигән җырны башкардылар. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады бу көнне. Беренче урынга 6 нчы сыйныф укучысы Валерия Давыдова лаек булды. Икенче урын Рәмзил Мирзинга бирелде, ә өченче урын иясе дип 4 нче сыйныф укучысы Саркиз Гумашян табылды. Һәр җиңүчегә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Әлеге чара һәркемнең күңелендә якты һәм шатлыклы хисләр калдыргандыр, дип ышанысы килә.

    Гүзәл Хәбибуллина,

    Корноухово Мәдәният йорты директоры.

    Фото: http://nnm.me/blogs/4e6ypamop/2015/03/page2/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: