Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • БӘХЕТ СЕРЕ НӘРСӘДӘ?

    Өлкәннәр көне бәйрәменә әзерлек барышында без (Бәтке мәктәбе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре) авылыбыз тормышында үзвакытында зур хезмәт куйган ветераннарыбызны барладык. Арада авылда гына түгел, район биләмәсендә күпләргә билгеле булганнары да шактый. Шулар арасыннан 50 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичерүче парларны сайлап алып һәркайсына да шундый сокландыргыч тормыш юлы...

    Өлкәннәр көне бәйрәменә әзерлек барышында без (Бәтке мәктәбе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре) авылыбыз тормышында үзвакытында зур хезмәт куйган ветераннарыбызны барладык. Арада авылда гына түгел, район биләмәсендә күпләргә билгеле булганнары да шактый. Шулар арасыннан 50 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичерүче парларны сайлап алып һәркайсына да шундый сокландыргыч тормыш юлы үтүегезнең, гаиләгезнең таза, нык саклануының сере нәрсәдә дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
    Чекушковлар сугыштан соңгы иң авыр 1946 елда кавышып гаилә корып җибәрәләр. Бөек Ватан сугышыннан кайткан 23 яшьлек Степан ул чорларда бик оста гармунчы була. Күп кызларның күзе төшә үзенә. Әмма егет арадан үз күңеленә ошаган Еленаны сайлый. Алар 66 ел инде бергә гомер кичерәләр. Биргән соравыбызга бер авыздан диярлек алар: бер-береңә юл бирүдә һәм кирәк вакытта гафу итә белүдә тормышыбызның тотрыклыгы. Бер-беребезне хөрмәтләмәсәк, икәү болай озак яши дә алмас идек,-диделәр. Степан Иванович белән Елена Сергеевна 12 кеше яшәгән йортта үз тормышларын башлап җибәрәләр. Икесе дә гомерләре буена колхозда эшләгәннәр. Әнә шулай ишле гаиләдә, авыр тормышта үткән һәр көннән зур чыныгу алып, ныгып киләчәккә өметләр баглап яшиләр алар. Үз көчләре белән йорт җиткезеп башка чыгалар. Дүрт бала тәрбияләп аларга үз тормышларын башлап җибәрергә булышалар.
    Моисеевларның тату, дус, бердәм гаилә булып оешуына тиздән 55 ел тула. Алар икесе дә күрше Дикое Поле авылында туып үскән.
    Анастасия Алексеевна озак еллар фермада эшләгән, ә Илья Назарович алдынгы механизатор буларак макталган, хөрмәт яулаган. Алар да 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 9 оныклары бар.
    Гуськовлар хуҗалыгыбызның иң мактаулы кешеләре. Үзвакытында колхозда икесе дә алдынгылыкны бирмәгән. Алар 52 ел инде матур, тигез тормыш кичерәләр. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Геннадий Порфирьевич дәүләт бүләкләренә ия булган.
    Үзвакытында районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы механизатор буларак макталган. Тормыш иптәше Зоя Ефимовна да күп еллар дәвамында фермада эшләгән. Һәркөнне иртәнге сәгать өчтә торып маллар янына фермага ашыккан ул. Берүк вакытта шәхси хуҗалыкларында терлекләр асраганнар. Ике малай тәрбияләп үстергәннәр. Биргән соравыбызга Зоя Ефимовна: Бернинди сере дә юк, без ничек кенә булса да барысына да өлгерергә икән дип баш ваттык. Башкалардан ким эшләмичә балаларга яхшы тәрбия бирү турында уйладык,-дип җавап бирде. Бер карашка гади сүзләр, ә нинди тирән мәгънә ята аларда. Гаилә тормышы ул һәркөнне куелган тыңгысыз хезмәт, тырышлык һәм һәркайсының сабырлыгы белән генә нык, таза, бәхетле була ала шул.
    Кирпичниковлар да авыл җирендә күпләрне сокландырырлык итеп гомер кичереп үзләренең алтын туйларына килеп җиткәннәр. Кечкенәдән икесе дә колхозда эшләгән. Александр Иванович механизатор булган, ә Любовь Сергеевна терлекчелектә хезмәт куйган. Үз эшен яратып, төгәл, пөхтә башкарганы өчен аны авыл Советына секретарь итеп күчергәннәр. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр.
    Кирпичниковлар һәм югарыда телгә алынган гаиләләрне һичшиксез "алтын йөрәкле"ләр дияргә мөмкин. Кылган гамәлләре, үткән матур гомер юллары-шуның ачык мисалы!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: