Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Белемлегә һәркем баш ия

    Менә 29 ел инде ул якты йөзе, җылы сүзе белән "Хуш киләсең, балам, рәхим ит!",-дип мәктәп бусагасына тәүге мәртәбә аяк баскан нарасыйларны каршы ала.

    Укытучы Наилә апалары Нургалимова әнә шулай сабыйларны тылсым дөньясына алып кереп китә. Гаиләдә төрле тәрбия алган, уйлары әллә кайларда булган балаларның эчке дөньясына ачкыч таба белә ул. Чөнки үз эшенә чын күңелдән бирелгән, аны яратып башкара торган хезмәте-укытучы һөнәрен сайлавы да үзе өчен көтелмәгәнрәк килеп чыга.


    -Саба районы (хәзерге Теләче) Сауш авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач күрше авылдагы урта мәктәпкә барырга булдым. Ике иптәш кызым мине Арча педагогия училищесына барырга кыстый башладылар. Укытучы булам дигән уй башыма да килгәне юк иде. Әти-әниләр белән киңәшләшкәч, тәвәккәлләп имтиханнарны биреп карарга булдым. Әнә шулай 1980 нче елда педагогия училищесына кердем. Аны тәмамлагач Балык бистәсе районына билгеләделәр. Ул еллардагы мәгариф бүлеге мөдире Ширияздан абый Гарипов миңа берничә мәктәпне тәкъдим итте. Әмма, сеңлем , синең өчен иң уңайлысы, мөгаен, Балыклы Чүкәй мәктәбе булыр. Әти-әниең янына кайтып йөрергә дә якын дип шул мәктәпкә юллама бирде. Мин аңа хәзер дә рәхмәтле. Чөнки үзе теләгән кире як авылга җибәрсә дә, мин карыша алмаган булыр идем. Барыбер районның бер авылы да таныш түгел бит. Ширияздан абый безнең турыда әнә шулай аталарча кайгыртучанлык күрсәткән. Балыклы Чүкәй мәктәбе коллективында мине бик җылы каршыладылар.Ул еллардагы мәктәп директоры Илдус Фатыйхов, Асия апа Нуруллина, Бибисара апа Сафиуллина, Равия апа Фатыйхова, Светлана апа Мостафина, Әлфинур апаларның ягымлы мөнәсәбәтләре, киңәшләре эшләп китәргә миңа зур этәргеч булды. Бигрәк тә Асия апа Нуруллина тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучысы буларак, зур ярдәм күрсәтте. План төзергә кирәк булганда, четрекле хәлләр килеп чыкканда гел аңа мөрәҗәгать итә идем. Менә шулай укытучы булдым. Ә хәзер инде башка һөнәрне күз алдына да китерә алмыйм,-дип тәмамлады ул сүзен.


    Наилә Нургалимова башлангыч сыйныфларда укыту белән бергә читтән торып Казан дәүләт университетында да белем алды. 1994 елда аны уңышлы тәмамлагач, мәктәп дирекциясе югары сыйныфларда укытырга тәкъдим ясый. Ләкин ул нәниләр белән эшләү җан рәхәте, мин аңа инде ияләндем дип, аннан баш тарта. Наилә Шамил кызы бүген Балыклы Чүкәй мәктәбендә генә түгел, район, республика күләмендә билгеле мөгаллимә. Ул мәктәп, куст, район, республика күләмендә еш кына ачык дәресләр үткәрә, мастер-класс күрсәтә. Бай тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша. Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче "Тәрбия" газетасында "Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия" мәкаләсе "Ак яулыклы ак әбием" исемле сыйныфтан тыш чаралар эшкәртмәсе һәм укыту-тәрбия темаларына бай эчтәлекле чыгышлары, һөнәри конкурсларда катнашып җиңүләр яулавы, күп санлы Мактау кәгазьләре, Дипломнар белән бәяләнде. Ул хәреф танырга, язарга өйрәткән укучылары Миләүшә Билалова, Диләрә Шакирова, Гөлия Галиева бүген үзләре үк Казан шәһәрендә балаларга белем бирәләр.


    Наилә Шамил кызы киң кырлы, тирән белемле, эрудицияле укытучы. Нинди генә эшкә алынса да, аны ахырына җиткермичә тукталмый. Әнә, 15 елдан артык ул мәктәптә «оста куллар» түгәрәген дә алып бара. Анда әти-әниләр өчен бүләкләр әзерлиләр, тегәләр, чигәләр, бәйлиләр. Яңа гына балалар кулы белән эшләнгән экспонатлар халыкара күргәзмә ярминкәсендә урын алдылар. Анда Рәсәйдән, Берләшкән Дәүләтләр Берлеге илләреннән, хәтта Һиндстан һәм Көньяк Америкадан да осталар катнашкан. Күргәзмәдә Наилә Нургалимова укучыларыннан Нурия Минһаҗева, Айсинә Сафиуллина, Диләрә Шәрәфиева, Адилә Зарипованың кул эшләре сайлап алынган иде.


    Укытучыларның август киңәшмәләрендә дә аның укучыларына югары бәя бирәләр. Һәр укучыга индивидуаль якын килеп, балаларның сәләтен ачу өстендә нәтиҗәле эшли ул. Район күләмендә үткән җыр-бию, рәсем, сәнгатьле сөйләү буенча аның укучылары һәрчак призлы урыннар яулыйлар. Наилә Шамил кызы әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә яши. Шуңа сыйныфта, мәктәп күләмендә үткән һәр чарада алар актив катнашалар. Әти-әниләр үз чиратларында аңа рәхмәтле. Һәр гаилә диярлек беренче сыйныфка баручы балаларын аңа бирергә тырышалар. Укытучы бүген балаларның компьютерны яхшы белүләренә, әмма күбесенең аннан дөрес файдаланмауларына да нык борчыла ул. Замана техникасының файдасы да, зыяны да күп. Дөрес кулланганда аннан бик күп мәгълүмат, белем алырга мөмкин. Ә өлкәннәр игътибары җитмәсә бала көне-төне компьютер каршында утыра ала. Укытучы фикеренчә бүгенге замана балаларына әби-бабай тәрбиясе җитми. Бик күпләр ярый белән ярамыйны аерып бетермиләр. Укытучы белән үзләрен тигез дәрәҗәдә тоталар. Аңа хәтта үз тиңдәше итеп карыйлар. Иң элек үзләре сөйләргә тиеш дип кабул итәләр, игътибарлылык та житми. Эшли башлаган елларда балаларда укытучыга ихтирам зур иде. Өлкәннәр тәрбиясе сизелде, олыларны тыңлый беләләр, ярдәм итәргә дә әзер иделәр алар,-ди ул.


    Әйе, укытучы һөнәре җиңел түгел. Әмма Наилә Нургалимова аны сайлавына үкенми. Бүген ул авылда гына түгел, район күләмендә абруйлы укытучы. Ул моңа үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы, тату гаиләсе ярдәме, барысын да белергә теләве, белгәннәрен балаларга, әти-әниләргә җиткерә белүе белән иреште. Тикмәгә генә мәгърифәтче шагыйрь Утыз Имәни дә:
    Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
    Баш ияләр һәрвакыт белемлегә,-дип язып калдырмагандыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: