Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гомер агышлары

    Кеше күңеле ачылмаган китапка тиң. Һәр бите үз яңалыгы, серлелеге белән ачыла. Балык бистәсеннән Зиннур ага Хамматовның армиядә хезмәт иткән яклары-Украинага барып кайтуын ишеткәч мин китапның әнә шул ачылмаган битләрен эзләдем. ...18 яшь. Гомернең ялкынланып, яшьнәп торган чагы. Бу чорда егетләр солдат формасы киеп армия хезмәте турында хыяллана, кызлар исә...

    Кеше күңеле ачылмаган китапка тиң. Һәр бите үз яңалыгы, серлелеге белән ачыла. Балык бистәсеннән Зиннур ага Хамматовның армиядә хезмәт иткән яклары-Украинага барып кайтуын ишеткәч мин китапның әнә шул ачылмаган битләрен эзләдем.
    ...18 яшь. Гомернең ялкынланып, яшьнәп торган чагы. Бу чорда егетләр солдат формасы киеп армия хезмәте турында хыяллана, кызлар исә ашыга-ашыга кулъяулык чигә. Бүләк ителгән, читләренә "көтәрмен", "сакла, югалтма" дигән сүзләр язылган чигүле кулъяулыкларны иңбашына куйган егетләрнең урам әйләнүе, капка төпләренә озатырга чыккан абый-апаларның хәерле юл теләп аларны озатып калулары бүген дә татлы хатирә булып саклана. Зиннур абый белән дә шуларны искә алабыз. Солдат формасын салганына 45 ел узса да, һәр мизгелне бүгенгедәй хәтерли ул. Хатирәләр белән тулган күңелгә сораулар да кирәк түгел иде, йомгак үз җае белән сүтелде дә, сүтелде.
    -18 яшь тулган иде миңа. 1966 елның 9 августында армиягә киттем. Аңа кадәр Лаешта СПТУ-4 тә укып шофер таныклыгы алган идем. Район хәрби комиссариаты юлламасы белән укыгач армия хезмәтендә дә руль артында булырсың диделәр. Шулай булып чыкты да,-дип сүз башлады Зиннур Хуҗаҗан улы.-Иң элек Саратов өлкәсенә килдек. Хәрби ант кабул иттек. Аннары Пензада булдым. Ә 3 ноябрьдә безне Украинаның Хмельницский шәһәренә күчерделәр. Артиллерия полкында идем мин, шофер булып хезмәт иттем. Өч орденлы данлы полкның байрагын да сакларга туры килде. Без районнан 8-9 егет идек. Балыклы Чүкәй авылыннан Салихҗан Сафин белән аеруча дуслар, гел янәшә булдык. Ул да шофер иде. Тик ни кызганыч, 1967 елда юл фаҗигасына очрап ул вафат булды. Винецк өлкәсенең Крыжопольск районы, Олшянка авылында җирләдек аны. Соңгы юлга озатырга килгән әнисе белән абыйсы Сәлимҗанның күз яшьләре бүген дә күңелдән китми. Бик авыр булды. Шул чагында үз-үземә, кабере янына килеп дога кылырмын, дип сүз бирдем. Күңелемнән һич китмәде, тик тормыш мәшәкатьләре белән тиз генә бара да алмадым. Быел кызым Эльвира белән тәвәккәлләп шул якларга чыгып киттек.
    Украина безне иң элек үзенең яшеллеккә күмелгән матурлыгы белән җәлеп итте. Бар да элеккечә гүзәл иде. Әмма без хезмәт иткән часть үз урынында калса да, анда инде хәрби хезмәтләр тукталган. Шунысы гаҗәпләндерде, берни дә үзгәрмәгән, складлар, казармалар шул килеш. Сакта торучы рөхсәте белән барлык урыннарны да карап, искә алып чыктым. Тау башында крепость тора иде. Кызым белән шунда күтәрелдек. Аның башнясына "ТАССР. Рыбная Слобода районы, Күгәрчен авылы. Хамматов Зиннур" дип үзем чокып язган сүзләрне күргәч мөлдерәмә тулган күңел янәдән ташыды. Шулай да иң дулкынландырганы, зиратка барып Салихҗан кабере янында дога кылу иде. Мин дустым каршында әманәтемне үтәдем. Күңелем чистарынып, пакъланып калды.
    Антка, дуска тугрылык... Әнә шул изге ниятне җанында саклап йөрткән Зиннур абыйның хатирәләре тыңлап туйгысыз. Бер җепкә тезелгән истәлекләр берәм-берәм өскә калыктылар. Гаилә альбомына куелган фотолар янәдән күзалланды. Армиядән кайткач Күгәрчен кызы Гөлсинә Төхвәтова белән корылган никах та ныклы, нигезле булган. Быел 20 августта 40 ел тулуны билгеләп үткән алар. Тигез тормышта уллары Айрат, Илнур, кызлары Эльвира тәрбияләнгән. Һәрнәрсәгә шөкерана кыларлык. Балалары илгә-көнгә игелекле, үз гаиләләре корылган, оныклар янәшәдә.
    Ә гомер үз агышында дәвам итә. Анда шатлыклар да, игелекле гамәлләр дә бихисап. Һәм алар җанга тынычлык, тормышка бәрәкәт иңдерә сыман...

    Рәсемдә: Зиннур Хамматов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: