Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Эш беләктә түгел – теләктә

    Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс ди халкыбызның зирәк мәкале. Кече Укмас авылыннан Гөлшат апа Шәрәфетдинова талкыш-кәләвә әзерләү һөнәрен үзләштергән.

    Талкыш-кәләвә татарның милли сый-нигъмәте саналса да, бу ризык турында ишетүчеләр дә, авыз итеп караучылар да сирәк. Тарихка күз салсак, әби-бабаларыбызның сөйләве буенча, инкыйлабка кадәр талкыш, кышын чаналарга төяп, Балтыйк буе илләренә озатыла. Ул вакытта көнчыгышның баллы сые көнбатышка тансыйк була. Ни кызганыч, революциядән соң бу һөнәр тукталып тора. Бары узган гасырның 80 елларында гына аны әзерләү серләре киң җәмәгатьчелеккә ирешә. Бу вакыйга танылган аш-су остасы, авылдан-авылга йөреп татар халык ашлары рецептын җыеп, аны китап итеп бастырган Юныс Әхмәтҗанов исеме белән бәйле. Ә бүген гади кулланучы аны эре сәүдә үзәкләреннән генә таба ала. Талкыш - бал, шикәр комыннан ясалганга, саклау шартларына бик тә таләпчән. Эрү сәбәпле суыткычта саклау мөһим. Шуңа җәен киштәләрдән юкка чыгып тора. Талкыш-кәләвәнең аналоглары Азия илләрендә, Төркиядә бар.

    - Гөлшат апа, талкыш-кәләвә белән таныш идегезме, идея ничек туды?

    - Моннан 6-7 ел элек чәй эчәргә дип, эшкә коллегам алып килгән иде. Авыз иткәннән соң, кызыксынып, кабын карадым, "Кулдан эшләнгән" дип язылган иде. Шунда күңелемә салып куйдым, әмма төпченеп сорашмадым, эзләнмәдем.

    Сиңа насыйбы тешеңне сындырып керер дигәндәй, бу һөнәр аны үзе эзләп таба. Биектау районы Айбаш авылы килене ул. Кайнанасы Гөлзия апа да, кайнатасы Шамил абый да бу һөнәрне беләләр булып чыга. Өйрәнү тарихлары да мавыктыргыч: умарта тоткан гаилә, балны кая урнаштырырга белмичә йөргән бер көнне талкыш рецептына тап була. Шулай эшләр җай гына башланып китә.

    - Әле килен булып төшеп, кайнана, кайнатамның бу сыйны әзерли белүләрен белгәч тә - сорашмадым. Сер бирәсе килми бит! Былтыр ноябрьдә социаль челтәрдә утырганда кулдан әзерләнгән талкыш фотоларын күрдем. Бу юлы чын-чынлап кызыксына башладым, рецептын эзләп таптым, әзерләү буенча видеолар карадым. Күңелне "корт" кимерде инде. Авылга кайткач, әни белән ясап карамакчы иттек. Беренче көнне 3 тапкыр тырыштык - чыкмады. Калган көннәрне охшаш әйбер чыга башлады. Һәр адымны махсус дәфтәр башлап, язып бара башладым. 20 тапкыр ясаганның өчесе чын-чынлап чыккандыр инде.

    - Сере нидә икән?

    - Бик кызык, азартлы процесс ул. Күп нәрсә карамельдән тора. Ә ул чаманы, төгәллекне ярата. Эшли башлаганчы әлбә ясала - он һәм сыер мае кайнатмасы. Ул сыебызга тәм бирәчәк. Аннан карамель кайнатыла.

    - 1 порцияне эшләү өчен күпме вакыт кирәк?

    - Тулы рецепт буенча ясасак, бер ясаганда 100 талкыш-кәләвә чыга. Бу аңа нинди форма бирүгә дә карый. Бар процесс 1 сәгать вакытны ала. Әмма карамель әзер булуга барысын да зур җитезлек белән 10 минутта эшләп чыгарга кирәк - катып китмәсен.

    Талкыш-кәләвә ясау җитезлек белән бергә зур сабырлык, үҗәтлек сорый. Ярдәмгә яныңда булышчың булу да мөһим. Кайнар карамельны әвәләү, сузу, тарту зур көч сорый.

    - Бу сый нәрсәсе белән файдалы соң?

    - Монда бернинди дә кушылмалар юк. Бар да табигый - балы да, мае да. Чәй табыны өчен менә дигән сый инде ул.

    - Бүген бу продуктка ихтыяҗ бармы?

    - Авылдан килеп йөргәндә сораштырган бар иде: "Беләсезме ни икәнен? Авыз иткәнегез бармы?" - дип. Күбесе - белми. Шулай кызыгып китеп район үзәгенә барып сатып карамакчы булдым. Башта урамда тордым ачып кабып карагыз дип. Кайберәүләр кызыгып китә, кайберәүләр сәерсенеп карап уза. Махсус санап бардым - бары 4 кеше белде. Икенче тапкырында каптан телефоннарны табып алып шалтыратучылар да булды. Аяклар да ашата башлады, төрле оешмаларга кереп, тәкъдим итеп тә йөрдем. Белүче, авыз итеп караган кеше ала инде. Әмма әле башладым гына бит...

    Җитештергән товарыңны халыкка тәкъдим итә белергә дә кирәк бит. Монда да сынатмый ул. Тутырып сату өчен капларны үз куллары белән эшли. Завод-фабриканыкыннан бер дә ким түгел, үзенчәлеклерәк тә әле.

    - Эскизларны тормыш иптәшем Фәнил калдырып китте. Башта заказ бирмәкче идек, әмма кулдан эшләү яхшырак дигән нәтиҗәгә килдек.

    - Һөнәр үз-үзен аклыймы?

    - Әлегә аклый димәс идем. Әмма киләчәктә планнар бар әле, - дип серле елмайды ул. Болай зурга китер дип тә уйламаган идем - кызыксынудан гына башланган эш бит.

    - Сораучылар күбрәк ни өчен ала?

    - Күчтәнәчкә, ашларга, никах мәҗлесләренә, дип сораучылар бар. Баллы яратучылар да күп бит. Дин кардәшләребезне хәләл продукт булуы кызыксындыра.

    Үсәргә мөмкинлекләре зурдан: социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырганнар. Конкурентлар да юк диярлек. Татарстанда бу эш белән зурдан кубып шөгыльләнүче - Нияз Сәйфуллин. Татарстаннан читтә ул Самарада, Уфада ясала.

    Һәр эш теләккә барып тоташа.Эш беләктә түгел - теләктә, теләк булса - беләк чыдар диләр бит. Бу мәкаль Гөлшат апага нәкъ тә туры килә.

    Раил Садретдинов,

    КФУның татар журналистикасы бүлеге студенты

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: