Алар белән горурланабыз
Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. "Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый,- ди халык. Ә халык әйтсә , хак әйтә. Мондый батыр егетләр безнең Олы Елга авылында да бар. Бүгенге көндә авылдашларыбыз Илһам Зиннатуллин, Илгиз Хисаметдинов, Рафил Шәйхетдинов, Илнар Яруллин Рамил Сибгатуллин, Илназ Исмәгыйлов...
Күптән түгел Мәдәният йортында шул егетләр хөрмәтенә "Солдат хатларын уку" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Бу традицион концертны авыл халкы һәр елны көтеп ала. Аны беренче тапкыр 1977 елда Рафаил Гыйльметдинов һәм Илгизәр Хәсәнов җитәкчелегендәге чыгарылыш сыйныф укучылары оештыралар. Шундый матур башлангычка нигез салулары өчен зур рәхмәт үзләренә.
Соңгы елларда Рушания Сибгатуллина, Эльвира Вәлиева, Әлфинур Мөбәрәкшина, Лилия Хөснетдинова, Сәвия Сафиуллина җитәкчелегендәге сыйныфлар үткәргән музыкаль кичәләр дә күпләрнең хәтерендә сакланадыр дип уйлыйм.
"Солдат хатларын уку"ның быелгы 35 нче чыгарылышы да тирән, бай эчтәлекле булды. Аны педагог-оештыручы Халисә Билалова 11 сыйныф укучылары белән әзерләде. Оештыру, концерт номерлары кую эшләрендә Әлфия Иванова (11 сыйныф җитәкчесе), Гөлфәния Сибгатуллина, Рушания Сибгатуллина ярдәм иттеләр.
Кичәне мәктәп директоры Нурислам Мингалиев ачып җибәрде. Ул авыл халкын котлап, эчкерсез теләкләрен җиткерде. 11 сыйныф укучылары Рәзинә Хисаметдинова Айгөл Кәбирова, Нияз Солтанов, Рафис Абдуллин кичәне бик җанлы алып бардылар. Рәзинә белән Айгөл моңлы, матур җырлары белән дә концертны баеттылар.
... Талгын гына музыка астында солдат хатлары укыла. Экранда кичә эчтәлегенә тәңгәл китерелеп армиядә хезмәт итүче солдатлар, аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, сугыш ветераннары, чечен, әфган сугышларында катнашучылар сурәтләнә. Авылыбыз солдатларына багышланган презентацияне математика һәм информатика укытучысы Илнур Гыйльметдинов, 11сыйныф укучылары Рамилә Әдиатуллина һәм Айсылу Гайнетдинова әзерләделәр.
" Солдат хатларын уку" әдәби-музыкаль кичәсе елдан-ел яңа төсмерләргә байый, гүзәл традиция булып буыннан-буынга күчә. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә аның әһәмияте бәхәссез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 10:23Зәңгәр Күл авылында яшәүче Зәмзәмия һәм Октябрис Зәйнуллиннарның күркәм бәйрәме Озак еллар парлы гомер кичерүче үрнәк гаиләләр - авыл күрке.30900
-
22 гыйнвар 2021 - 09:44" Гаиләбез белән бәлага тарыдык." Яңа ел алдыннан, 16 декабрьдә, гаиләбез белән бәлага тарыдык.28500
-
22 гыйнвар 2021 - 09:19Миләүшә Зарипова: " Елның шулай матур башланып китүен яхшыга юрыйбыз" Урамнан узган туй машиналарын күреп кемнең генә йөрәге җилкенмәс икән?! 2021 ел да яшьләребез өчен матур башланып киткән.20300
-
22 гыйнвар 2021 - 09:16Балтач авылыннан Нияз Гыйлемҗанов бронза медаль яулап алды. Яңа ел алдыннан Казан шәһәрендә “Ак Барс” көрәш сараенда сумо көрәше буенча ир-атлар арасында Татарстан чемпионаты узды.25100
-
22 гыйнвар 2021 - 09:05Галина Толстова: " Балалар йолаларны белсә, киләчәк буын да беләчәк бит" Бирдебәк авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Евдокия Толстова җитәкчелегендәге “Айбагыр” балалар фольклор коллективы шушы көннәрдә бәйгедә җиңү яулады. Алар “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып, лауреат дипломына ия булды.18000
-
22 гыйнвар 2021 - 09:03Балык Бистәсендә наркоманнар саны артмаган, әмма кулланучылар бар... Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең соңгы киңәшмәсендә 2020 елда наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча күрелгән чараларның нәтиҗәлелеге бәяләнде.20800
-
22 гыйнвар 2021 - 08:49Ринат һәм Ирина Гайнуллиннарның кызлары туды Яңа ел кайбер райондашларыбыз өчен яхшы хәбәрләре, матур яңалыклары белән килде. Әнә бәхет булып өйләргә яңа туган сабыйлар кайткан, яшь парлар гаилә корган.42600
-
22 гыйнвар 2021 - 08:36Яңа туган сабыйны урлаганнар Ике хатын өч атна элек туган малайны Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге фатирдан урлаганнар.20700
-
22 гыйнвар 2021 - 08:09В страшной аварии в РТ погиб полугодовалый ребенок В аварии пострадали и родители ребенка.17200
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.121200
-
21 гыйнвар 2021 - 09:51Бер ир - ат урманда алты көн адашып йөргән... Бу ир икенче авылдагы хатыны янына урман аша барырга булган.25200
-
20 гыйнвар 2021 - 10:12Үткәннәрне барлап... Үткәннәрне барлаганда күп нәрсәләр искә төшә. Бу кеше табигатенә хас сыйфатларның берседер инде. Аларда ниндидер бер эзлеклелек юк билгеле.27600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:20«Кулон-Агро» җәмгыяте район күләмендә алдынгылардан санала «Кулон-Агро» җәмгыяте район күләмендә алдынгылардан санала. Терлекчелек өлкәсендә дә сынатмый алар.14600
-
25 гыйнвар 2021 - 14:09Балык Бистәсе районында челтәрләп үру яңара
-
15 гыйнвар 2021 - 15:03Бүгенге "Сорау - җавап" уенының катнашучысы Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
-
15 гыйнвар 2021 - 14:56" Авыл офыклары" редакциясе үзенең әбүнәчеләре арасында призлар уйнатты
-
22 гыйнвар 2021 - 09:41Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз. Йортларга барып йомшак җиһазлар тышлыйбыз.10800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:57Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез. Балагызны яисә үзегез җырларга, фортепианода уйнарга өйрәнергә теләсәгез мөрәҗәгать итегез.3100
-
23 гыйнвар 2021 - 10:23Зәңгәр Күл авылында яшәүче Зәмзәмия һәм Октябрис Зәйнуллиннарның күркәм бәйрәме Озак еллар парлы гомер кичерүче үрнәк гаиләләр - авыл күрке.30900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика