Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районы Юлсубино мәдәният йортында очрашу кичәсе узды (фотолар яңартылды)

    21 нче февраль көнне Юлсубино мәдәният йортында уздырылган очрашу- кичә әнә шундый исем астында узды. Очрашуга Юлсубино мәктәбен төрле елларда тәмамлап чыгып, бүгенге көндә республикабызның төрле шәһәрләрендә хезмәт куючы ут күршеләребез - Ямашлар килгән иде.

    Очрашу дигәннән, бездә алар еш уздырылып тора. Мәдәният йорты җитәкчесе Гатиятова Әминә апа һәр чараны эчтәлекле, тәрбияви яктан да файдалы итеп уздыра белә. Үз- үзен тотышы, сөйләм теленең матурлыгы белән тамашачыны үзенә җәлеп итә белү сәләтенә ия ул.

    "Монда алган тирән белем белән, башлап җибәрдек без тормышны"- дип шигьри юллар белән башлап җибәрде ул кичәне һәм сүзне кунакларга бирде. Ә кунаклар үзләренең сүзләрен матур җырлары белән дә, җылы истәлекләре аша да җиткерделәр. Ямаш мәдәният йорты җитәкчесе Ринат Гәләвиев сәламләү җыры белән ике авыл арасындагы дуслыкның, якынлыкның никадәр көчле икәнлеген әйтеп бирде. Гомумән, Ямаш авылында җыр- моңга гашыйк, талантлы халык яши. Чит телләр укытучысы , бик күп җырлар авторы Халидин Ахатовның исемен генә атау да җитәдер. Менә хәзер дә ул саксофонда уйнап күңелләргә әйтеп бетергесез илаһи моң өстәде. Сәхнәдә Нәҗип Вәлиәхмәтов һәм Расил Ахатовларның баянда өздереп уйнавы бәйрәмне тагын да ямьләндерде генә. Гарипов Шәмгун , Хәбибуллина Рәфинә, Илмир Гайнетдинов, Марсель Нотфуллин, Ризаева Лилияләрнең чыгышларын да халык яратып кабул итте, кабат-кабат сәхнәгә чакырды. Кунаклар белән таныштырганда тагын шунысы ачыкланды: очрашуга шул чорда колхоз җитәкчесе булып аны алдынгылар рәтенә кертүдә зур көч куйган Сәмиев Фердинанд Хөрмәтович та чакырылган иде. Аның чыгышын тыңлагач, шул чорга кире әйләнеп кайткандай булды авылдашлар.

    Әйе, иң авыр елларда өч авылны берләштергән "Татарстан" колхозын җитәкләгән ул. Инде 40 ел буе халыкка хезмәт итеп килгән мәдәният йорты да нәкъ ул эшләгән елларда салынган икән. Балтач һәм Күки авылларын киләчәге юк дип Ямашка күчерү турында карар килгәч тә югалып калмый ул, авылны саклап калуда зур көч куя. Авыл халкы аңа хөрмәтен көчле алкышлар белән белдерде.

    Ә сәхнәгә берәм- берәм элекеге укучылар чыга торды. Әминә апаның мәктәп еллары турындагы хатирәләре кунакларны шул елларга алып кайтты. Балтач авылы алар хәтерендә матур уйлар гына калдырган икән бит! Бүгенге көндә мактаулы исемнәргә лаек булып югары урыннарда эшләүләрен дә алар Балтач мәктәбе, андагы укытучыларның хезмәте белән бәйлиләр. "Юлсубино мәктәбендә безгә төпле белем бирделәр. Безне укыткан укытучыларга сәламәтлек телим"- диде Гайнетдинов Илгизәр. Бүгенге көндә ул авыл хуҗалыгы фәннәре доценты, Татарстанның агро-бизнес өчен кадрларны яңадан хәзерләү институтында кафедра мөдире, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. Ул үзенең чыгышын "Исеңдәме иркәм" дигән җыры белән төгәлләде.

    Нәрсә диләр әле, кеше гадилеге белән матур диләрме? Әйе, бүген моның хаклыгына тагын бер кат инандык без.

    "Язгы ташуларны курыкмый уздык,

    Иңнәргә утыртып кызларны"- дип хатирәләрне яңартуын дәвам итте Әминә апа. Ике авыл арасында йөрүнең авырлыгы булса да, күңелләрдә ул онытылмас кызыклы вакыйгалары, яшьлек шуклыклары белән истә калган.

    Мәктәпне тәмамлаганга 30 еллап вакыт узса да , Расил Ахатов та ул елларны кичәгедәй хәтерли. "Иң истәлекле вакыт- иске правление янында һава торышын тыңлый идек. Камал Саттарованың : -Авыл мәктәпләрендә уку булмый - дип әйтеп бетерүе була, безнең өйләргә йөгерүебез була "- дип кызыклы вакыйгаларны сөйләп үтте ул. Үзе иҗат иткән матур җырларын да бүләк итеп тамашачыларның күңелен күтәрә белде якташ композиторыбыз.

    Ә менә полиция подполковнигы Гарифуллин Фидаил :«Без сезне авылдашларыбыз дип саныйбыз "- дип Балтачлыларны тагын бер кат куандырды. Мәктәп елларының кызыклы мизгелләрен юмор осталары кебек матур итеп тыңлаучыларга җиткерә белде.Үзе гармунда уйнап җыр да башкаргач, тамашачы аны алкышларга күмде .

    Безнең өчен тагын бер күрше авыл Күкидән төшкән Газизҗанов Вәкил дә эчкерсез балачак шуклыкларын искә төшерде. "Тату, дус яшәдек"- диде ул горурланып. Инде үзләре хөрмәткә лаек остазларга әйләнгән укытучылар да килгән иде очрашуга. Болар Мостафина Әлфия апа һәм Мулланур абыйлар. Алар да кайчандыр шушы Балтач мәктәбен тәмамлап олы юлга аяк басканнар. Үзләрен укыткан Васиков Рәсим , Зиннәтов Камил һәм Александр абыйларны аеруча җылы хатирәләр белән искә алдылар алар. Ул чорда мәктәпне җитәкләгән Шәйдуллин Гариф ага Шагиевич алар күңелендә дә онытылмас хатирәләр калдырган. "Гариф абый гаҗәеп иҗат кешесе дә иде. Коллективтагы һәр укытучыга атап тиз арада шигырь дә чыгарып куя иде "- дип искә алды аны Әлфия апа. Ә Мулланур абый исә :"Балтач авылы бездән кеше ясаган авыл. Юлсубинода тугызьеллык мәктәп ачылмаса, мин сигезьеллык белән кала идем"- диде. Мулланур абый үзе дә Ямаш мәктәбен төзүдә башлап йөрүче, иң авыр чорларда мәктәпне җитәкләгән кеше. Аларны тыңлыйм да уйлап куям, гаҗәеп кешеләр үсеп чыккан икән бит безнең Балтач мәктәбеннән! Бүген алар ирешкән уңышлары өчен шул чор укытучыларына рәхмәтле, аларны һаман да хөрмәтләп искә алалар. Укытучы өчен моннан да зур бүләк юктыр ул. Әнә Ямаш мәктәбенең тарих укытучысы Зиннәтов Айрат һәм мәктәп җитәкчесе Багавиев Алмазлар да Балтач укытучыларына рәхмәтле булуларын белдерделәр. "Бер учак булып яшәргә язсын. Бүгенге очрашу үзе тарихка әйләнеп кайту булды. Хатирәләрне яңарту ул безне тагын да дуслаштырыр, туганлаштырыр."- дип сүзен төгәлләде Алмаз Багавиев.

    "Бүгенге бәйрәмне гомерләр узгач та сагынып сөйләрлек итеп үткәрик"- дигән иде Әминә апа кичәне башлаганда. Әйе, нәкъ шулай булды да. Бу кичәдән алган матур хатирәләр авыллар арасын тагын да якынайтыр, дуслыгыбызны ныгытыр.

    Бадамшина Фәйрүзә,

    Юлсубино мәктәбе.

    Фото redrs@mail.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: