Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гомер заяга узмаган

    Безнең халыкта: "Тырышкан-табар, ташка кадак кагар",-дигән бик матур мәкаль бар. Кешенең җәмгыятьтәге тоткан урынына, дәрәҗәсенә, ил-көн алдында куйган хезмәтенә, әти-әнисе, гаиләсе, балалары, оныклары алдындагы абруена карата да әйтелә ул. Бүгенге көндә үзеннең 85 яшьлеген билгеләп үтүче авылыбызның мөхтәрәм өлкәннәреннән берсе Сәйдәр абый Бәдретдиновка да бик туры килә ул.

    Сәйдәр абыйга да чордашлары кебек үк Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татырга туры килә. 12-13 яшьлек малай үгез җигеп сука сукалый, җир тырмалый, колхоз малларына печән ташый. Ә кышларын Кама урман хуҗалыгыннан Кызылъярга сал өчен бүрәнә ташыйлар. Көнгә ярты кило икмәк бирәләр. "Сугыш вакытында ашамаган нәрсә калмады: кычытканы, балтырганы, алабутасы, әмма тамак кына туймады",-дип искә ала ул елларны Сәйдәр абый. Алты балалы гаиләдә үсә ул, үзе-икенче бала. Әтиләре сугышта. Эш арасында 7 нче сыйныфны тәмамлый. Аннары армия сафлары... "Иртәгә безне сугышка кертәләр дигән көнне сугыш бетте",-ди. Ул еллардагы солдат хезмәтенең бер елы ике елга саналган. Авылга кайткач, 1949 елны Лаешта шоферлыкка укый һәм Солтан МТСында эшли башлый. Даими рәвештә ерак рейсларга чыгып китә, Мәскәү, Ленинград, Волгоград шәһәрләреннән кайтып керми. "Полуторка машинасына 3 ай утып ягып йөрдек, аннары бензинга күчтек",-дип искә ала ул елларны Сәйдәр абый. Эшләгән өчен уч тутырып акчасын да ала, тамагы икмәккә туя. Әнә шулай матур гына эшләгәндә аны җиде авылны берләштереп төзелгән "Гигант" колхозына эшкә чакыралар. Колхоз рәисенә кушылып, мәктәптә укытучы булып эшләүче хатыны Мөнирә апа да үгетләгәч (инде аларның бу вакытта ике балалары бар), ул колхозга эшкә кайта... һәм "таяк"ка эшли башлый! Шулай да тырыш, булдыклы яшь гаилә начар яшәми, алты почмаклы йортын да салып керәләр, авылда беренчеләрдән булып "ГАЗ-69" машинасын да алалар, берсеннән-берсе тере, уңган өч кыз да үстерәләр. Егерме ел алдынгы шофер булып эшләгән Сәйдәр абыйны автомеханик итеп куялар. Ул монда да ике дистә ел хезмәт куя. Бу инде "Гигант" колхозының даны еракларга таралган еллар. "Иртәнге нарядка кадәр җиде авылга барып, шоферларның хәлен белеп, кайсысының кая эшкә барасын әйтеп чыга идем. Утыз алты йөк машинасы гына бар иде. Ел саен 36-38 машинага техник карау уздыра идек. Шоферлар да бик тырышлар, бердәмнәр иде. Бер-берсенә ярдәм итеп, яшьләргә булышып, көне-төне юлда булдылар. Барысы белән дә аңлашып эшләдек",-дип сөйли Сәйдәр абый. Гадел, таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел автомеханикны шоферлар да ярата, хөрмәт итә. Соңрак аңа Б.Чүкәй урта урта мәктәбендә укучыларны трактор среләренә дә өйрәтергә туры килә. Лаеклы ялга киткәч тә "Зәңгәр шәл" кооперативында һәм Шумково авлларында шофер булып эшли.
    Сәйдәр абый киң кырлы шәхес. Алты яшеннән гармун уйнарга өйрәнгән малай. Бабай булгач та кулыннан гармунын төшерми. Тальянда, баянда, аккардеонда өздереп уйный, җырлый. Хатыны Мөнирә апа белән (Мөнирә апа инде 11 ел мәрхүмә, бик абруйлы укытучы иде) гомере буе үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Берсе уйный, икенчесе җырлый, бии. Һәрбер мәҗлес, туйлар, Сабантуйлар алардан башка үтми. Республикабызда "Уйнагыз, гармуннар!" конкурсы оештырылганнан бирле Сәйдәр абый Бәдретдинов катнашып килә, берничә тапкыр лауреат та булды. Тальянда виртуаль уен үрнәкләрен дә күрсәтә. Әтиләреннән күреп кызлары Розалия, Гүзәлия, Рушания дә баянда уйныйлар. Нәсел дәвамчысы оныгы Динар Бәдретдинов бүгенге көндә консерватория тәмамлап, Казанның Сәйдәш концертлар залында, профессиональ баянчы булып эшли. Ул да "Татар моңы-2010" лауреаты. Динар да гармунда уйнарга дәү әтисеннән өйрәнгән. "Динар кечкенә иде әле, мин уйнап утырганда, дәү әти, мин дә уйнап карыйм әле, дип кулына гармун алды. Беребез дә көчләп өйрәтмәде. Музыкаль сәләт безгә нәселдән геннар аша килә дип уйлыйм, чөнки җиде буын бабамнарның барысы да гармунчы булган. Әтием дә, энем дә, сеңлем Рәмзия дә гармунчылар иде. Хәзер дә Динар оныгым белән парлап уйнарга яратабыз",-дип елмая ул.
    Сәйдәр абыйның авылыбызга гына түгел, бәлки тирә-як авылларга да күрсәткән тагын бер игелекле зур хезмәтен язмый үтсәм, бик зур хата булыр иде. Ул Совет заманында партия сафларында коммунист булып торса да, динне ташламый, биш вакыт намазын калдырмаска тырыша, руль артында белгәннәрен укып йөри. Бу сәләт тә аңа нәселдән күчкән, ата-бабалары барысы да динле булганнар, балаларына дини тәрбия биргәннәр. Лаеклы ялга чыккач, Сәйдәр абый Кабан арты мәдрәсәсендә ике ел читтән торып укый, имам-хатыйблыкка шаһадәтнамә ала. Унсигез ел дәвамында мәчетебезне тәртиптә тотты, зиратыбыз зурайтылып, коймалары яңартылды, "Изгеләр ашы" үткәрү җайга салынды. Олыгая башлагач үз теләге белән муллалыкны башка кешегә тапшырды. Шулай да мөселман кардәшләр дини йола, гореф-гадәтләрне үтәгәндә күбрәк аңа мөрәҗәгать итәләр. Ул беркемне дә кире какмый, һәрнәрсәне бары Коръән кушканча тыныч кына, ипле генә башкара.
    Бер булганнан бар да була бит ул. Аның нинди хуҗа булуын каралты-курасы да әйтеп тора. Җыйнаклыгы, пөхтәлеге белән аерылып тора ул. Быел уртанчы кызы Гүзәлия һәм кияве Равил тырышлыгы белән бөтен уңайлыклары булган искиткеч матур йорт төзеп керделәр. Инде шул йортның рәхәтен күрергә язсын аларга.
    Әйе, Сәйдәр абыйның бүгенге тормышы җитеш, ул аннан канәгать. Яшь вакытта күргән авырлыкларының бүген рәхәтен күрә ул. Кызлары, кияүләре, оныклары кайтып торалар. Балалары тормышта үз урыннарын таптылар, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, игелекле, эшлекле балалар.
    Сугыш һәм хезмәт ветераны Сәйдәр абый Бәдретдиновның гомер көзе бик матур. Ул шулай саулык-сәламәтлек белән, балаларының ихтирамын, игътибарын, авылдашларының хөрмәтен тоеп озак дәвам итсен иде. Гомере бит заяга узмаган аның!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: