Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Чишмә дә,күңелләр дә сафланды

    Узган ел газетабызның сентябрь ае санында "Чишмәләр җыры тынмасын..." дип исемләнгән язмам басылып чыккан иде. Хәтерләсәгез, әлеге язмада Юлсубино (Балтач) авылындагы иң тәмле сулы Закир бабай чишмәсенең ташландык, аяныч хәлдә булуын тасвирлаган идем. Шул чишмәгә җан өрү максатыннан, авылдашлар белән 1 майда чишмә янында җыйналдык. Билгеле, бу эшкә әзерлек бер...

    Узган ел газетабызның сентябрь ае санында "Чишмәләр җыры тынмасын..." дип исемләнгән язмам басылып чыккан иде. Хәтерләсәгез, әлеге язмада Юлсубино (Балтач) авылындагы иң тәмле сулы Закир бабай чишмәсенең ташландык, аяныч хәлдә булуын тасвирлаган идем.

    Шул чишмәгә җан өрү максатыннан, авылдашлар белән 1 майда чишмә янында җыйналдык. Билгеле, бу эшкә әзерлек бер ай алдан башланды. Интернеттагы авылыбыз төркемендә игълан-хәбәрне "элеп" куюга ук, берәү шалтыратып: "Нәзирә, мин дә бик теләп катнашам, синең телефоныңа акча күчердем инде" дигән күңелле хәбәр җиткерде. Гадәттә, мин мондый изге күңелле кешеләрне башкаларга үрнәк итеп куеп, исемнәрен халыкка танытам. "Исемемне әйтәсе дә, язасы да түгел, яшереп биргән садаканың әҗер-савабы күбрәк була" дип кырт кисте ул. Әлеге шәһәр егетенең аягы җиңел булды, күрәмсең, чишмә янына килгән һәр кеше: "Күрше, монысы миннән" дип, чишмә төзелешенә үз өлешен кертте. Ул көнне чишмә яны зур бер кырмыска оясын хәтерләтә иде. Берәү трактор белән агач төпләрен тарттырды, берәү аны утынга кисеп торды, калганнары йөгерә-йөгерә агач ботакларын учакка таба тартып китте. Кемдер чишмә юлын чистартты, кемдер кибеткә материаллар алырга юл тотты...Ул арада казанда тәмле пылау пеште, самавырда чәй кайнады. Җыйнаулашып тәмле пылау ашадылар, чәй эчтеләр, Закир бабай чишмәсе, Шарлы елгасы белән бәйле балачак хатирәләрен яңарттылар. Чәй эчүчеләр янына бала-чага җыйналды. Алар-бер "зур эш"не тәмамлап, чишмә төзәтергә килгән эшем кешеләре. "Зур эш" дигәнем-йорттан-йортка кереп йомырка (авылча итеп әйтсәк, күкәй) җыю. Зур булмыйни! Иртәнге алтыдан торып, бөтен авылны әйләнеп чыгып кара әле син! Түбән очка төшеп җиткәндә зур, матур пакетың тула, тулу гына түгел, җирдән сөйрәлеп бара башлый. Ул пакетны кулдан-кулга күчереп тә, утырып ял итеп тә карыйсың, букча гына җиңеләйми. Әле аның өстенә һәр кеше исемеңне, яшеңне, кем баласы булуыңны сорый...

    Менә шундый "зур эш"ләр башкарып кайтканнан соң да, өлкәннәр белән беррәттән йөгерә-йөгерә агач ботаклары ташыды, чүп-чар җыеп мәш килде бала-чага халкы. Нәкъ менә кайчандыр без мәш килгән кебек... Әйе, нәкъ утыз ел элек, нәкъ шушы чишмә янында безнең әти-әниләребез чишмә төзәтә, чистарта, ә без, бала-чагалар, аларга булышып, аяк арасында чуалып йөри идек. Әткәйләр инде мәрхүм, аларны без алыштырганбыз, Закир бабай чишмәсе генә "мин барысын да хәтерлим" дигәндәй ага да, ага... Әйе, еллар уза, буыннар алышына, чишмә төзекләндерү, зират чистарту кебек мөһим, матур гадәтләр буыннан-буынга күчә. Бездән соң килгән буын да, һичшиксез, туган якның җырчы чишмәләренә, урман-болыннарына игътибарын киметмәс, аларны күз карасыдый саклап, үзләреннән соңгы буынга да тапшырыр дип уйлыйм мин.

    Билгеле, мондый чараларда катнашып, мондый матур күренешләрне күреп, күңел нечкәрә, сафлана, бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкатьләре онытыла, эреп юкка чыга. Әйтерсең, шау-шулы шәһәр, җитди киңәшмәләр, өстәл тулы кәгазь-документлар синең тормышыңда бөтенләй юк, булмаган, син шушы яшел чирәмле болын, челтереп аккан чишмә янында гына гомер иткәнсең, яшәгәнсең...

    Язмам ахырында шуны әйтәсем килә. Нинди генә бөеклекләргә күтәрелсәң дә, нинди генә мөһим эшләр белән шөгыльләнсәң дә, туган нигез, туган як синең өчен изге җир булып калырга тиеш. Шул изге җиргә ешрак аяк баскан кеше генә Кеше булып кала, чистарына, сафлана...

    Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина.)

    Казан шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: