Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Чишмәләр җыры тынмасын иде...

    Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән," -дигән сөекле шагыйребез Габдулла Тукай.

    Әйе, туган авылларыбыз яме, бизәге-чишмәләр. Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып агучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән? Безнең балачагыбыз, әйтерсең лә, чишмәләрдән башлана, яшел чирәмле чишмә юлы тормышка юл күрсәтә. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Чишмәләр янында кешеләр сафланып, чистарып киткәндәй була. Җиребезнең кабатланмас бу бизәкләре җырыбыздан да, телебездән дә төшми. "Бер тауда ун чишмә", "Фазыл чишмәсе", "Ага чишмә", "Салкын чишмә", "Җидегән чишмә", "Балачак чишмәсе" җырларын кешеләр рәхәтләнеп тыңлый, борын эченнән көйләп йөри.
    Юлсубино (Балтач) авылында да җырларда җырланырлык чишмәләр байтак. Сафа (халык Сапа дип йөртә), Закир бабай, Хөсәен, Чумар чишмәләре. Элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган, чишмәгә аның исемен биргән, мәңгеләштергән. Авылыбызның әлеге тәмле сулы чишмәләре нәкъ менә чишмә тапкан, чистарткан кеше исемнәре, кушаматлары белән аталган. Күгәрчен чишмәсе Күгәрчен авылына бара торган якка урнашкан өчен шулай аталган булса, Алатай чишмәсенең исем тарихы бераз үзгәрәк. Имеш, чишмә янында элек бик матур болын булган, анда ат көтүе көткәннәр, атларны шушы чишмәдән эчергәннәр. Шул суда ала тай батып үлгән дә, шуннан ул "Алатай чишмәсе" дип йөртелә башлаган. Әйткәнемчә, һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы...
    Кайчандыр безнең Томский урамы халкы да иртәдән кояш баеганчыга кадәр "Закир бабай" чишмәсенең сукмагын таптый иде. Иң беренчеләрдән булып күрше Гандәлиф апай утыз кадаклы чиләкләрен көянтә башына элә, чөнки алар мал-туар эчерер өчен дә суны чишмәдән ташый. Соңрак Мөхәрләм абый-Мөсфирә апаларның балалары чишмәгә савыт-саба юарга төшеп китә. Ун балалы гаиләнең савыт-сабасы шактый күп булса да, чишмә суында тиз, чиста юыла. Көне буе урамыбыз кызлары, Шәмсеруй, Рауза, Маһинур апайлар су ташыйлар, кер чайкыйлар, сөйләшәләр, серләшәләр.
    Елга бер тапкыр (гадәттә, яз көне) әти мәрхүм күрше-тирә белән сөйләшеп ала да, "Закир бабай" чишмәсен чистартуны оештыра. Бала-чага чүп-чар җыя, олылар баскычларны, рәшәткәләрне яңарта, кемдер кер чайкарга ялтырап торган яңа таз (ләгән) элеп куя. Эш ахырында уч тутырып су алалар да, рәхәтләнеп сусауларын басалар. Эх, ул суның тәмнәре! Ел әйләнәсе чишмәнең чисталыгын Минсара апай күз уңында тота. Вакыт-вакыт кызы Эльмира апай белән аны чүп-чардан арындыра. Без дә, кер чайкарга төшкән саен, басмаларны юып чыгарабыз, чистартабыз. Матур, күңелле вакытлар булган ул...
    Соңгы вакытларда чишмәләргә игътибар кимеде дисәк тә ялгыш булмас. Кешеләрдә чишмә кайгысы түгел, ә күбрәк мал, хуҗалык кайгысы. Иң мөһиме-үз хуҗалыгыбыз тәртиптә булсын. "Салкын су краннан агып тора, кер машинасы тырыша-тырыша кер юа, чайкый, киптерә. Тагын ни кирәк?! Минем чишмәгә йөргәнем дә юк. Чишмәләрне авыл Советы карасын" дип уйлыйбыз. Ә авыл Советы үз чиратында "Чишмәдән башка да проблемалар җитәрлек әле монда!" дип "мөһимрәк" эшләр белән шөгыльләнә. Чишмәләр югала, күмелә...
    Мин алда тасфирлаган иң матур, иң тәмле сулы "Закир бабай" чишмәсе дә бүгенге көндә ташландык хәлдә. Чишмә кайчандыр яшел төскә буялган рәшәткәләрен, ялтырап торган агач баскычларын, чүмеч-ләгәннәрен, такыр сукмакларын, кыз-киленнәрен сагынып, акрын гына ага. Әйтерсең, соңгы көннәрен яши. Әле шуның өстенә, балык үрчетүче "бизнесмен" (исем-фамилиясен язмасам да, кем икәнен танырлар) килеп, "Закир бабай" чишмәсен мәсхәрәләп китә: чишмә янында балык үрчетү өчен ярым җимерек йорт күчереп салдыра, зур чокыр казыта, тирә-юньне сазлыкка батыра.
    Кайбер төбәкләрдә эшкуарларның күз явын алырлык чишмәләр төзекләндерүен, авыл Советы, мәктәп җитәкчелеге белән берлектә, әлеге чишмәләрне чистартуны, агачлар утыртуны, чишмә бәйрәмнәре оештыруын күреп сокланам һәм горурланам. Кызганыч, туган төбәгемдә элеге рухи байлыгыбыз-чишмәләргә булган мөнәсәбәт ул кадәр яхшы дәрәҗәдә түгел. Үлеп баручы "Закир бабай" чишмәсен күреп күңел әрни. Күңел кайчандыр әти, күршеләр белән гөр килеп, чишмә төзекләндереп, чистартып йөргән вакытларны сагына. Юлсубино авыл Советы, мәктәп укучылары, Томский урамының бүгенге яшьләре саф сулы "Закир бабай" чишмәсенә, башка чишмәләргә игътибарларын юнәлтерләр, чистартырлар, төзекләндерерләр дип өметләнәм әле мин.
    Җир әнкәбезнең зәңгәр күзләре-чишмәләребезнең җыры тынмасын, туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар иде!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: