Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Бәхетем–балаларым»

    Көзге җил берөзлексез тәрәзә артында уйнаклады: бакчадагы алтынсу яфракларны бөтереп алып җиргә төшерде, я күккә чөйде. Үзе әллә кодрәтеннән көлде, әллә ыңгырашты. Тәрәзәдән аның шуклыгын күзәткән Наилә апа балалары хакында уйлады. "Мондый көнне кайтып йөрмәсәләр дә ярар иде, көне көн түгел..." Тик олы кызы Нуриянең тәмле камыр исләре чыгарып мич...


    Көзге җил берөзлексез тәрәзә артында уйнаклады: бакчадагы алтынсу яфракларны бөтереп алып җиргә төшерде, я күккә чөйде. Үзе әллә кодрәтеннән көлде, әллә ыңгырашты. Тәрәзәдән аның шуклыгын күзәткән Наилә апа балалары хакында уйлады. "Мондый көнне кайтып йөрмәсәләр дә ярар иде, көне көн түгел..." Тик олы кызы Нуриянең тәмле камыр исләре чыгарып мич янында кайнашканын күргәч тагын күңеле тынычланды: "Ярар, бергәләп чәй эчәрбез лә..."
    Ана күңеле-балада, диюләре хак сүз шул. Көн тудымы җан түрендәге татлы уйлар булып алар калка. Югыйсә, һәркайсының да үз гаиләсе, үз тормышы. Беркайчан да әти-әниләренә борчу, мәшәкать тудырмадылар. Балачактан ук малайлары әтиләре янында кайнашса, кызлары исә әниләре яныннан китмәделәр.
    ...Күгәрчен авылында "Фатыйхныкылар" дигән дан әлеге гаиләнең тырышлыклары, булганлыклары турында сөйли. Фатыйх ага Гаязовны тирә-юнь авылларда да белмәүчеләр бармы икән? Юктыр. Гомер буе колхозда шофер булып эшләгән, кулы белән тимердән "алтын" койган останы хәзер дә авылдашлары юксыналар, сагыналар. Сугышны кичкән, колхозны тернәкләндерүдә бар көчен куйган фронтовикның сүзе үткен, гадел иде шул. Балалары да шул тәрбиядә үстеләр. Гаиләдә ата сүзенең көче үтемле булды. Монысы инде янәшәдә гомер юлын бергә кичкән Наилә апа тәрбиясе.
    -Алты бала үстердек. Барысы да исән-саулар, Аллага шөкер. Олыны олыласалар, кечкенәләргә ихтирамлы булдылар.
    60 ел пар канатта яшәп, тормыш арбасын ире белән тигез тарткан Наилә апаның сабырлыгы елмаю булып йөзенә күчкән. Аңа карыйм да, ирексездән, яшь чагында нинди булды икән ул дигән сокланулы уйларны күңелемнән йөгертәм.
    Сораулы карашымны тойгандай, ирен читләренә янә сөйкемлелек куна.
    -Гомер дигәнең агым сулардай уза икән шул. Биектаудан Күгәрчен авылына килен булып төшкәнемә дә инде 65 ел була. Матур яшәдек, ах дип үкенгән чакларым да булмады.
    Әйе, бер-береңә тугрылык саклап, сабыр итешеп, 50-60 ел пар канатта яшәгәннәрне бәхетлеләр дибез. Яратам, сөям сүзләрен кычкырып әйтмәсәләр дә саф хисләрен картлыкларына кадәр саклый белгән алар. Никах, ир хакы алар өчен язылмаган закон, рухи бөеклек булып торган. Бер-береңне аңлап, юл куеп яшәгәндә авырлыклар да җиңелә, тормышның якты яклары да күзгә күбрәк күренә шул. Фатыйх аганың вафатына 4 ел узса да Наилә апа әле дә аны янәшәсендә тоя.
    -Кечкенә генә нәрсәне дә бергәләп, киңәшләшеп эшләдек. Хәзер дә берәр мәшәкать туса, син ни әйтер идең икән дип куям.
    Керфекләргә эленгән күз яшьләре сагыну булып еллар сызган буразнага төшә.
    -Йомшак күңелле дә инде син, әни. Югыйсә, барыбыз да янәшәңдә бит,-ди Нурия апа яратулы караш белән.
    Янәшәдә диюендә әнисенә карата олы ихтирам ята Нурия апаның. Шул ук вакытта бу янәшәлекнең хикмәтле, тирән мәгънәсе дә бар. 6 баланың һәркайсына урта мәктәптән соң югары белем алу мөмкинлеге биргән Гаязовлар. Һәм бу нәсел шәҗәрәсенең данын, зыялылыгын арттырган. Дәвамчылар булып туган оныклар да белемгә, биеклеккә үрләгәннәр. Җанны сөендергәне тагын шул, балаларының барысы да районыбызда төпләнеп калганнар. Туган җиргә мәхәббәт, ата-анага булган хөрмәт читкә этәрмәгән аларны. Һәркайсы тормышта үзенең игелекле сукмагын салган. Шамил, Камил авыл хуҗалыгын үз итеп, шуның буенча җитәкче урыннарда эшләсәләр, Нурия исәп-хисап эшенә тартылган. Рамил белән Фирая медицинаны сайласалар, Рузия исә укытучы буларак хезмәт юлын башлаган. Барысы да мәртәбәгә, уңышка ирешкәннәр. Оныклары да районыбызда эшлиләр: Энҗе-район үзәк хастаханәсендә табибә, ә Гүзәл Балык бистәсе гимназиясендә инглиз фәненнән укучыларга дәресләр бирә.
    -Ничек шулай барысына да җитештегез, акыллы, итәгатьле тәрбия бирә алдыгыз икән Наилә апа?-димен.
    -Кечкенәдән эш сөеп үстеләр, тырыш булдылар,-дип җаваплый ул һәм тыйнак кына өстәп куя: -Ата-ананың бар куанычы аларны бәхетле итеп күрүдә шул.
    ...Биш вакыт намазын калдырмый, күңеле белән изге нияттә, хәер-догада булган Наилә апаның йөрәгеннән чыккан теләкләрен Ходай кабул иткәндер. Көзге җил тынды. Болытларны аралап чыккан кояш исә туган йорт юлына үз нурын, яктылыгын сипте.
    Рәсемдә: Күгәрчен авылыннан Наилә апа Гаязова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: