Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Барысы да аның турында..

    Аны барыбыз да ни өчендер дәү абый дип атап йөртәбез. Бу олылау безнең күңелләребезгә кече яшьтән уелып, үзебез белән бергә үсеп, олуг хөрмәткә әверелә. Көзнең шушы көннәрендә дәү абыемның гомер бәйрәме. Сез бит әле дәү абыемның кем икәнен дә белмисез. Аның исеме күпләргә билгеле: ул - Хәлим Зарипов. Күңел яктысы,...

    Аны барыбыз да ни өчендер дәү абый дип атап йөртәбез. Бу олылау безнең күңелләребезгә кече яшьтән уелып, үзебез белән бергә үсеп, олуг хөрмәткә әверелә. Көзнең шушы көннәрендә дәү абыемның гомер бәйрәме.
    Сез бит әле дәү абыемның кем икәнен дә белмисез. Аның исеме күпләргә билгеле: ул - Хәлим Зарипов.
    Күңел яктысы, күңел җылысы, күңел киңлеге дияргә һәркем ярата. Тормышта бар кеше дә башкаларның үзенә карата игътибарлы булып, күңел җылысы бирүен көтә. Менә дәү абыем нәкъ шундый! Үз - үземне белә башлаганнан бирле, мин аның гел кешеләргә ярдәм итүен, башкаларга булышып йөрүенә игътибар итәм. Әнә ул бүген дә, хәзер дә кемнеңдер гозерен тыңлый, аның өчен кирәкле мәгълүмат туплый, җиренә җиткереп, кирәк булса, каядыр барып эшләп тә кайта. Әйе, абыем бүген дә юлда, кемнедер кайгырта, булыша, халык өчен тырыша...
    Хәлим абый кечкенәдән техника белеп кызыксынып үскәнлектән, мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Әтнә совхоз техникумында белем алган. Ул еллардан соң ул ниләр генә эшләмәгән... Армия хезмәте дә үткән, авылыбыздагы ферманы механикалаштыруда да, машина - трактор паркында да эшләгән. Күп еллар инженер, җитәкче булып хезмәт иткән. Ә соңгы елларда авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкара. Аның эшләмәгән, белмәгән эше дә юктыр, мөгаен...
    Дәү абыем бабам сызган юлдан гел алга, яңа үрләр үтеп алга бара, дисәм дә ялгыш булмас. Авылыбыз көннән-көн матурлана, нурлана, төзекләнә, монда абыемның өлеше зур. Ул матди дөнья байлыкларыннан, рухи дөнья байлыгын, күркәмлеген артык күрә. Дәү абыем үзе нинди генә авырлыклар кичерсә дә, сынаулар үтсә дә, беркайчан да башкаларга зарланмый. Күңел халәтенең нинди икәнлеген хәтта сизмәскә мөмкин. Аның да зарланырлык минутлары бардыр инде. Күрәсең, аның рухы шулкадәр көчле, ул үзен һәрчак бәхетле итеп хис итә кебек тоела миңа. Бер акыл иясе сүзләре белән әйткәндә, башкаларны сөендереп, шуннан тәм табып, үзе дә бәхетле була белгән кеше генә чын мәгънәсендә бәхетле була бит!
    Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, дәү абыемның тормышы бик матур. Җәмәгате Нурсинә апа, җиткән улы, үсмер кызы һәм дәү әнием белән бергә гомер итәләр, җитешле , бай тормышта яшиләр.
    Әйе, бәхетле булу өчен намусың саф, вөҗданың тыныч, күңелең бай, кылган эшләрең якты һәм изге булырга тиеш. Шулай булганда гына, минемчә, синнән якты эз кала...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: