Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Атлы еллар, кайда сез?

    "Иң яраткан хәйваным ат минем", - дигән идем мин башлангыч сыйныфта укыганда язган иншаларымның берсендә. Ул еллардан соң күпме сулар аккан, дистәләгән еллар үткән, ләкин мин әле һаман атлар белән җенләнгән юләр кызый булып кала бирәм.

    Без үскәндә авылларда колхозлар гөрләп тора иде әле. Әти белән әнием, колхозлар таралышып юкка чыкканчы, шунда бил бөгеп хезмәт куйдылар. Ул елларда колхозда эшләгән һәр ир-атлы йортта ат бар иде. Бездә дә яшәде әлеге җан иясе. Шул чакларда барлыкка килгәндер дә инде миндә атларга карата ярату хисе. Ул елларның ни кадәрле кадерле, якын һәм рәхәт булганлыгын яшь барган саен ныграк аңлыйсың. Күңелле, рәхәт чорлар! Искә алган саен ирексездән күзгә яшь килә, ул елларның сагынып сөйләргә генә калганлыгын тану тагын да авыррак. Тояк тавышлары белән урамны яңгыратып, алтышар-җидешәр атчы тезелешеп, фермага эшкә китә. Ә инде эш бетереп, кичке тынлыкны бүлеп, тезелеп кайтып китүләре әле дә күз алларымда тора. Колхоз атлары белән бергә күпчелек хуҗалыклар да үз атларын асрадылар. Печән ташу, вак-төяк чүп-чарларны түгү, бакча тырмалау, бакча яру, гомумән, авыл җирендәге барлык авыр йөкне ташу шул атлар көче ярдәмендә башкарыла иде. Иртән әтиең сине атына утыртып балалар бакчасына яисә мәктәпкә илтеп куйса, син инде үзеңне бер баш югары кебек хис итәсең. "Бүген Фәләнне әтисе ат белән китерде. Кайтканда мине дә утыртып алып кайтырсың әле", - дип, иптәшләрең көне буе янәшәңдә бөтерелә. Эх, шул ат чанасына утырып, күрше авылга - әби -бабай янына кунакка барулары... Ул елларда күрше авыллар арасындагы басу юлы кыш көне дә өзелмәде. Кыр аша салынган чана юлын бураннар да каплый алмый иде. Ат юлының ике як-ягына "маяклар" кадап йөрүче изге күңеллеләр заманасы шул иде ул. Әтиебез, энем белән икебезне, чана башына мул итеп салам түшәп, толыпка төреп утырта иде дә, безнең эчкә салкын йөгергәнче, Тегермәнлеккә әби-бабайлар янына алып килеп җиткерә иде.

    Әзрәк үсә төшкәч, энем белән икебез җайдаклатып кына әби-бабайның хәлен белеп кайта торган идек. Койма башларына, өелеп торган бүрәнә өемнәренә басып, атка атланырга өйрәнүләрем әле һаман истә. Егылып төшеп, аяк-куллар күгәргән, сыдырылган чаклар да булгалады. Һаваны ярып, басу юлыннан атта йөгерүләрне бер ни белән дә алмаштырып булмый. Борынга кыр чәчәкләре, шаулап үсеп утырган иген исләре килеп бәрелә. Сүз белән генә әйтеп бетергесез рәхәт халәт!

    колхозлар таркала башлагач, терлекчеләр дә эшсез калды. Бер - бер артлы атлар да читкә озатыла тордылар. Ат җене кагылган авыл агайлары гына бетерергә ашыкмады атларын. Икмәк - печәнен әзерләү кебек мәшәкатьләрдән курыкмыйча, тәвәкәллек күрсәтеп, озак еллар ат асраучы абзыйлар да бар иде авылыбызда.

    Ул еллардан соң инде егерме елдан артык вакыт үткән. Бүген вәзгыять инде бөтенләй башкача. Ап - ак карларга юл салып узган ат тоягы, чана эзләре дә күренми, урам буйлатып шыгыр - шыгыр килеп узган арба тавышлары да ишетелми диярлек хәзер авылларда. Корноухово авылында да ат асраучылар юк дәрәҗәсендә. Булсалар да, шул Зюзино, Чирмешән авылларына барып эшләп йөрүче авыл агайларына бирелгән совхоз атлары. Җәй көннәре Мизхәт абыйның арканга куелган атының үлән уртлап йөрүен күреп, куана идем.Кышын инде мин әлеге бәхеттән дә мәхрүм.

    Реклама

    Ни кызганыч, хуҗалыкларда ат асрауның ихтыяҗы да елдан -ел кими бара кебек. Ишегалдыңдагы, бакчаңдага вак-төяк эшләр кайчандыр атлар ярдәмендә башкарылса, хәзер инде тормышыбызга мотоблок дигән техника үтеп керде. Нишләтәсең, заманасы шул. Шушындый техникалар тормыш - көнкүрешебезне камап алган дәвердә кем инде ат асрап иза чиксен, ди. Аңа бит әле ашатыр өчен җәйнең җәй буе печәнен әзерлисе, икмәген хәстәрлисе бар. Җәйгә - арбасын, кышка чанасын барларга кирәк, дигәндәй. Ә " тимер ат" ка аңа нәрсә? Әзрәк бензин салып, сөрткәләп торсаң, ул синнән башка нәрсә сорамаячак.

    Кайбер авыл сабантуйларында, ни кызганыч, ат чабышлары да үткәрелми инде хәзер. Чөнки үз авылыңда гына түгел,якын - тирә авылларда да мәйдан тотарлык атлар юк. Интернеттагы мәгълүматларга ышансак,соңгы егерме ел эчендә республикабызда атлар саны ике тапкыр кимегән.Ат үрчетү һәм ат спорты үсеше кебек күңелне сөендерерлек нәрсәләр дә бар әле барын. Әйтик, әлеге дә баягы Казандагы һәм Норлаттагы ат заводларының нәселле атлар үрчетүләрен, ипподромда һәрдаим үткәрелеп килүче ат чабышларын гына алыйк. Болар, миңа калса, үзләре үк игътибарга һәм мактауга лаек. Тик борчылырлык, кәефне төшерерлек мәсьәләләре күп авыл тормышының. Атсыз авыл нинди авыл инде ул? Әтиебез исән булып, ат асраган чакларны, урам буйлап тезелеп узган җигүле атлар яшәгән елларны сагынып яшим мин. Болай барса, атларны гәҗит - журнал битләреннән, телевизордан гына карап утырыр көннәрнең килүенә күп калмас кебек. Мин атсыз авылда яшим, атсыз илдә яшәргә язмасын!

    Гүзәл Хәбибуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: атлар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: