Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Фестивальләр дә үпкәсез узмый

    Узган ел халык театрларының "Идел-йорт" төбәкара фестивале К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланган иде. Гыйнвар-март айларында аның беренче туры булды. 118 театр арасыннан 43е генә икенче турга уздылар. Апрель-май айларында алары да "иләнде". Шулай итеп, 3 нче турга нибары 15 театр килеп җитте. Анысы да узып китте. Ни кызганыч, жюри әгъзалары белән...

    Узган ел халык театрларының "Идел-йорт" төбәкара фестивале К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланган иде. Гыйнвар-март айларында аның беренче туры булды. 118 театр арасыннан 43е генә икенче турга уздылар. Апрель-май айларында алары да "иләнде". Шулай итеп, 3 нче турга нибары 15 театр килеп җитте. Анысы да узып китте. Ни кызганыч, жюри әгъзалары белән халык театры җитәкчеләре арасында бәхәсләр купты. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт аграр университетында 35 елга якын халык театрын җитәкләүче Роберт Галиев "Безнең гәҗит" басмасында жюри әгъзаларының гаделсезлеге турында язып чыкты, фестивальдә гран-приның чиратка куелган булуын фаш итте.
    Моннан өч ел элек театрлар конкурсына фестиваль статусы бирелде. Аңарчы ул декада формасында уза иде. Аның төп максаты халык театрларын үстерү, аларның популярлыгын арттыру.
    Беренче бәйгегә безнең район халык театры М.Әмирнең "Тормыш җыры" әсәрен сәхнәләштерде. Район үзәгендә өч мәртәбә тулы залларга уйнадык. Авылларда, Чаллы, Казан шәһәрләренә кадәр барып куйдык. Спектакльдә 35 үзешчән артист катнашты. Жюри әгъзалары да эшебезне югары бәяләде. Зур өметләр белән фестивальнең нәтиҗәләрен көттек. Бер сүзсез алдынгы урын алырбыз дип уйладык. Кызганычка каршы жюри әгъзаларының мактаулары телдә генә калды. Хәер, гран-приның Әтнә халык театрына биреләчәге турында алдан белә идек инде. Чөнки аларга профессиональ театр статусы кирәк иде. Роберт Галиев әйтмешли, әтнәлеләр куйган "Мулла" спектаклендә мулла образы бөтенләй ачылмаса да җиңүне аларга бирделәр.
    Быелгы фестивальнең гран-приен Азнакай халык театры алды. Жюри әгъзаларының кайберләре моңа каршы чыккан булганнар. Әмма жюри рәисе Әзһәр Шакиров Азнакайдан шул. Районым өчен бер яхшылык эшлим дигәндер инде. Ә гран-при жюри тулысынча бер фикергә килсә генә бирелергә тиеш бит.
    Жюри дигәннән үзебез белән булган хәл турында да сөйләп китәсем килә. Райондашлар хәтерлиләрдер әле, 1987 елда Балык бистәсе халык театры К.Тинчуринның 100 еллыгына багышлап "Сүнгән йолдызлар" әсәрен сәхнәләштерде. Спектакль уңышлы гына чыкты инде. Казанда узган театр декадасында чыгыш ясау бәхетенә ирештек. Ни кызганыч, бу эшебезне тамашачылар җылы кабул итсәләр дә, жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнмәде. Ни хикмәт, берничә атнадан соң безнең халык театрын Пермь өлкәсендә узачак Бөтенроссия фестиваленә чакырдылар. Безнең өчен бу хәбәр сәерерәк тоелды инде. Чөнки бернинди призлы урын бирмәгәннәр иде бит. Пермь өлкәсендә 15 төбәктән килгән халык театры коллективлары чыгыш ясадылар. Шулар арасында безнең халык театры беренче урынны алды. Башкалабыз Мәскәү шәһәрендә узачак Бөтенсоюз фестивалендә катнашу хокукына лаек булдык. Безнең республика күләмендә беренче-икенче урыннарны алган халык театрлары бөтенләй төшеп калдылар. Пермьдә узган фестивальдә лауреат исеме алудан тыш Рузилә Сафина, Зөһрә Сафина, Галина Мамакова иң яхшы хатын-кыз образы тудырган өчен дипломнарга лаек булдылар. Иң яхшы музыка бизәлеше, костюмнар өчен дә дипломнарны безнең театрга бирделәр. 1988 елда узган Бөтенсоюз фестивалендә безнең коллектив лауреат исеме алды. 24 урынлы "Кубань" автобусы бүләк иттеләр.
    Спектакльләребездә катнашкан үзешчәннәрнең эштән соң Мәдәният йортына килеп, рольләр ятлап, репетицияләргә йөрүләре үзе бер фидакарьлек бит. Беркөнне санап утырдым. 1979 елдан бирле безнең халык театрында 200 дән артык кеше үз талантын сынап караган икән. "Сүнгән йолдызлар" әсәрендә яшь егет Исмәгыйль ролен башкарган Әнәс Низамов бүген 91 яшьлек Кави карт образын тудырды. Гомернең узганын шуннан да шәйләп була инде. Аның улы Данис Низамов та безнең коллективта ике роль башкарырга өлгерде. Мәрхүм Мансур Вафинга кыска рольләр генә уйнарга туры килде. Ә аның улы Фәрит М.Әмирнең "Тормыш җыры" драмасында Басыйр ролен башкарды. Үзе җырлап уйнаган бу ролен тамашачылар алкышларга күмделәр. 1979 елда Ә.Әтнабаевның "Мәхәббәт турында җыр" спектаклендә сугышта аягын югалткан Мәгъдән образын гәүдәләндергән Нәҗип Вәлиәхмәтовның оныгы Илназ Вәлиәхмәтов та безнең театрда. Ике яшь артистыбыз Раил Рамазанов һәм Салават Гафиуллин Казан театр училищесының икенче курсына керделәр. Барлык артистларыбыз турында яза башласак бик күп вакыт кирәк булыр иде. Шулай да узган елгы сезонда куелган Д.Салиховның "Коткарыгыз, каравыл!" комедиясендә уйнаган артистларыбызның уңышлы чыгышлары турында язып китми булмас. Без бу спектакльне район үзәгендә ике тапкыр куйдык. Залда алма төшәр урын да юк иде. Түбән Кама шәһәрендәге зона конкурсында 7 район арасында беренче урынга лаек булдык. Шуннан без Казанда узачак финал ярышларына үттек. 21 ноябрьдә Казанның Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сараенда куелган спектаклебезне жюри да яхшы бәяләде. Бигрәк тә артистларыбызның уйнавын ошаттылар. Әлегә кадәр безнең коллективта бөтен рольләрне шулай оста, бердәм уйнаучылар юк иде.
    Шулай итеп, быел да алдынгы урыннар алмасак та, иң көчле 15 коллектив (фестивальдә барлыгы 118 халык театры катнашты) арасына кердек. "Идел-йорт" төбәкара театр фестиваленең дипломына һәм тегү машинасына лаек булдык. Гүзәл Дормидонтова, Рузалия Нәгыймова, Әнәс Низамов, Илназ Шакиров югары башкару осталыгы һәм үзешчән театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен мәдәният министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: