Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бәхетле язмыш

    Туган йорт, туган авыл... Һәркемгә кадерле һәм газиз. Ул шунда тәүге адымнарын ясый, балачак, үсмерлек елларын үткәрә. Күңелдәге хатирәләрне яңартып, табигать хозурлыгына соклана-соклана, әнием яшәгән йортка юнәләм. Тормышның бар мәгънәсен, шатлык-куанычын хезмәтендә тапкан кешеләрнең берсе ул-Рәхилә Диярова. 1922 елның 8 апрелендә Балык бистәсе районы (элеккеге Кызыл Йолдыз) Күгәрчен авылында дөньяга...

    Һәр кеше үз язмышы белән туа, диләр. Әниемә Ходай тарафыннан мөгаллимлек язмышы юралгандыр, мөгаен. Шушы теләк-максатын тормышка ашыру өчен, ул Чистай педагогия училищесын тәмамлый.
    Бер акыл иясе болай дигән: берничә айдан уңыш алыйм дисәң-иген чәч, 10 елдан җимеш алыйм дисәң-агач утырт, гомерем буе рәхәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң-балалар укыт. Уку йортын "яхшы", "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлагач, аның тырыш, белемгә омтылучан икәнен күреп башлангыч мәктәп укытучысы итеп билгелиләр. Әнием хезмәт юлын 1941 елны Зәңгәр Күл башлангыч мәктәбендә башлый. Мәгариф системасында 40 ел буе халкыбыз традицияләренә нигезләнеп, укучыларында күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә ирешә. "Хезмәт төбе-хөрмәт",-ди халык. Әниемнең педагогик эшчәнлеге югары бәяләнә. Ул-хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.
    Кемнәрдер тормышта рәхәтлек эзләп яшәргә омтыла, икенче берәүләр яшәүнең зуррак мәгънәсен эзли һәм таба да. Авыл җирендә яшәп, халкының киләчәге, бүгенгесен кайгыртып яшәгән изге һөнәр ияләре-укытучылар дип саныйм мин.
    Укытучы булу өстенә әнием безгә-4 балага гомер биргән, тормышта зыялы шәхес итеп үстерә алган Ана да. Шәхси тормышында да бәхетле кеше ул. Әтием белән безне тәрбияләп, һәрберебезгә югары һәм махсус белем алырга булышып, олы тормыш юлына чыгарганнар. Өстәвенә, үлгән сеңелләренең 4 баласын да кеше иткәннәр.
    Әнә шулай һәркемнең үз язмышы, холкы, әхлагы... Әмма тормышның үз кануннары бар шул... Бар дөньяны тетрәткән сугыш афәте беркемне дә аямый. Меңләгән яшь егетләр, тормышны алып барырдай ир-атларны,хатын-кызларны шушы упкын үзенә чолгап ала.
    Әнием-сугыш чорында җиңүне якынайту өчен тылда күп көч куя. 1941-1944 елларда Зәңгәр Күл мәктәбендә эшли. Ул анда мәктәп директоры, бер үк вакытта комсомол оешмасы секретаре, коллектив җитәкчесе; 1944 - 1946 елларда Юлсубино башлангыч мәктәбендә мөдир хезмәтен үти. Алар Зәңгәр Күл авылында халык ярдәме белән фронтка алтмыш җиде посылка (сугыш кирәк-яраклары) салалар. Шулай ук, Юлсубинода эшләгәндә, авыл Советы рәисе Мөхәммәтшина Сабира апа һәм колхозчы хатын-кызлар белән бергә солдатларга ике йөз унҗиде пар оекбаш, күчтәнәчләр җибәргәннәр. Шуның өстенә, амбарга колхоз эшләренә йөргәннәр.
    Ә авылыбызда исә әниемне оста тәрбияче, намуслы, гадел, чын кеше, иренә турылыклы хатын буларак хөрмәт итәләр. Киң күңелле, олы җанлы, фидакарь шәфкать иясе ул безнең!
    Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын, диләр. Чыннан да,нинди дә булса биеклекләргә ирешкән, абруй казанган ир-атның янәшәсендә аны барыннан да артык күреп яшәүче, аның уңышларына сөенеп, авырлыклар килгәндә юатучы хатын-кыз - гомер юлдашының роле зур була. Беренче группа Бөек Ватан сугышы инвалиды, 23 яшеннән аяксыз калган, бала вакыттан ук тормышның ачысын-төчесен татыган әтиемне-Вахит Минехан улын сабый баладай тәрбияли. Алар авылыбызның мөхтәрәм кешеләре булып, кайгы-шатлыкларны уртак итеп, балалар-оныклар бәхетенә куанып, илле ике ел бергә гомер кичерделәр.
    ...Туган як кешене гомер буе чакырып, күңелне ымсындырып, сагындырып яши. Олыгая барган саен туган җирнең, нигезнең кадере тагын да арта икән. 57 ел Ямашта яшәсә дә, туган авылы Күгәрченне бер генә минутка да исеннән чыгарганы юк. Ваемсыз балачак, ялкынлы яшьлек еллары, ата-ана нигезе, алар кылган изге догалар, ниһаять, аларның кабер ташлары... Барысы да туган авыл белән бәйли һәм бөтен йөрәкне үзенә баглап тора.
    Адәм баласы тормышта никадәр авырлыклар күрсә, яшәү ямен, тормыш тәмен дә шулкадәр яхшы аңлый. Зур югалтулар (улы Васыйл, кызы Мәдинә яшьли бакый дөньяга күчәләр), үкенечләр аны язмыш сынаулары белән көрәшергә өйрәтә, якты киләчәккә өмет уята. Шөкер, бүгенге көндә кадерле әниебез исән-сау. Чәчләренә көмеш төсләр өстәлсә дә, 91 яшьлек изге зат һаман да күтәренке күңелле, файдалы киңәшләрен биреп, шатлык-куаныч, борчу-мәшәкатьләрне уртаклашып яши. Эш-гамәлләре белән дә нәселебездә иң яхшы сыйфатларны үзенә туплаган сабыр, тыйнак, күркәм шәхес. Ул сызган туры юл-киләчәк буынга маяк.
    Рәхмәт сиңа, кадерле әнием! Сиңа багышлап яңа җырлар җырлыйсы килә, син күңелгә нур өстәп яшисең!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: