Алтын парлар

Бәхетле парлар бер-берсенә охшаш булалар, дип халыкта болай гына әйтелмидер. Аларда чыннан да мәхәббәт, бер-береңне аңлау һәм килешеп яшәү аурасы хакимлек итә. Күптән түгел генә үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Нина һәм Юрий Бекеевлар да нәкъ шундыйлардан.
Әйе, алар бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Тыйнак кына туй, анда катнашкан иң-иң якыннар, аларның ихлас әйткән теләкләре-барысы да хәтер түрендә. Һәм ул күңел хисләрен алар үзләренең бергә яшәү дәверендә кадерләп саклап килделәр.
Юрий Михайлович тумышы белән Анатыш авылыннан. Монда аның сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән авыр балачагы үткән. Балык бистәсендә унеллыкны уңышлы тәмамлаганнан соң Германиядә хәрби бурычын үтәп кайта. Ул елларда "Чирәм җир" дигән төшенчә күпләрнең күңелендә яшәп килә. Шуңадыр да Юра армия сафларыннан соң туры Корноухово училищесына механизатор һөнәрен үзләштерергә дип юл тота. Дөрес, аңа чирәм җирләрдә бераз гына эшләргә туры килсә дә (командировкалар вакытында), аннан соң аны училищега хезмәткә өйрәтү мастеры итеп эшкә калдыралар. Соңрак ул биредә укытучы, ә аннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
Үзенең киләчәк тормыш иптәшен ул беренче мәртәбә шушы авыл клубында очрата. Корноухово участок больницасына медсестра булып кайткан яшь кыз күпләрнең күзен яндыра. Тик мәхәббәт язмышы Юрага тукталырга була. Танышканнан соң да аларга бу авыл урамнарын әллә ничә кичләрдә урарга туры килә. Юраның оялчанлыгын күреп, тоеп алган чая кыз инициативаны үз кулына алырга була. Көзге көннәрнең берендә ул аңа авыл Советына керергә һәм язылышырга үзе тәкъдим ясый. Юра җиңел сулаган хәлдә шатланып риза була. Авыл Советының салкынлыгы белән туй күлмәкләрсез генә узган язылышу булса да, бу көн алар өчен иң бәхетле көн санала. «Безне мәхәббәт күбрәк җылытты»,-дип җаваплый алар бертавыштан. 1973 елда Бекеевлар гаиләсе Балык бистәсенә күчеп килә. Юрий Михайлович район "Сельхозтехника" берләшмәсендә ремонт мастерское мөдире, ә Нина Леонидовна район хастаханәсендә медсестра булып эшли башлыйлар. Озак та үтми гаилә башлыгын Балык бистәсе нефтебазасына директор итеп билгелиләр һәм ул анда пенсия яшенә чаклы хезмәт куя. Алар инде бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма элеккеге коллегалары әле дә аларны күңел җылысы, яхшы хатирәләр белән генә искә алып торалар.
Кичә Бекеевлар үзләренең туганнары, иң якыннары, өч балалары, 5 оныклары белән алтын туйга җыйналдылар. Алар адресына җылы, рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә безгә бу матур теләкләргә кушыласы гына кала.
Рәсемдә: ирле-хатынлы Бекеевлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.4100
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә5200
-
24 февраль 2021 - 09:56Инфекционист яңа вирусның куркыныч симптомнары турында сөйләде Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза.8400
-
24 февраль 2021 - 09:37Апрель аенда өстәмә ял көне булырга мөмкин Россия Иҗтимагый палатасында 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Сәламәт тормыш рәвеше (ЗОЖ) көнен гамәлгә куюны тәкъдим иткәннәр.5600
-
24 февраль 2021 - 09:21Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.78600
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.127600
-
23 февраль 2021 - 15:29Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды Бүген иртән районыбызда коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.102300
-
19 февраль 2021 - 15:02Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды Бүген район балалар иҗат үзәгендә агымдагы елның Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган айлыкны йомгаклау тантанасы булып узды.25400
-
19 февраль 2021 - 10:29«Тел - халыкның көзгесе» Шушы көннәрдә район мәдәният йортында “Яшүсмерләр” клубы (җитәкчесе Гөлия Кадыйрова) белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел - халыкның көзгесе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.21600
-
19 февраль 2021 - 09:19Ил сагында тора егетләр Элек-электән Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы саналган.38500
-
19 февраль 2021 - 09:06Марат Хөснетдинов: “Хезмәтемә иң югары бәя - укучыларым рәхмәте” Йөз-кыяфәтләреннән, күз карашларыннан ниндидер төплелек, сабырлык, көч-гайрәт бөркелеп торган ир-егетләр бар.15200
-
24 февраль 2021 - 09:20Балык Бистәсе районында булган юл фаҗигасе урынында ТР баш дәүләт инспекторы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Ленар Габдерахманов булып китте.
-
24 февраль 2021 - 09:08Балык Бистәсендә 4 кеше һәлак булган юл фаҗигасе урыныннан видео барлыкка килде
-
19 февраль 2021 - 15:20Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
17 февраль 2021 - 09:05Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла. Цинкланган материалдан, ныгытып эшләнгән төрле үлчәмдәге теплицалар җитештерүче бәясеннән сатыла.9700
-
17 февраль 2021 - 09:02«Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә. «Стройматериалы ВТК» кибетендә кар чистарту техникасының киң ассортименты тәкъдим ителә.4500
-
17 февраль 2021 - 08:59«Бәрәкәт» сәүдә йортының икенче катында йорт җиһазлары салоны ачылды. «Бәрәкәт» сәүдә йортының икенче катында йорт җиһазлары салоны ачылды.15400
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.4100
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә5200
-
24 февраль 2021 - 09:56Инфекционист яңа вирусның куркыныч симптомнары турында сөйләде Кешедә бу вируслы авыруның барлык вариантлары да охшаш симптомнар белән уза.8400
-
24 февраль 2021 - 09:37Апрель аенда өстәмә ял көне булырга мөмкин Россия Иҗтимагый палатасында 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Сәламәт тормыш рәвеше (ЗОЖ) көнен гамәлгә куюны тәкъдим иткәннәр.5600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика