Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 25 мең 525 сәгать һавада

    Райондашларыбызга билгеле булганча, 2012 ел - районыбыз оешканга 85 ел тулуны билгеләп үтү елы булып тора. Районыбызның исән-имин яшәве, алга китеше, үсеше, уңышы өчен күп көч куйган, фидакарь хезмәтләре белән барыбызга үрнәк, тормыш мәктәбе күрсәткән олы буын кешеләре һәр авылда да булдылар, бар. Алар зур ихтирам, кадер-хөрмәткә лаек. Шундый ихтирамга...

    Райондашларыбызга билгеле булганча, 2012 ел - районыбыз оешканга 85 ел тулуны билгеләп үтү елы булып тора. Районыбызның исән-имин яшәве, алга китеше, үсеше, уңышы өчен күп көч куйган, фидакарь хезмәтләре белән барыбызга үрнәк, тормыш мәктәбе күрсәткән олы буын кешеләре һәр авылда да булдылар, бар. Алар зур ихтирам, кадер-хөрмәткә лаек. Шундый ихтирамга лаек, шушы көннәрдә 80 яшен тутырган авылдашыбыз Абдуллин Исмәгыйль Абдулла улы һаман да егетләрчә сау-сәламәт, бүгенге көндә дә хезмәттә.
    Ил тормышында болгавыр елларда - 1932 елда гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә ул. Язмыштыр инде, сабыйга яшь ярым булганда әтиләре каты авыртып, вафат була. Әти назын күрми үсә ул. Һәр авыл баласы кебек йорт, хуҗалык эшләрендә катнашып, үз өлешен кертә. Яше җиткәч, 1940 елда беренче сыйныфка укырга керә. Язмыш дигән ачы хәсрәт алар гаиләсен тагын сыный. Шул елның язында караклар кереп, аларның бар мал-мөлкәтен урлап алып китәләр. Кайгы басылып бетми, илдә сугыш башлана. Барлык ир-ат фронтка китә. Колхоз, хуҗалык эшләре хатын-кыз, бала-чага, яшүсмер, карт-карчыкларга кала. Шуның өстенә, 1941 елгы каты суыклар күпләрне өйгә бикләнергә мәҗбүр итә. Исмәгыйльне дә читләтеп үтми бу суыклар. Уку елының (2 нче сыйныф) яртысын гына укый ала ул. Өс-киемнәре булмау сәбәпле, укырга йөри алмый, сыйныфташларыннан артка кала. Шулай ике уку елы узып китә. Белемгә, укуга омтылыш көчле була, ике елдан соң ул ныклап укырга йөреп, олыгаеп булса да, 1952 елда урта мәктәпне "яхшы" билгеләренә тәмамлый.
    Тормышның барлык мәшәкатьләре яшь буынга туры килгән заман… Кышкы, язгы, җәйге каникулларда колхоз эшендә була Исмәгыйль. 14 яшендә үгез җигеп, күрше Корноуховога спирт заводына ашлык, ә төннәрен исә кырдан көлтә ташырга туры килә аңа 17-19 яшендә. Җәй көннәре Чулман елгасы аръягы "Закама"да печән чабуда катнаша, үз бригадаларында лидерлык итә. 1952 елда Богырыслан шәһәрендәге (Оренбург өлкәсе) авиаучилищега (гражданнар авиациясенә очучылар хәзерләү) укырга керә. Яхшы укый, рус егетләре дә авыр үзләштергән авиа терминнарны тиз үзләштерә. Уку отличнигы булып, курсант иптәшләре, укытучы, командирларының мактавына лаек була. Курсларны уңышлы тәмамлап, юллама буенча 1954 елда Украина авиа берләшмәсенең Луганскидагы авиа полкына эшкә җибәрелә. Ул экипаж командиры. Алар авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашалар. Ашлама, кортларга каршы агу сибәләр. Хезмәт белән көн үткәне сизелми. 1956 елда эш нәтиҗәләре буенча алар экипажы Украина авиакомпаниясе буенча беренче урынны алып, ВДНХ га җибәрелә. Анда аларны көмеш медаль белән бүләклиләр. ПО-2 экипаж командиры, авиаполк җитәкчелеге исеменнән кыйммәтле кул сәгате белән бүләкләнә егет. "Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", диелә халыкта. Хезмәт урынында макталса да, иптәшләре яратса да, егетнең күңеле туган якларга тартыла. Күп үтенечләрдән соң туган якка кайтырга рөхсәт ала ул. 1957 елда Казанга Татарстан авиакомпаниясенә кайта. ПО-2 экипажына командир итеп билгеләнә. 1958 елда белемен күтәреп, ЯК-12 очкычы экипаж командиры хезмәтен башкара башлый. Санавиация берләшмәсе очучылары төрле хезмәтләрдә халыкка намуслы хезмәт итә. Алар нефтяникларга, геологларга һәм медицина хезмәткәрләренә елның һәр фасылы, тәүлекнең һәр сәгатендә ашыгыч ярдәм күрсәтәләр. Татарстан районнарының һәр Үзәк хастаханәсенә ярдәмгә килә Исмәгыйль абый экипажы. Күпме кеше гомерен саклап кала, күпме рәхмәт ишетә ул. Төрле хәлләргә очрый тормыш дәверендә. 1962 елның 8 августы истә калган: республиканың бер районына ашыгыч рәвештә кан илтә алар, үз вакытында килеп җитәләр, күп авыруларны коткаралар, ә 1972 елда Казан автовокзалында сөйләгәннәрдән ишетеп белгән кеше "Исмәгыйль абый сезме, сез мине үлемнән коткарып калдыгыз", - дип кочаклап рәхмәтен белдерә. 1972 елда Апастан Казанга бер йөкле хатынны алып килгәндә, хатын очкычта бала таба. Шул очкычта туган кыз газета аша белешеп, Исмәгыйль абыйга хат җибәрә, рәхмәтен белдерә. Ул бүген өч бала анасы. Менә шундый хәлләр, вакыйгалар күп була Исмәгыйль абыйның фидакарь, мактаулы хезмәт елларында. 1954-1986 елларда үз хезмәтен яратып башкарып, очу дәверендә 25 мең 525 сәгать һавада хәвеф-хәтәрсез узган ветеран күпләребез өчен үрнәк, легенда. Очучылыктан киткәч тә, авиациядән китми, авиаэскадрельянең штаб начальнигы булып хезмәт итә. Бу хезмәтне 1999 елга кадәр башкара.
    Әлеге тынгысыз ветеран, кешеләрне, илне яратучы авылдашымның күкрәген лаеклы рәвештә "Тыл хезмәте ветераны", "Хезмәт ветераны" медальләре, "ВДНХ бронза медале", III дәрәҗә "Хезмәт даны ордены", "Аэрофлот отличнигы" значогы бизи.
    Исмәгыйль абый бүген КФУ да вахтер хезмәтен башкара. 1960 елда авылдашыбыз Мөрсәлимә апа белән гаилә корып, ике бала үстереп, бүгенге көндә дә пар канатлар булып тату гомер кичереп, күпләр өчен тормыш өлгесе булып яшиләр. 25 мең 525 сәгать һавада булса да, җирне, дини тормышны да онытмый Исмәгыйль абый. Биш вакыт намазны үти, ураза тота. Районыбыз йөзен яктыртучы намуслы, изге күңелле якташларыбызга исәнлек-саулык телим.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: