Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бабам белән горурланам

    Халкыбызга шактый кыйммәт бәягә төшкән ул тарихи Җиңү! Бүген мин матур, рәхәт, ә иң мөһиме тыныч тормышта яшим. Көн дә мәктәпкә укырга барам, түгәрәкләргә йөрим, буш вакытларымны файдалы итеп үткәрергә тырышам. Мондый бәхетле балачак меңәрләгән кешеләрнең аяусыз көрәшләре нәтиҗәсендә ирешелгән. Ә алар арасында бабам Хәбибрахман да бар. Аңа күптән түгел...

    Халкыбызга шактый кыйммәт бәягә төшкән ул тарихи Җиңү! Бүген мин матур, рәхәт, ә иң мөһиме тыныч тормышта яшим. Көн дә мәктәпкә укырга барам, түгәрәкләргә йөрим, буш вакытларымны файдалы итеп үткәрергә тырышам. Мондый бәхетле балачак меңәрләгән кешеләрнең аяусыз көрәшләре нәтиҗәсендә ирешелгән. Ә алар арасында бабам
    Хәбибрахман да бар. Аңа күптән түгел генә 90 яшь тулды. Нигәдер сугыш турында бик сөйләргә яратмый ул. Газаплы елларны искә төшерергә теләмидер инде. Шулай да кызыксынуны күреп, үзе кичергән авыр хатирәләрне хәтерендә яңарта. Сугышчан дусларын күз яшьләре белән искә ала.Ул сөйләгәннәр үзе бер дөнья, әрнү, үкенүләр, кайгы-хәсрәтләр, күз яшьләре, шатлык, көенечләр... Бабай сөйли, ә мин аны бүлдерергә куркып тыңлыйм, сак кына медальләренә кагылам. Ә истәлекләре ерак үткәннәргә барып тоташа.
    19 яшьлек егет тиз генә өч елымны хезмәт итеп кайтырмын дип, 1941 нче елның 14 нче июнендә Совет Армиясе сафларына китә. Белсә икән ул, шушы көннән тормышның мәхшәр-җәһәннәмнәре аша узасын, авыр яраланып, үлем белән күзгә-күз очрашасын?! Юк шул, алда зур планнар, хезмәт итеп кайтып, гаилә кору, төп нигездә төпләнү, җир кешесе булу аның уенда. Әмма дәһшәтле сугыш язмышын үзгәртә дә куя.
    Бабама фронтның тузанлы юлларыннан күп йөрергә туры килә. Великие Луки, Ржев шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Старая Русса тирәсендәге авыллар янәшәсендә каты бәрелештә яралана, снаряд кыйпылчыгы сул кулының мускулларын җәрәхәтли. Бәхетенә сөякләре зур зыян күрми. Госпитальдә дәваланганнан соң яңадан фронтка озаталар үзен. Аны элемтәчеләр взводына билгелиләр. 1942 нче елның 19 нчы ноябрендә Дон елгасы тирәсендә элемтә чыбыклары сузып позицияне ныгытуда актив катнаша ул. Көннәрнең берендә аларны дошман самолетлары бомбага тота. Бабамның кабат сул кулы яралана. 1943 нче елның 5 нче мартында Ростов өлкәсенең Шахты шәһәре госпиталендә аңа катлаулы операция ясап, кулының терсәктән түбән өлешен кисәләр.Төрле хастаханәләрдә озак кына дәваланганнан соң, ул 1943 нче елның 26 нчы июлендә туган авылыбызга әйләнеп кайта. Ә анда аны коточкыч ачлык көтә. Шушындый авыр хәлендә дә сынатмый ул. Аның сугышта алган җәрәхәтләре сызлап, төннәрен йоклый алмый газаплана. Шулай да тик яту аңа хас сыйфат түгел шул. Сугыштан соң гы авыр елларда ул бригадир вазифаларын башкара. Ә инде 1954 нче елдан 1983 нче елга кадәр Котлы Бөкәш мәктәбе директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли. Ул елларда укучылар Котлы Бөкәшкә бик күп авыллардан килеп, интернатта торып укыйлар. Сыйныф бүлмәләре җитешмәү сәбәпле, укулар ике сменада алып барыла. Мәктәпне җылыту өчен урман кисүләр, аны саклау, утын ташу кебек мәшәкатьләр аның белән мәктәпнең техник хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Сугыш авырлыкларын күп татыган бабам, бер эштән дә тартынмый, барысын да җиренә җиткереп, күңелен биреп башкара. Хәтта бер кулы белән трактор, мотоцикл йөртә, печән чаба, сәгатькә кадәр оста төзәтә. Әбием Зәйтүнә белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бер вакытта да зарланырга яратмыйлар: -Бер безгә генә түгел, бөтен ил халкы өстенә төшкән кыенлык. Куйган хезмәтләребез, гомеребез бер дә бушка үтмәде,-ди алар. Без, яшьләр, сугыш афәте фаҗигасен язучыларыбыз әсәрләре, өлкәннәр сөйләгәне аша гына күз алдына китерәбез. Теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня вакыйгалары кешелек дөньясында иң соңгысы булсын иде!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: