Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авылым таңнары

    Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил,-дип әйтелә халык әйтемендә. Әйе, бик хак сүзләр. Туган җир, туган туфрак, туган авыл күпләребез өчен бик кадерле, якын.

    Тарихтан, борынгы язмалардан укып, ишетеп белгәнебезчә, һәр милләт халкының бөек тарихчылары, язучылары, шагыйрьләре туган як, туган җир, туфрак, туган авыл турында мактап олылап язганнар.
    Һәр авылның үзенә күрә бер матурлыгы, гореф-гадәтләре бар. 5 гасырдан артык тарихы булган, туган-үскән, яшәгән авылым Олы Солтан күпләрнең тормыш бишеге булып, үстереп олы юлга, олы тормыш юлына озаткан һәм бик күпләрне олыгайгач, яңадан үз туфрагына, зиратына кабул итә һәм тыныч йоклата. Табигатьнең матур бер почмагына урнашкан, заманында урманнар арасында, өч яктан биек булмаган таулар уратып алынган саф, салкын сулы күп чишмәләр ургып чыккан урында - матур аланда, зур булмаган ике инеш-елга буенда урнашкан авылым-яшел бишегем бүген дә күпләребез өчен яшәү нигезе булып, тормыш итәргә көч һәм илһам биреп яши. Авылыбыз табигатенең матурлыгын, сихри көчен шунда туып-үсеп, шунда яшәгән кеше яхшы белә. Авыл табигате елның һәр фасылында үзенә матур, ә инде елның иң яшел май-июнь айларында аның матур иртә таңнарының, саф, чиста һавасының тәнгә, җанга үзенә бер төрле сихри шифа бирүен иртә торып, чыклы үләннәргә басып, күкрәк тутырып саф һава сулап, таң беленер беленмәс сандугач сайравын тыңлап, моң-хискә бирелеп тору, күке тавышын санап, уйларның еракларга китүе, кояшның беренче кылыч нурлары сибелгәндә табигать чынлап уянгач, Һавага балдырган, кыр суганы, шомырт, балан чәчәге, яшь каен, юкә яфрагы исләре сулышны киңәйтеп, борынны кытыклап, тыныч су өстендә балыклар сикереп уйнап, тирә-юньгә бака сайравы, һавада чебен-черки безелдәве, хәтта бик күпләребез ошатмаган карга, саескан, чәүкә тавышлары бергә кушылып, бердәм симфония хасил иткән минутлар күңелдә язып, сөйләп бетергесез ләззәт, рәхәтлек, яшисе, эшлисе килү тойгылары уята. Дәү шәһәр, мегополисларда бу сихри, рәхәт хисләрне татып булмый шул. Бераздан авыл уяна. Тыныч иртәле, мәшәкатьле авыл тормышы башлана. Капкалар ачыла, кешеләр бозау-сыерларын, сарыкларын кырга чыгара, күршеләренең хәлен белешә. Хуш исләре аңкып торган парлы сөт белән тулган чиләкләрен асып, хатын-кызлар сөт илтә, авылга сөт исе тарала. Авылны яңгыраткан әтәч тавышы, үзләренең төп сакчы икәнен белдергән Акбай, Сарбай тавышы ишетелеп куя. Авылның, дөньяларның, тормышның тыныч, көйле булуын теләп, иртәнге нурларыннан сихәт алырга капка төбенә чыккан әби-бабайлар Ходайдан саулык-бәхет теләп, дисбе тарта. Бу матур күренеш күңелне тынычландырып рәхәтлек өсти. Авылның, табигатьнең, кешеләрнең якынлыгын, кадерле икәнлеген тагын бер кат искә төшерә. Мин үз гомеремдә күп җирләрдә - зур шәһәрләрдә: Кавказда, Себердә булганым бар. Җәй, көз, кыш, яз иртәләрен шул якларда каршы алганда мондый ләззәтле сихри күренеш, рәхәтлек кичермәдем. Ерак юлларда йөргән, туган яктан еракта булганнар да мондый рәхәтлекне күрә, сизә алмыйдыр. Авылым турындагы рәхәт уй-фикерләр күңелләрне ерак елларга алып китә, бабаларыбызның тормышын күзалларга этәрә. Яшәү өчен матур урын сайлаган, авылга нигез салучы бабаларыбыз ул чор өчен урман-болыннар иркен, сулар мул булган җиргә килеп төпләнгәннәр. Авылыбыз биләмәсендә бүгенге көндә дә 40 лап чишмә ургып тора. Авыл эчендә генә дә данлы "Дәү чишмә", "Чәй чишмәсе", "Якуп чишмәсе", Рафис чишмәсе", "Күкертле чишмәсе", "Зират чишмәсе, "Миннур чишмәсе", "Мәккә чишмәсе", «Вәли чишмәләре» халыкка хезмәт итә. Һәр авыл җирлегенең тарихка кереп, халык күңеленә сеңеп калган, авыл халкына хезмәт иткән, уңыш биргән истәлекле урыннары бар. Авылыбызда туып-үскән, чыклы үләннәрендә яланаяк йөргән, җиләк җыйган, үсеп җиткәч печән чапкан, җир эшкәртеп истә калган, күңелгә якын җирләр, тау-болыннар, алан-елгалар бар. Безнең авыл тарихында, халык күңелендә сакланган "Янган җир", "Түгәрәк алан, "Ташлы елга», "Бурсык кабыргасы", "Тегермән тавы", "Биек тау", "Күлләр авызы" һ.б. тарихи атамалар халык күңелендә яши, уңыш бирә. Ничә гасыр тыныч, тату яшәгән авыл бүген дә тулы канлы хезмәт белән яши.




    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: