Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Авыл тырышларны ярата!”

    Укытучым Индира апа Әмир кызы Шиһаповага мәктәптә укыган чакта ук сокланып карый идем. Үз эшенә мөкиббән киткән, бөтен җан җылысын балаларга бирүче укытучыларның берсе ул. Мин үзем гуманитар фәннәргә өстенлек бирсәм дә, мәктәптә математиканы яратып укыдым. Әлеге фәнгә булган мәхәббәтем-ул Индира апаның хезмәт нәтиҗәсе. Без 11 нче класста укыганда, имтиханнар...

    Укытучым Индира апа Әмир кызы Шиһаповага мәктәптә укыган чакта ук сокланып карый идем. Үз эшенә мөкиббән киткән, бөтен җан җылысын балаларга бирүче укытучыларның берсе ул. Мин үзем гуманитар фәннәргә өстенлек бирсәм дә, мәктәптә математиканы яратып укыдым. Әлеге фәнгә булган мәхәббәтем-ул Индира апаның хезмәт нәтиҗәсе. Без 11 нче класста укыганда, имтиханнар башланырга бер ай кала математикадан БДИны мәҗбүри тапшырырга закон чыкты. Кемнәр әлеге фәннән БДИ бирергә әзерләнмәгән, шулар әлеге көтелмәгән хәбәрдән куркып калдылар. Әмма Индира апа безгә бу киеренкелектән чыгарга ярдәм итте. "Әгәр тырышсаң, бер ай эчендә дә бик күп нәрсәләр өйрәнергә була, мин сезгә кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен",-диде. Һәм чынлап та дәресләрдән соң калып, хәтта Индира апаның өенә йөреп, без бер ай эчендә бик күп нәрсәләргә өйрәндек, барыбыз да әлеге фәннән БДИны уңышлы гына тапшырып чыктык.
    -Мин кечкенә классларда укыганда ук математиканы ярата идем. Соңрак ТДГПУның физика-математика факультетын тәмамладым. Әлеге һөнәргә булган мәхәббәтем көннән-көн арта бара. Хәтта каникул вакытларында да, мәктәпне, укучыларымны сагына башлыйм,-ди Индира апа.
    Хезмәтенә карата хөрмәте дигәндәй, бу елны Индира апа "Наш лучший учитель" республика конкурсында грандка лаек булган. Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә ул 1 нче категорияле укытучы.
    Индира апа үз эшеннән бик канәгать. Аның укучылары БДИ, олимпиадаларда сынатмыйлар. Укытучы һөнәренә хөрмәт көннән-көн арта бара. Хезмәт хакы да күтәрелде. Мәктәптәге һәр укытучыга ноутбук бирелгән. Гадәти журнал белән беррәттән укытучылар электрон журналны да тутырып баралар.
    Индира апа уңган хуҗабикә буларак та мактауга лаек. "Ничек шулай барысына да өлгерәсез, балалар, укыту, шундый зур бакчаны эшкәртү, шуның өстенә мал-туар карау, 4 баш сыерны савып чыгу өчен күп тырышлык кирәк?" - дим.
    -Мин бакча эшен аеруча яратам. Күп итеп чәчәкләр, җиләк, кыяр, помидор, кишер, суган, хәтта кайбер елларны карбыз да үстерәм. Язларны көтеп алам. Балаларым да кечкенәдән булышып үстеләр, ирем дә гел булышып тора. Мин бервакытта да кулыма перчатка киеп эшләгәнем юк, бәлки уңыш муллыгының сәбәбе нәкъ менә шулдыр, аларга кул җылысы күчәдер...
    Индира апаның ире Самат абый да авылда хөрмәтле кеше. Ул инде 10 елдан артык фермерлык белән шөгыльләнә, авылда бу эшне беренче тапкыр ул ачып җибәрә. Ул вакытларда үзләрендә техника юк, трактор, комбайннарны да читтән алып эшләргә туры килә. Бүгенге көндә шул җирләрендә үзләренә җитәрлек ашлык, печән үстерәләр, артып калганын саталар.
    -Мин сыерларны гына савам, мал-туар Самат өстендә,-ди Индира апа көлеп. -Сөтне аертып эремчек, катык, каймак кебек продуктларны һәр атнаның якшәмбе көнендә Казан базарына алып барып сатабыз. Берара матур-матур ялтыравыклы кәгазьләргә төрелгән кибет әйберләре сатып алу "модада" булса, бүген халык авылда җитештерелгән натураль продукциягә өстенлек бирә. Тиз-тиз сатабыз, инде көндезге 2 ләрдә өйдә булабыз. Мисал өчен, 1 литр сөт 20 сум, каймак-120-140 сум, 1 килограмм ит 200 сум тора.
    Авылда да шәһәрдәгедән дә яхшырак итеп яшәп була. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк. Мәсәлән, 1 үгез тәрбияләп сатсаң да 50 мең сум акча керә. Ни дисәң дә, авыл тырышларны ярата.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: