Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авыл тарихын язган егет

    Район үзәгеннән утыз чакрымлап ераклыкта Югары Тегермәнлек авылы бар. Авылның тарихы ерак чорларга ук барып тоташа. Саланың хатын-кызлары элек-электән шәл бәйләгән, ир-атлар мал-туар асраган, шабашкага йөргән, умарта тотып табыш алучылар да күп. Соңгы елларда пай җирләрен рәсмиләштереп игенчелек белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Авылда ике катлы урта мәктәп, балалар бакчасы, даруханә,...

    Район үзәгеннән утыз чакрымлап ераклыкта Югары Тегермәнлек авылы бар. Авылның тарихы ерак чорларга ук барып тоташа. Саланың хатын-кызлары элек-электән шәл бәйләгән, ир-атлар мал-туар асраган, шабашкага йөргән, умарта тотып табыш алучылар да күп. Соңгы елларда пай җирләрен рәсмиләштереп игенчелек белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Авылда ике катлы урта мәктәп, балалар бакчасы, даруханә, поликлиника, "Акчарлак" балалар приюты, китапханә, өч кибет эшләп килә. 250 хуҗалыклы авылда 700 дән артык кеше яши.
    Татарстандагы гадәти авыллар кебек Тегермәнлек тә әллә ни зурдан кубып сөйләрлек вакыйгалар юк кебек. Шулай да бу авылның тарих укытучысы Илфар Габдрахмановның авылдашлары иганәчелегендә китаплар чыгаруы җәлеп итте мине.
    Бүген пәрәвез челтәренә береккән яшь буында туган якны ярату, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә үзеннән күп өлеш кертә мәктәпнең тарих укытучысы. Гап-гади генә әйберләр бер караганда. Югыйсә авыл турындагы истәлекләр мәктәптәге музей почмакларында, альбомнарда да саклана ала. Ә Илфар башкача фикерләгән.
    -Бервакыт авылның борынгы карталарын сорап, язучы якташыбыз Нурулла абый Гарифка бардым. Район тарихын өйрәнеп күп кенә документлар тапкан, үзе дә китаплар чыгарган кеше ул. Әйдә, үзең дә китап итеп чыгарып кара, дип киңәш бирде, аннан соң язарга булышты. Шуннан үзем дә бу эшнең бик тә кирәкле икәнен аңлап кызыксынып киттем, архивларда да бик күп актарынырга туры килде. Китапның фәнни мөхәррире дә Нурулла абый булды.
    -Яшәешебезгә шундый зур тизлектә чит илнең кызыклы технологияләре үтеп кергән бу заманда, тарих белән кызыксынучы балалар да бармы?
    - Без бит, мөселманнар, җиде буын бабабызны белергә тиеш. Соңгы вакытларда татар ашларында да еш кына җиде буыныгызны беләсезме, дигән сорау бирәләр. Бу-тормышыбызга нинди генә яңалык керсә дә, әби-бабайлар рухына дога кылу өчен дә, үткәнебезне белү өчен дә кирәк. Авыл халкы өчен дә бик зур әһәмияткә ия тарихи чыганаклар. Үткәннәребезне барлап, китапларга туплаган өчен килеп рәхмәт әйтүчеләр күп. Нәсел җебе Тегермәнлеккә бәйләнгән, ягъни әби-бабайлары авылда яшәп бүгенге көндә чит өлкәләрдә яшәүчеләргә тагын да кадерле алар. Мәскәү һәм Ульян өлкәсендә, Башкортстанда, Казахстанда, АКШта яшәүче якташларыбыз да бик яратып кабул итте үзләренең әби-бабалары турында язылганнарны. Кайберләренең фотосурәтләре дә урнаштырылган. Һәр китап авылның бер чорына багышланган, исемнәреннән үк сүз ни турыда барганлыгы күренә. "Югары Тегермәнлек: мәчетләр тарихы, муллалар язмышы", "Югары Тегермәнлек: җирләре, халкы, тарихы", "Югары Тегермәнлек: совет чоры", "Кече Ватаным тарихы".
    -Илфар, син музейлар, тарихи китаплар аша ватанпәрвәрлек тәрбияләп булуына ихлас ышанасыңмы?
    -Синеңчә уйлаучылар бар, анысы. Тик минем шуны әйтәсем килә, менә безнең мәктәптә Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан ачылган музей эшләп килә. Андагы материаллар яшь буынга гына түгел, күп кенә авылдашларга, музейда булган кунакларга да тәрбия бирә. Әйе, әйе килгән кунакларга да. Берничә ел элек мәктәпкә килгән кунакларның берсе җирле тарихка бәйле экспозицияләр белән танышканнан соң, көлемсерәп куйды. Репрессия еллары, Әфганстан мисалында гына патриотик тәрбия биреп буламыни янәсе. Бу әфәндегә патриотик тәрбиянең кайдан башланырга тиеш икәнлеген аңлатырга туры килде һәм ул минем белән ризалашты.
    Патриотик тәрбия бит ул иң элек гаилә, нигез, торган йорт тарихыннан башлана.
    -Укучылардан да шундый фикер ишеткәнем бар. Чит илләр тарихына караганда үзебезнекен өйрәнсәләр, бәлки файдалырак булыр иде.
    - Тарих фәне 5 сыйныфта өйрәнелә башлый, ләкин бу елда без балаларга борынгы заман тарихын өйрәтеп, чит илләргә күп вакытыбызны багышлыйбыз. Хәтта артык күп дип әйтәсем килә. Беренче тугыз-ун сәгатьне туган як тарихын өйрәнүгә тәкъдим итәр идем. Балалар шушы вакытта эзләнү эшләре алып барып, шәҗәрәләрен төзиләр, гаилә тарихын ата-аналары, әби-бабалары белән берлектә барлыйлар. Үз исемеңнең мәгънәсен белүгә ирешү дә бик мөһим. 6-11 классларда Ватан тарихын, татар халкы һәм Татарстан тарихын өйрәнгәндә региональ компонент дигән төшенчә килеп керә. Монда инде патриотик тәрбия бирү җайлырак.
    -Ни дисәгез дә, укучыларга хәзер "В контакте"дан музыка тыңлау, уен белән мавыгу кызыграк бит.
    -Барысына да түгел, безнең мәктәптә, мәсәлән, йөзгә якын укучы, "Туган як тарихын өйрәнү" түгәрәгенә шуның унбише йөри. Бер караганда аз сан билгеле. Тик, шул 15 укучы күңелендә тарихыбызга, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләнә икән, мин бик шат. Әгәр алар тарихка битараф булса дәресләрдән соң, кабат мәктәпкә килмәсләр иде.
    -Китапларны бастыру өчен иң элек акча кирәк бит әле...
    -Китаплар Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты басмаханәсендә нәшер ителде. Мондый эшне иганәчеләрсез башкарып булмый, әлбәттә. Авылдашларым үзләре үк спонсор булды, рәхмәт үзләренә. Нурислам Фатыйхов, Габдрахман Касыймов, дустым Вәкил Фәхретдинов бу эшкә акчалата ярдәм итте. Авылдашлар үзләре дә битараф түгел икән, ник әле киләчәк буынга тарихыбызны язып калдырмаска?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: