Авылыбызда аңа күпләр соклана
Югары уку йортын тәмамлап кайткан кызны район мәгариф бүлеге җитәкчеләре Иске Арыш авылы мәктәбенә эшкә билгелиләр.
Яшь укытучы килеп күргәнче үк авылны матур итеп күзаллый. Авылның табигате, кешеләре дә ничектер якын булып тоела аңа. Әйтерсең лә аны шушы төбәктә табыласы бәхете тартып китергән. Зөлфирәне ялгыз әбигә фатирга урнаштыралар. Балалары читтә яшәгәнгә ул аның барлык эшләрен башкара. Суын да китерә, керен дә юып бирә, бакчасында бәрәңге, яшелчә үстерергә дә булыша. Мәктәп коллективында да аны бик тиз үз итәләр. Киң күңелле, җиңел аралашучан кыз монда үзен уңай яктан таныта. Бәйрәм чараларын кызыклы, үтемле итеп оештыра. Укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр арасында да бик тиз хөрмәт яулый ул. Уңган, булган кызга, әлбәттә, авыл егетләре дә тиз күз сала. Шушы урамда яшәүче Марат күңеленә аеруча хуш килә ул. Алар икәү бик тиз дуслашып китәләр. Армиядән кайткан егет төпле, эшчән, тәртипле булып чыга. Ике гашыйк өлкәннәрнең ризалыгын алып гаилә корып җибәрәләр. Шулай итеп Зөлфирә авылыбызның абруйлы, үзвакытында байтак кына җитәкче урыннарда хезмәт куйган Әгыйт абый белән Тәнзилә апа Сафиуллиналар гаиләсенә килен булып төшә. Яшьләр бик матур яши башлый. Килен гаҗәеп уңган булып чыга. Сыер сава, бакча эшләренә дә җитешә. Мәктәптә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Авылыбыз халкы өчен үткәрелгән бәйрәм чараларында да теләп булыша ул. Бәйрәм кичәләре, очрашуларны ул мавыктыргыч, кызыклы итеп алып баруы белән генә түгел, моңлы җырлавы, сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән дә таныла.
Бүгенгесе көнне авылыбызның абруйлы гаиләсендә күпләрне сокландырып матур яшиләр алар. Кайнана-кайнатасы, дуслары, туганнары, килендәшләре белән дә тату гомер итәләр. Зөлфирәгә карыйм да, барысына да ничек өлгерә икән бу дип уйланып куям. Мәктәптә барлык чаралар аның ярдәмендә үтә. Республика, хәтта, Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга да вакыт таба. Өендә дә тәртип, балалары да әдәпле, акыллы аларның. Алинәсе әнә матур итеп шигырьләр яза. Улы Рәдиф тә сәләтле бала. Зөлфирәне шулай әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияләп үстергән, бүген Олы Солтан авылында яшәүче әти-әниләре Тәлгать абый белән Мәдинә апага рәхмәттән гайре сүз юк. Әнисе дә гомере буе балалар укыткан. Бүген ул лаеклы ялда. Шушындый сәләтле, эш сөючән кыз ата-ана өчен чыннан да зур горурлык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.5900
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16700
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.18200
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.9400
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11700
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.14300
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.50000
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.98700
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды19900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!260200
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17700
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.54800
-
1 март 2021 - 14:56Балык Бистәсе районында бер машина йөртүче правасыз калды
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.5900
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.16700
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.15400
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.18200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика