Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Этәргеч көч биргән документ

    Балык бистәсе муниципаль район советының 2008 ел, 4 апрель утырышында "2008-2012 елларга Балык бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы үсеше" маскатчан программасы кабул ителгән иде. Ул һәрвакыт авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләрнең эшенә юнәлеш бирүче документ булып исәпләнде. Аның үтәлеше, аерым алганда 2012 ел нәтиҗәләре нинди соң? Узган ел...

    Балык бистәсе муниципаль район советының 2008 ел, 4 апрель утырышында "2008-2012 елларга Балык бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы үсеше" маскатчан программасы кабул ителгән иде. Ул һәрвакыт авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм баш белгечләрнең эшенә юнәлеш бирүче документ булып исәпләнде. Аның үтәлеше, аерым алганда 2012 ел нәтиҗәләре нинди соң? Узган ел район авыл хуҗалыгы предприятиеләре 575,8 миллион сумлык продукция җитештерделәр. Бер эшләүче хезмәткәргә акчалата табыш алу 501,2 мең сум тәшкил итте. Бер гектар сөрүлек җирдән 6,8 мең сум акча алынды. Ә хуҗалыклар арасында анализласак, "Слобода" агрофирмасы, "Масловский", "Аяз-Ойл", "Кама" агрофирмасының шактый яхшы эшләүләрен күрергә була. Шул ук вакытта "Әшнәк", "Фаворит", "Урахча" хуҗалыклары йомшак эшләделәр. Анда бер эшләүче кешегә нибары 2-4 мең сум гына акча туры килә.


    Галимнәребезнең исәпләүләренә караганда табигать шартлары авыл халкын бер дә сөендерми. Үткән 4 елда төрле дәрәҗәдә кыенлыклары белән истә калды. Шулай да күрсәткечләр елына күрә начар булмады. Узган ел мәсәлән, районыбызда бөртекле культуралар 41,3 мең гектарда үстерелде. Кырлардан 73,6 мең тонна ашлык җыеп алынды. Ул һәр гектардан 19,3 центнер туры килә. Эшне югары дәрәҗәдә оештыру, авыл хуҗалыгы культураларын заманча технологияләр белән игү нәтиҗәсендә "Зюзино", "Масловский" хуҗалыклары 26,8-25,8 центнер уңыш алдылар. "Логос", "Кулон", "Солтан", "Аяз-Ойл", "ВЗП" хуҗалыклары да бөртеклеләр уңышын шактый арттыруга ирештеләр.


    2013 елга нигез итеп көзен 13,2 мең гектарда бөртекле ашлык чәчелгән иде. Көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек. Язгы чәчү өчен хәзерләнгән 10850 тонна бөртекле сабан ашлыгының да сыйфаты начар түгел. Аның 13 процентын элиталы һәм оригиналь орлык тәшкил итә. Ә 77 проценты беренче һәм өченче репродукцияле. Орлыкчылык инспекциясендә тикшерелеп аларның сыйфатына уңай бәя бирелде.


    Хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә минераль ашлама тупламыйча югары уңыш алу мөмкин булмаганын бүген һәркем яхшы белә. Шуңа бик күпләр үзләре эшләп алган акча хисабына шактый күләмдә ашлама кайтардылар. Быел республика Министрлар Кабинеты карары нигезендә дә хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтелде. Бирелгән субсидия тулысынча диярлек ашлама һәм ягулык-майлау материаллары алуга тотылды.


    Югары уңыш алу өчен техниканың ышанычлы булуы зарур. Узган ел район хуҗалыклары 28 миллион 785 мең сумлык төрле маркалы 22 трактор кайтардылар. 11 йөк машинасы һәм ашлык суктыру комбайннары алынды. Безгә язгы кыр эшләрен уңышлы төстә башкарып чыгу өчен 1430 тонна ягулык-майлау материаллары кирәк.


    2011 елда республикада авыл халкының активлыгын күтәрү программасы старт алган иде. Шуның нигезендә районда бүген 23 гаилә фермасы уңышлы эшли. Аның 20 се югары технологияле. Быел тагын 13 гаилә фермалары төзелә. Аграр проект эшли башлагач шәхси ярдәмче хуҗалыкларга арзанлы кредитлар бирү дә нык активлашты. Узган ел район халкына 185,1 миллион сумлык 741 кредит бирелде. Бу эш бүген дә уңышлы бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: