Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Авыл өстендә азан моңы

    Туган нигезебездә гомер итүче энем Фәйзияздан корбан мәҗлесенә чакыргач бик теләп риза булдым инде. Авылга һәрвакыт намаз вакытын чамалап кайтам. Билгеләнгән көнне иртәнге сәгать алтыда авылыбызның Югары Оч мәчете янына кайтып җиттек. Мәчетебезнең утлары, манара башындагы ярымай ерактан балкып күренеп тора. Авыл өстенә иртәнге намазга чакырып Азан тавышы тарала. Мин...

    Туган нигезебездә гомер итүче энем Фәйзияздан корбан мәҗлесенә чакыргач бик теләп риза булдым инде. Авылга һәрвакыт намаз вакытын чамалап кайтам. Билгеләнгән көнне иртәнге сәгать алтыда авылыбызның Югары Оч мәчете янына кайтып җиттек. Мәчетебезнең утлары, манара башындагы ярымай ерактан балкып күренеп тора. Авыл өстенә иртәнге намазга чакырып Азан тавышы тарала. Мин аның аһәңен ерактан таныйм. Илсур Дияров тавышы. Аның әтисе Әхмәтхан да моңлы зат иде. Ул илебездә дин иреге бирелгәч беренче елларда ук урта мәктәптә укыткан вакытында дәрестән соң тәрбия сәгатьләрендә балаларга гарәп графикасын өйрәтте. Әтисеннән мирас булып калган китап-дәфтәрләрдән файдаланып Илсур үз тырышлыгы һәм мөгаллимнәр ярдәмендә Ислам нигезләрен өйрәнә. Ул хәзер изге китабыбыз Коръәнне гарәп басмасында уку дәрәҗәсенә иреште. Һәр көн биш вакыт намазга мәчеткә алданрак килеп Коръән укып догалар өйрәнеп утыра. Вакыты кергәч мәхәллә халкын намазга чакырып Азан әйтә, намазын укый. Имам, мөәзин юк вакытта имам вазыйфасын да башкара.
    Безнең өчен бу Алла йорты аеруча мөкатдәс, кадерле. Моннан йөз еллар элек әлеге мәхәлләдә бабабыз Мөхәммәтгалим Бохарада белем алган Миргазиз хәзрәтнең беренче мөтәвәллие (ярдәмчесе) булган. Аның энесе Мөхәммәтсабир 20 яшеннән мөәзин хезмәтен башкарган. Сабир бабай дәһри заман килеп мәчетләр җимерелгәч тә гомере буе мәхәлләдә мулла вазыйфасын башкарды. Алар көчле иманлы булганнар, динебезне ташламаганнар. Заманында Мәккә шәһәрендә пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм һәм аңа ияргән беренче мөселманнар (сәхабәләр), кяферләрнең эзәрлекләвеннән кача-поса таулар арасында намаз укыган кебек, безнең бабайлар да ташландык сарайларда, салам җәеп зияратларда һәм башка урыннарда гыйбадәт кылганнар. Җомга, гает намазларын укыганнар. Бала тугач Азан әйтеп исем кушканнар, никах укыганнар, мәрхүмнәрнең җеназасын укып мәңгелек йортка гүргә иңдергәннәр. Мөхәммәтсабир хәзрәт вафатыннан соң мәхәллә аксакаллары имамлык вазыйфасын заманында Миргазиз хәзрәт мәдрәсәсендә 10 ел Коръән гыйлеме алган әтием Мөхәммәтгарифка йөкләделәр. Аның вафатыннан соң туганы Мөхәммәтсабир улы Әхмәтфаризга, аннан соң туганы Әхмәтгәрәй улы Котдуска йөкләделәр. Хәзерге вакытта мәчеттә аларның бишенче буын туганы энеләре Хәкимулла хәзрәт имамлык итә. Газизҗан Һилалетдин улы мөәзин вазыйфаларын башкара.
    Соңгы имамнарга мәхәллә халкы белән берлектә элеккеге җимерелгән мәчетне яңа урында тергезеп аякка бастыру, манарасын күтәреп ай кую насыйп булды.
    ...Өйлә намазына чакырып Азан яңгырый. Килгән сәдакаларга Коръән укып дога кылдык. "Камәт" әйтеп җәмәгать белән өйлә намазы укыдык. Намаздан соң җыелган халык корбан ашы табынына утырдык. Мәҗлес гадәттәгечә имамның Коръән укуы, Аллаһы ризалыгы өчен чалган корбаннар кабул булсын дип аш-су, сәдакаларга, бездән дога өмет иткән әрвахлар рухына дога кылып башлана. Зөлхиҗҗә ае, корбан йоласы, Хаҗ гамәлләренең фазыйләте, әҗер-саваплары турында кабат вәгазь-нәсыйхәтләр сөйләнә. Хәкимулла хәзрәт шулай һәр мәҗлесне шәригать кушканча, ата-бабаларыбыз өйрәткән тәртиптә алып бара. Энебез Рәмзил, киленебез Алсу, күршеләре Флюра абыстай пешергән корбан шулпасы, хуш исле пылау, күчтәнәчләр бик мулдан иде. Аллаһының биргәненә мең шөкер. Кайда гына булса да мәҗлесләр шулай мулдан хәзер. (Әмма артык исраф итү хупланмый). Ашап-эчеп сыйлангач мәҗлес шулай ук шәригать кушканча Коръәннән бер сүрә укып табынга дога кылып, хуҗаларга хәер-дога, рәхмәтләр әйтеп тәмамлана.
    Ир затлар киткәч табынга туган-тумача, күрше тирә әбиләр, балалар җыелды. Бабасының оныгы 2 нче сыйныф укучысы Камил дә, 7 сыйныфта укучы күрше дусты Фаил дә матур итеп мәчет намазы, догалар укыдылар. Хатын-кызлар мәҗлесендә Коръән укып дога кылдылар.
    Бу айда мөселман өммәте һәркайда үзенчә көченнән, кодрәтеннән килгәнчә, корбан ашын зурлап, гамәл-гыйбадәт кыла. Аллаһы Тәгалә барысын да кабул кылса иде. Зөлхиҗҗә ае Һиҗри 1434 елның соңгы ае. Бу елда без имин, тыныч хезмәттә яшәдек. Аллаһының биргәненә, әмирләребезгә мең шөкер, рәхмәт. 4 ноябрьдә яңа ай Мөхәррәм ае туды. Бу 1435 нче Һиҗри яңа ел башы. Ел дәверендә һәр айда динебез тарихында истәлекле көннәр, кичәләр, бәйрәмнәр бар. Шул форсаттан файдаланып аларны да халкыбыз, һәр мәхәллә туганнар, балалар белән күмәкләшеп искә алырга язсын. Гамәл-гыйбадәттә булып динебезне, телебезне, милләтебезне, Ватаныбызны сакларга насыйп булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: