Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 2014 елда Балык бистәсе районы Юлсубино мәктәбе укучылары 14 призлы урынга ия булдылар

    2014-2015нче Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадалары башка уку елларыныкыннан аерыла. Бу елда көч сынашу барлык фәннәрдән дә 7- 11нче сыйныфлар арасында барды. Математика фәненнән 4 нче сыйныфтан ук катнаштылар. Мәктәп турында җиңгән әлеге сыйныф укучылары районда көч сынашты.

    Безнең Юлсубино төп гомуми белем мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Муниципаль турга үткән һәр укучы, үз өстендә җаваплылык тоеп, фән укытучылары белән берлектә ныклы хәзерлек алып бардылар. Нәтиҗәсе дә куандырырлык: мәктәбебез 2014 нче елны 14 призлы урын белән тәмамлады. 9 нчы сыйныфтан Шакирова Айгөл 6 призлы урын яулады: татар һәм рус телләре, рус әдәбиятыннан - җиңүче, география, биология һәм җәмгыять белеменнән- призер. Шул ук сыйныфтан Хәйруллина Энҗе татар әдәбиятыннан - җиңүче, экология һәм хокук фәннәреннән призер булды. Математикадан 5-6 сыйныф укучылары Гилемханова Энҗе, Сәлахиева Мәдинә, Кәримуллина Гөлзидәләр яшьтәшләре арасында 2нче, 3 нче урыннарны бүлештеләр. Татар теленнән 6 нчы сыйныф укучысы Кәримуллина Гөлзидә, 7 нче сыйныфлар арасында көч сынашып, 2 нче урынга лаек булса, Нәҗмиева Алсу чираттагы 3 нче урынга ия булды. Укучыларыбыз әлеге бәйгедә үзләренең белемле булуларын таныттылар. Әлеге уңышларга фән ияләренең тырыш хезмәте дә салынган

    Бүгенге көндә Шакирова Айгөл татар һәм рус телләреннән республика этабындагы олимпиадаларга хәзерләнә. Айгөлгә зур бәйгедә уңышлар телибез.

    Фәнис Кәримуллин,

    укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

    Фото redrs@mail.ruдан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: