Бала күңеле олуг җан...
Язмыш җилләре кешене кайларга гына илтеп ташламый. Яшьлек дәртләре ташып торган егет-кызларыбыз да тормыш сынауларын уңышлы үтеп халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтәләр.
Бүген Олы Елга авылының "Умырзая" балалар бакчасы мөдире Минзия Шәйдуллинаны авылыбызда гына түгел, районыбыз авылларында да яхшы беләләр. Чөнки кыска гына вакыт эчендә ул үзе җитәкләгән коллективны алдынгылар сафына чыгарды. Әле дә күп төбәкләрдән бирегә тәҗрибә уртаклашырга, коллективның эш алымнарын өйрәнергә бик күпләр киләләр. Аңа моның өчен шактый күп көч, тырышлык куярга, йокысыз төннәрен калдырып әзерлек чаралары күрергә туры килгән.
Минзия үзе күрше Лаеш районының Пәрәү авылыннан. Әтисе Әхәт абзый белән әнисе Зәнфирә апаның бер-бер артлы дөньяга килгән 3 улларыннан соң бик көтелгән сөекле кызлары ул. Төпчек бала гаиләдә гадәттә иркә, көйсез була диләр. Әмма ул боларның капма-каршысы. Әти-әнисенә, ир туганнарына карата шәфкатьле, миһербанлы булып, барысына да үз тырышлыгын куеп булдырырга омтылуы белән үзгә ул. Мәктәптә дә эшчән, пөхтәлекне яратуы белән аерылып торган. Беренче сыйныфтан ук актив бала, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнгәндә дә әйдәүче буларак һәм яхшы укуы белән иптәшләреннән өстен торган. Әнә шуңа мәктәпне тәмамлагач та кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, ул югары уку йорты студенты була. Анда укыганда һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен юллама белән чит җирләргә түгел, ә туган төбәге янәшәсендәге авылга районыбызга эшкә җибәрәләр. Төп белгечлеге буенча ул Олы Елга мәктәбендә физика фәнен укыта. Балаларны ярата, алар белән төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар алып бара. Хәтта театр түгәрәкләренә кадәр оештырып җибәрә. Әнә шулай җаны-тәне белән балаларга белем биреп йөргәндә аңа авылның уңган егете Зөфәрнең күзе төшә һәм озак та үтми гаилә корып җибәрәләр. Уртак тырышлык, бердәм көч белән менә дигән яңа йорт җиткезеп керәләр. Гаиләдә дә, хезмәтендә дә өлгерә ул. Җитезлеген, оештыру осталыгын күреп аны мәктәп директоры урынбасары итеп билгелиләр. Эш сөючән, инициативалы белгеч биредә дә озак тоткарланмый. Авылда яңа төзелгән балалар бакчасына мөдир итеп куялар аны. Яшь җитәкче монда да сер бирми, җиң сызганып эшкә керешә. Шактый зур һәм нәтиҗәле чаралар оештыра. Үз тирәсенә балаларны ярата торган көчле белгечләрне туплап, сабыйларны заман рухында тәрбияләп мәктәпкә әзерләүгә керешә. Һәрвакыт үз эшен югары дәрәҗәгә җиткерә, аны камилләштерергә омтыла. Әнә шуңа бу коллектив бүген район күләмендә иң яхшылардан исәпләнә дә инде. Эш сөйгәнне-ил сөяр, дип хак әйтә халык. Авыл кешеләре, коллективы һәм район җитәкчеләре арасында да аның абруе зур. Күп мәртәбәләр Мактау кәгазьләре, дипломнар һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнүе дә шуның ачык мисалы. Киләчәктә дә аңа авыр, әмма җаваплы хезмәтендә җиңеллек, уңышлар гына юлдаш булсын иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.11800
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.14800
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.13200
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.12700
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!14400
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!22100
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.25600
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.24600
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.39500
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.40500
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.17400
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.25600
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.17200
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.11800
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.11100
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.14800
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.13200
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.12700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика